Бүген, 31 августта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында форумның максатларын һәм бурычларын ачуга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе директоры Айрат Ситдыйков катнашты.
.
Чара 4-7 сентябрь көннәрендә узачак. Оештыручылары булып ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Милли комиссиясе чыгыш ясый. Форум кысаларында ЮНЕСКОның 50 дән артык илдәге ассоцияләнгән мәктәпләр челтәренең милли координаторларының төбәк киңәшмәсе узачак, алар ЮНЕСКОның 65 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Очрашуда мәгариф өлкәсендә Төньяк Америкада, Ауропада һәм Рәсәйдәге алдынгы ысуллар, инновацион һәм педагогик алымнар турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, форум программасында Ауропа һәм Төньяк Америка илләренең милли координаторларының төбәк конференциясе булачак, анда 30 илдән һәм Рәсәйнең 22 төбәгеннән вәкилләр катнашачак. Конференциядә мәдәниятара белем бирү, мәдәни төрлелекне һәм мирасны хөрмәт итү, тотрыклы яшәү рәвеше, гаять зур гражданлыклык, тынычлык мәдәнияте, көчләүләрдән баш тарту, шулай ук мәдәниятара мәгариф өчен МКТнең куәте кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясе кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова форумның халыкара җәмәгатьчелектә, беренче чиратта мәдәниятара диалог, мәдәни һәм тарихи мирас мәсьәләләре белән шөгыльләнүче халыкара экспертларда зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте. Анда 189 кеше, шул исәптән 64 чит ил вәкиле катнашуын раслады. Аерым алганда, чарада ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Син Сюй катнашачак. Моннан тыш, Казанга ЮНЕСКО экс-гендиректоры Ирина Бокова, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе, шагыйрә Александра Очирова һәм мәдәни дипломатия буенча махсус җибәрелгән Хедва Сер һәм Джудит Пизар, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский һәм башкалар киләчәк.
Мәдәниятара хезмәттәшлек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән өзлексез шөгыльләнә торган Казан федераль университетының форумны оештыруга һәм аны уздыруга турыдан-туры мөнәсәбәте бар.
“Казан форумы халыкара мәдәни көн тәртибендәге әһәмиятле вакыйгаларның һәм ул, Рәсәй мәдәни сәясәтенең, мәдәни дипломатиясенең мөһим сегменты гына түгел, ә бәлки Татарстан Республикасы казанышларының да чагылышы булып тора. Эш шунда ки, форум ЮНЕСКО химаясе астында гына түгел, оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә дә узачак. Бу форум Рәсәй эчендәге бурычларны хәл итү өчен генә түгел, ә гомумдөнья мәсьәләләрен хәл итү өчен дә мөһим. Форум көннәрендә Казанга теге яки бу дәрәҗәдә мәдәниятара диалог үсешенә бәйле булган төрле халыкара оешма вәкилләре киләчәк, форум мәйданчыкларында мәдәни мирас белән бәйле көн кадагындагы мәсьәләләр, мәдәниятләр, цивилизацияләр, халыклар һәм конфессияләр арасында диалогны үстерү перспективалары буенча фикер алышачаклар. Шул ук вакытта безнең дә үз кызыксынуларыбыз да бар, - дип билгеләде Рамил Хәйретдинов. – Мәсәлән, мәйданчыкларның берсендә - Болгар тарихи-архитектура музей – тыюлыгында - форумның өч секциясе эшләячәк, алар Рәсәй Федерациясе фәнни һәм мәдәни бергәлеге, аерым алганда, Татарстан Республикасы һәм БМО системасы, ЮНЕСКО системасы үзара мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгән. Һәм аларның һәркайсында «Яңарыш» фонды, ТР Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты һәм башка оешмалар әһәмиятле роль уйнаячак».
Беренче секция Бөек Ефәк юлының төньяк коридорын фәнни нигезләү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышуга багышланачак, дип билгеләп үтте Рамил Хәйретдинов. Ул Үзәк Азия тикшеренүләре халыкара институты эгидасы астында узачак, аның составына узган елда КФУ ассоциацияләнгән әгъза буларак кертелгән иде. Бүгенге көндә теория өлешен генә түгел, тулаем Рәсәй һәм Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге эшчәнлеге платформасын әзерләү бурычы тора. Билгеле булганча, нәкъ менә Татарстан һәм КФУ галимнәре Бөек Ефәк юл коридорларын ЮНЕСКОның транснациональ серия номинациясенә кертү эшен башлап җибәрүчеләр булдылар.
