Татарстан халкы һәм кунаклары йөзләгән археологик табылдыкларны турыдан-туры табылган урынында карый һәм, шулай итеп, Зөядәге тормыш итү рәвешен һәм XVI-XVII гасырлардагы кайбер биналарның һәм урамнарның ничек урнашуын ачык итеп күз алдына китерә алачак. Рәсәй өчен уникаль булган Археологик агач музеен булдыру проекты КФУ һәм ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырылды. Музейны булдыру эше турында бүген, 31 августта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча форумын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе кысаларында сөйләнде.
Музей булдыру буенча эш алып барылганлыгы турында журналистларга КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе директоры Айрат Ситдыйков җиткерде. Исегезгә төшерәбез, без проектны тормышка ашыруның асылы һәм этаплары турында элек тә язган идек. Аның сүзләренә караганда, бу якынча 9 елга сузылган -2010 елдан башлап, музейны формалаштыру планы тәкъдим ителгән катлаулы озак вакытлар процессы. Зөядә мондый музей булдыру идеясе аның төрле чор материалларына бай мәдәни катламының үзенчәлекләренә бәйле булды.
"Әлбәттә, төп катлам Зөяне шәһәр итү чоры белән бәйле һәм нәкъ менә шушы чорда бу төбәк өчен уникаль дымлы археологик мәдәни катлам барлыкка килә. Ул дымлы дип шуңа атала, чөнки су белән мулдан туенган һәм анда башка шартларда уалучан бөтен органик материалны– агач, тире, тукымалар, йонны - консервацияләү бара. Рәсәйдә андый шәһәрләр шактый күп, әмма аларның берсе дә бүгенге көндә музей төзи алмады, - дип билгеләп үтте спикер. - Зөядә археология агачының төп үзенчәлеге-анда шәһәр үсешенең барлык этаплары – XVI гасырда нигез салынудан башлап XVIII гасырга - шушы җирлектә дымлылык формалашуы туктаганчыга - кадәрге чор күрсәтелә".
Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Зөя җирендә музей урынын сайлау да очраклы түгел. Куйбышев сусаклагычы төзелү аркасында 1954 - 1956 елгларда су күтәрелгәч, яр буе зонасы җимерелә башлый. Бу процесс Зөяне дә читләтеп узмый, һәм шәһәрнең түбән посадасы булган Чуртан елгасы районы җимерелүнең бер зонасына әйләнә. 1978 елда танылган археологлар – Леонид Андреевич Беляев һәм Лев Сергеевич Шавохин - яр зонасы буенча тикшеренүләр үткәрә һәм җимерелү зонасында алар тарафыннан югарыда телгә алынган сыйфатларга ия булган югары катлам аерымлана.
"Бу вакыттан башлап, бу катлам, даими тикшеренүләр алып барылмауга карамастан, максатлы тикшеренүләр объекты була. Ләкин тормышка ашыра башлаганчы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, төрле чорда музей булдыруга материал туплана. Зөядә дымлы мәдәни катлам 5 гектарга якын тәшкил итә. Ул шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан. Аның куәте 3-3, 5 метрга якын. Яр буенда урнашкан кисәкне анализлау проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә дүрт төзелеш офыгы билгеләнде. Эшкә керешкәнче, яр җимерелүгә дучар ителгәнгә, аны ныгыту кирәклеге турында карар кабул ителде. Алар барышында сакчылык эшләре үткәрелде һәм тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләре әлеге объектны музейфикацияләү мөмкинлеге турында бурычны куярга мөмкинлек бирде, - дип аңлатты карарга килү барышын Айрат Ситдыйков. –- Ярның аеруча җимерелгән өлешендә 2000 кв.м. тирәсе казу эшләре үткәрелә һәм, нәтиҗәдә, аның 900 кв. м. территориясе сайланып алына, ул Зөя утары төзелешендәге төп экспозиция урынына әйләнә. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә яр буе линиясен һәм дымлы мәдәни катламны саклауны тәэмин итү, шулай ук биредә ачыкланган һәм тикшерелгән әлеге уникаль күренеш турында сөйли торган объект булдыру да бик мөһим эш».
Утар төзелеше музейда дүрт чорда күрсәтелә, әмма кызганычка каршы, аларның соңгысы, XVIII гасырга туры килгәне, аеруча җимерелүгә дучар ителә һәм ул аның белән бәйле булган мәгълүмат материаллары һәм аерым объектлар рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Өч офык казу эшләре вакытында археологлар тарафыннан ничек ачыкланган һәм теркәлгән, шул рәвештә эзлекле рәвештә урнаштырылган. Моның өчен экспозиция әзерләүчеләр ягыннан бер үк вакытта дүрт офыкны дә күрсәтергә мөмкинлек бирә торган шактый катлаулы карар кабул ителгән.
Бу объектта конструкцияләрнең гомуми саны һәр горизонтта якынча 3-4 утардан тора һәм алар үз эченә тулысынча киртәләре белән торак һәм хуҗалык каралтылырын, йорт эчендәге конструкцияләрне, мичләрне ала. Моннан тыш, шәһәр үсеше эзлеклелеге күзәтелде - XVI-XVIII гасырларда ул үз структурасын үзгәрми, тагын да интенсив төзелеш бара, утарлар белән тыгызландыру, торак һәм хуҗалык корылмаларының санын арттыру күзәтелә, әмма тулаем алганда, урамнарның юлы тотрыклы кала, һәм бу экспозициянең үзендә дә чагылыш тапты. Аскы горизонтта төзелеш башланыр алдыннан киселгән агачларны ачыклау мөмкин булды - 1552 елда шәһәр төзелеше алдыннан киселгән имән агачытөпләре сакланып калган. Шәһәр төзелеше башлануның әлеге дәлилләре шулай ук экспозициядә тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, эш нәтиҗәсендә гаять зур музей фонды материалы тупланды – бу 140 меңгә якын әйбер, алар Зөя музей-тыюлыгына тапшырылды.
