Күргәзмә 11-12 апрель көннәрендә Ырынбур шәһәрендә узды. Казан федераль университетының төп стендыннан тыш, күргәзмәдә шулай ук КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү һәм КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтларында белем бирү турында сөйләүче баннерлар тәкъдим ителгән иде.
XI төбәкара махсуслаштырылган "Мәгариф һәм карьера-2018" күргәзмәсен Оренбург өлкәсе хөкүмәте, төбәк мәгариф министрлыгы, Ырынбур шәһәре администрациясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм проектның төп башкаручы – «УралЭкспо» компаниясе оештырган.
Күргәзмәдә, КФУдан тыш, шулай ук Губкин ис. Нефть һәм газ РДУның ырынбур филиаллары, Рәсәй Федерациясе Президенты каршындагы РАНХиГС, Плеханов ис. РЭУ, Самара аралашу юллары университеты, Казан энергетика университеты, Казан архитектура-төзелеш университеты, «Реавиз» Самара медицина университеты, Төмән индустриаль университеты, Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты, Рәсәй дәүләт аграр университеты – Тимирязев ис. МАХА, Омск аралашу юллары университеты һәм чит илләрдә белем алуны тәкъдим итүче халыкара мәгариф үзәкләре һәм компанияләр вәкилләре катнашты.
Гадәттәгечә, КФУ стендын карарга килүчеләр вузда төрле әзерлек юнәлешләре буенча уку шартлары һәм өстенлекләр турында мәгълүмат ала алды. Әйтергә кирәк, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты стенды янына килүчеләрдә аеруча «Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» һәм «Лингвистика» кебек әзерлек юнәлешләре иң зур кызыксыну уятты.
КФУның ХМТһКӨИ вәкиле, КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты Әскәр Гатинның институт турында сөйләүләрендә биредәге телләр өйрәнүдә булган әйбәт әзерлеккә һәм чит илләрдә стажировкалар узу өчен зур мөмкинлекләр тудырылуына караган өстенлекләргә зур игътибар бирелде. Мәсәлән, бүген институтагы барлык әзерлек юнәлешләре буенча диярлек ике һәм аннан да күбрәк телләр укыту каралган, алар арасында инглиз, алман, француз, итальян, испан, төрек, гарәп, фарсы, кытай, япон, корея, һинди, суахили, африкаанс, шулай ук искеславян, искетатар, искегосманлы, латин, борынгы грек һ.б. телләр бар.
Халыкара һәм рәсәй фәнни-мәгариф үзәкләре белән киң хезмәттәшлек, үзебезнең «UNIVERSUM+» компетенцияләр үстерү үзәге булуы, ауропа һәм көнчыгыш телләрен өйрәнүгә бәйле күпсанлы мәдәни программалар студентларда югары дәрәҗәдәге тел компетенцияләре формалаштыруга ярдәм итәләр һәм аларның һөнәри үсешләрен тәэмин итү, алга таба эшкә урнашулары өчен зур мөмкинлекләр ачалар. Стажировкаларга килгәндә, ХМТһКӨИда чит ил университетлары һәм фәнни-мәгариф үзәкләре белән үзара хезмәттәшлек итү турында берничә дистә килешүләр гамәлгә куела, алар укытучылар һәм студентларның академик мобильлекләре өлкәсендәге хезмәттәшлекне киң җәелдерүгә, уртак инновацион фәнни тикшеренүләр үткәрергә, халыкара мәгариф проектларны тормышка ашырырга булышлык күрсәтәләр.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, ике көн эчендә күргәзмәне карарга 1500 дән артык кеше килде. Моннан тыш, стендны караучыларга, аерым алганда, Ырынбур өлкәсенең мәктәп укытучыларына үз укучыларына күрсәтә алу өчен буклетлар таратылды, , ә, димәк, , КФУдагы, шул рәттән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтындагы, уку-укыту барышы турында тагын да күбрәк потенциаль абитуриентлар таныша алдылар дип уйларга җирлек бар.