Икенче секция Рәсәйнең бөтендөнья мәдәни мирас объектлары турында булачак. Аның кысаларында ЮНЕСКО Рәсәй объектларының киләчәктә сакланышы һәм әлеге исемлекне киңәйтү перспективасы, эш өчен җаваплылык үзәген билгеләү буенча да сүз алып барылачак. Билгеле булганча, «Яңарыш» фонды, шулай ук ТР Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты тырышлыгы белән нәкъ менә Казанда бу өлкәдә иң әзерлекле белгечләр тупланган, бу исә безгә Рәсәйнең мәдәни мирасы белән бәйле барлык программаларда катнашырга мөмкинлек бирә.
Өченче секциянең әһәмияте шулай ук алдагылардан бер дә ким түгел, дип саный Рамил Хәйретдинов. Монда сүз мәдәниятләр диалогы турында гына түгел, ә мәдәни мирас күзлегеннән булган конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында да бара, архитектура объектларын төзегәндә мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше Евразия киңлегендә булган дәүләтләренең, цивилизацияләренең барлыкка килүендә зур роль уйный.
"Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, форум кысаларында ЮНЕСКОның Казан яшьләр моделе узачак, аны КФУ оештыра. Бүгенге чарага гына да бөтен Рәсәйдән 250 дән артык студент теркәлгән. Яшьләр белән эшләүгә мондый якын килү безгә мәдәни мирас мәсьәләсенә йөз тоткан югары дәрәҗәдәге белгечләр, яшь тикшеренүчеләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Моны да кыю рәвештә Татарстан Республикасының казанышы дип атарга була», - дип ассызыклады Рамил Хәйретдинов.
Шулай ук форум кысаларында «Татар бистәсе» дип аталучы Рәсәйдә һәм дөньяда беренче булган Археологик агач музее ачылачак, аны барлыкка китерү өстендә бөтен илдән һәм дөньядан 200 дән артык әйдәп баручы белгеч хезмәт куйды, һәм ул Татарстан Республикасының фәнни куәтен тормышка ашыру нәтиҗәсе булып тора – биредә ТР Фәннәр академиясендә, КФУда алып барылган тикшеренүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителә, шулай ук экспозицияне булдыру буенча концептуаль фәнни карарлар әзерләү һәм методик карашлар булдырыла.
"Әйтергә кирәк, музейны ачу тантанасына форумда катнашучылар гына түгел, Рәсәйнең алдынгы академик институтлары һәм фәнни үзәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит ил оешмалары вәкилләре дә килергә теләк белдерде. Шундый кызыксыну КФУ һәм ТР Фәннәр академиясенең «Яңарыш» фонды химаясендә һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә алып барыла торган планлы эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, КФУ соңгы берничә ел дәвамында археология өлкәсендә, QS by subjects рейтингы нигезендә дөньяның иң яхшы 150-200 университетлары топына керә, бу зур уңыш турында сөйли. Тулаем алганда, әлеге форум кысаларында тикшеренүләрнең күп кенә юнәлешләре буенча яңа алга китүләр булачак. ЮНЕСКО институтлары белән уртак мәгариф программаларын булдыру һәм үстерү планлаштырыла. Сүз берничә ел дәвамында Казанда КФУ һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында Бөтендөнья мәдәни мирасы һәм аны саклау белән идарә итү өлкәсендә әзерлек алып барылуы турында бара, һәм без яшь белгечләребезнең БМО һәм ЮНЕСКОның халыкара оешмаларында эшләү мөмкинлеге булуын телибез. Рәсәй бүген бу оешмаларда катнашу ягыннан башка илләрдән калыша. Без үз-үзеңне чикләүләрдән арынырга һәм вәзгыятьне үзгәртү өчен шартлар тудырырга кирәк дип саныйбыз, чөнки Татарстан белгечләре тарафыннан тупланган тәҗрибә бөтен дөнья киңлегендә кирәкле югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә», - дип йомгаклады Рамил Хәйретдинов.