"Музей төзүгә бәйле эшләрдә бөтен илебездән һәм дөньядан 200 гә якын белгеч катнашты. Бу объектны археологик яктан ачыклау һәм алынган материалны өйрәнү буенча киңкырлы эш алып барылды. Реставрация дәүләт фәнни-тикшеренү институты белән берлектә бәя бирү эшләре башкарылды һәм консервацияләү методикасы эшләнде, һәм, әйтергә кирәк, Зөядә беренче тапкыр Рәсәйдә зур күләмле археологик предметларны консервацияләү технологиясе кулланылды. Моңа кадәр 6-8 метрга кадәр озынлыктагы археологик әйберләр консервацияләнмәделәр, - дип сөйләде КФУның тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе директоры. - Беренче тапкыр алынган материалны саклап калырга мөмкинлек биргән технологияләр дә кулланылды, ул бик катлаулы хәлдә булды һәм килеп чыккан һәр мәсьәлә буенча фикер алышуларны таләп итте. Бүгенге көндә барлык әйберләр дә консервацияләнгән һәм тотрыклы хәлдә, әмма алар даими мониторинглауны, аларның торышын тикшереп торуны таләп итә, чөнки консервацияләү тәмамланганнан соң да, хәзерге вакытта тотрыклы саналган процесслар, вакытлар узу белән яңардан уянырга мөмкиннәр».
Айрат Ситдыйков билгеләп үткәнчә, Зөядә Археологик агач музее булдыру - Татарстан Республикасының фәнни потенциалын тормышка ашыру нәтиҗәсе ул, биредә ТР Фәннәр академиясендә, КФУда уздырылган тикшеренүләрнең нәтиҗәләре тәкъдим ителә, шулай ук экспозицияне булдыру буенча методик алымнар эшләнде һәм концептуаль фәнни карарлар кабул ителде.
Зөядәге Археологик агач музее Рәсәйдә беренче һәм дөньяда өченче булып тора, һәм аларның һәркайсы үз урынын били һәм теге яки бу чор фәненең үсеш дәрәҗәсенә туры килә, дип саный спикер. Әгәр Швециядәге «ВАЗ» фрегатын алсак, ул - узган гасырның 60 нчы еллары, Белорусьтагы «Берестье» археологик музее - 80 нче еллар азагы, Зөя – заманча караш. Зөядә заманча археологик технологияләр дә, мәгълүмати технологияләр белән бәйле күрсәтмә чаралар да файдаланылды. Мәсәлән, 1565-1568 еллардагы елъязма китабы буенча Зөяне чагылдырган 21 метрга сузылган анимацияләнгән панно уникаль булып тора, куелган археологик материалын җанландырып җибәрә. Язмалар нигезендә Зөя моделен төзү буенча зур фәнни эш башкарылды, шуларга таянып рәссамнар тарафыннан образлар тудырылды һәм аннан соң анимацияләнде. Моның буеннан-буенына археологик яктан күрсәткән киңлектә шәһәр тормышы чагылдырыла. Паннода кырыкләп төрле сюжет сурәтләнгән: төп һөнәр, хуҗалык тормышының үзенчәлекле яклары, шулай ук җитештерү һәм балыкчылык белән генә түгел, шәхси эшләре белән дә бәйле көндәлек тормыш-туй, балалар уеннары да күрсәтелә.
"Зөя музеенда аны үзенчәлекле иткән әйберләр файдаланылды, бу күзлектән чыгып караганда, минемчә, ул башкалардан калышмый һәм кайбер мизгелләрдә Швеция һәм Белорусьтагы гамәлгә ашырылган музейларны уздыра да әле.. Бер яктан, форум кысаларында музей ачу - зур дәрәҗә, ә икенче яктан, ул - зур җаваплылык та, чөнки форумда бу өлкәдәге профессионаллар һәм барлык нечкәлекләрне, мондый объектларны саклауга бәйле мәсьәләләрне яхшы белгән кешеләр катнаша. Ул, бүгенге көндә Рәсәйнең шәһәр мәдәниятенә нигез булып торган агач архитектураның беркайда да тәкъдим ителмәвен исәпкә алганда, керткән өлеше һәм алынган нәтиҗәләре буенча тиешле югары бәясен алыр дип өметләнәм. Урта гасыр чорыннан башлап безнең төбәкнең үзенчәлеге агач белән бәйле. Бездә күпләгән таш биналар юк, алар климат ягыннан уңайсыз булалар, бездә җылылыкны сыйдырган агач була. Мәдәниятебезнең бу өлеше моңа кадәр тәкъдим ителмәгән иде. Хәзер исә бу музейда без илебезнең дөньяга аз билгеле булган төзелеш сәнгате, шәһәр архитектурасы тарихын күрә алачакбыз. . Өстәвенә, ул шулай ук мәдәниятара характерда да. Архитектура төзелеше, белгечләр-реставраторларның тикшеренүләре биредә үткәрелгән агач кисү һәм буралар ясау үзәк Рәсәйгә хас булмаган технологияләргә бәйле булуын күрсәттеләр. Бу-агач эшкәртүнең ниндидер үз ысулы, бу-төрле мәдәни гореф-гадәтләрнең чагылышы, үзара тәэсире. Бу музей Татарстан һәм Рәсәйнең бай мәдәниятен, аның күптөрлелеген чагылдыра. Хәзер без моны дөнья җәмәгатьчелегенә лаеклы тәкъдим итү мөмкинлеген алабыз", - дип йомгаклады чыгышын спикер.