Сүз КФУның «Дөньякүләм мәдәни мирас» ресурс үзәге хезмәткәрләренең турыдан-туры милли серия номинациясенә яңа коридорларны кертү эшенә катнашы булган Үзәк Азия дәүләтләренең фәнни үзәкләре һәм ЮНЕСКО экспертлары белән үзара хезмәттәшлеген үстерү турында бара.
Без элегрәк хәбәр иткәнчә, ЮНЕСКО Казан үрнәген ачу тантанасы кысаларында КФУ белән Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган иде. Документка КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм ХҮАТИ директоры Дмитрий Воякин кул куйды. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов билгеләп үткәнчә,”КФУ белән ХҮАТИ хезмәттәшлек турындагы килешү белән мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау өлкәсендә уртак эшчәнлеккә планнар ныгытылды һәм КФУны ЮНЕСКОның «Ефәк юлы» проектын гамәлгә ашыруга бәйле халыкара процессларга кертү ниятләренең бөтен җитдилеге һәм тирәнлеге белән ачык белдерелде.
Әмма проектны тормышка ашыру өчен әһәмиятле оешмалар һәм шәхси затлар белән үзара хезмәттәшлек үсеше моның белән генә чикләнмәде. 6 сентябрь көнне Казан мәдәниятара диалог буенча Форумы кысаларында «Бөек Ефәк юлы – диалог һәм мәдәни якынаю юлы» секциясе кысаларында ЮНЕСКОның махсус вәкилләре һәм экспертлары чыгыш ясады.” Ул Бөек Ефәк юлының төньяк коридорын фәнни нигезләү белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә багышланды һәм узган елда составына КФУ ассоциацияләнгән әгъза буларак кертелгән Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты химаясендә узды.
Дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелек белән бергә әлеге зур һәм әһәмиятле программа өстендә эшләү өчен бүгенге көндә теория өлешен генә түгел, ә бәлки тулаем Рәсәй һәм Татарстанның платформасын әзерләү бурычы тора. Инде бу юнәлештә эш башланды – секция кысаларында ХҮАТИ, акад. З. М. Буниятов ис. Әзербәйҗан Көнчыгышны өйрәнү институты, Әзербәйҗан Милли фәннәр академиясе, Казахстанның . А.Х. Маргулан ис. Археология институты, Казахстан Республикасы Милли фәннәр академиясе, Хакас Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, М. С. Осими исемендәге Таҗик Техник Университеты вәкилләре белән ныклы фәнни элемтәләргә керелде.
Мәсәлән, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты директоры Дмитрий Воякин, Ефәк юлы буенча халыкара башлангычларга һәм номинациясерияләренең үсеш перспективаларына багышланган доклад белән чыкты һәм, матди объектларда гына түгел, бәлки рухи кыйммәтләргә, Ефәк юлы барлыкка килүнең сакраль күренешләренә, мәдәниятләрнең кисешүенә басым ясады.
Акад. З. М. Буниятов ис. Әзербәйҗан Көнчыгышны өйрәнү институты директорының урынбасары, Әзәрбәйҗан Милли фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Шәин Мостафаев хезмәттәшләренә Ефәк юлының Идел – Каспий кисәге эшчәнлегенең тарихи алшартлары, 8-11 һәм 13-14 гасырладагы актив үсеше турында сөйләде
Үз чиратында, А.Х. Маргулан ис. Археология институтының генераль директоры, Казахстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы Бауржан Байтанаев Шымкент янындагы казыпмада әһәмиятле табылдык - Бөек Ефәк юлындагы сәүдә – икътисадый процессларның шаһиты булып торган алтын дисклар - турында сөйләде. Ул киләчәктә мондый табылдыклар Бөек Ефәк юлының тагын да элегрәк эшли башлавына дәлил була ала дигән фаразын әйтте һәм, әгәр хәзер ул безнең эрага кадәр II гасырдан башлап үз көченә эшли башлаган дип саналса, әлеге дата ике гасырга – безнең эрага кадәр iv гасырларга кадәр - чигереләчәк, дип белдерде.
Тагын ике нотыкчы - Хакас Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры Валентина Тугужекова һәм академик М. С. Осими исемендәге Таҗик Техник университетының «Архитектура һәм Дизайн» кафедрасы доценты Сайәр Мөкыймов –Хакасиядәге Оглахта тау массивы һәм Таҗикстанның Ефәк юлы объектлары турында сөйләделәр.
"Секциянең эш нәтиҗәләре буенча Рәсәй территориясендә тематик тикшеренүләр үткәрүнең кирәклеге хакында мәсьәлә күтәрелде. Хәзерге вакытта Бөек Ефәк юлы коридорларының Рәсәйдә, шул исәптән Татарстанда, урнашкан мәдәни мирас объектларына карата мондый төрдәге эшләрне башкару этапларын билгеләү планлаштырыла. Әлеге эшләрнең нәтиҗәләре безгә алга таба Рәсәй коридорларын ЮНЕСКО чик буе серияле номинациясенә кертелүенә фәнни нигезләү мөмкинлеген бирәчәк, - дип билгеләде алга таба фәнни эшләрнең асылын төшендереп «Дөньякүләм мәдәни мирас» ресурс үзәге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев. - Киләчәктә планлаштырылган эшләр буенча фикер алышу өчен Ресурс үзәге хезмәткәрләре ХМҮАИ Халыкара фәнни конференциясенә чакырылды, ул октябрь ахыры-ноябрь башында узачак».