29 нчы августтаТатарстан Республикасы Фәннәр академиясе җирлегендә узган Татарстан Республикасының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары съездында мәгариф һәм фән үсеше өчен инде телгә алынган өлкәләрдә әһәмияткә ия булган берничә мөһим карар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелгән съездның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты тора. Съезд Рәсәй Фәннәр академиясе, Рәсәй Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясе, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясенең төбәк бүлекчәсе, Рәсәй Тарих җәмгыятенең Казан бүлеге, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ярдәмендә үткәрелә.
Съездның эше инновацион хәзерге заман мәгариф мохитендә Татарстан Республикасында тарих һәм җәмгыять белемен укытуның сыйфатын күтәрү һәм бу мөмкинчелектән һәркем файдалана алу, республика мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белемен бирүне үстерү юнәлешләре белән бәйле аеруча мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышуга, мәктәп белеменең сыйфатын күтәрүгә багышланган иде. Шулай ук съезд кысаларында җәмгыятьтә тарихи белемнәрне популярлаштыру, тарих һәм җәмгыять белеме буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының төп һәм урта гомуми белем федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруга әзерлеге, тарихи-мәдәни стандартны гамәлгә ашыру, урта һәм югары белем бирү системасында икетеллелек мохите шартларында тарих һәм җәмгыять белемен укыту кебек мәсьәләләр күтәрелде.
Планлаштырылган тулы кыйммәтле эшеннән тыш, съезд бер үк вакытта мөһим карарлар кабул итү һәм төп килешүләргә ирешү урынына да әйләнде. Алар арасында КФУ белән Гуманитар фәннәр дәүләт академия университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую һәм якын киләчәктә КФУда РФАнең Гомуми тарих институтының база кафедрасын ачу бар.
«Татарстан Республикасының тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съезды КФУның Бөтенрәсәй тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе белән хезмәттәшлек итүгә катнашы булган әһәмиятле карарларны кабул итү мәйданчыгына әверелде. Без үз эшчәнлегебезнең Ассоциация химаясе астында тормышка ашырылуын гына түгел, ә бәлки Татарстан Республикасында тарих һәм җәмгыять белеме бирүнең яңа стратегиясен төзүгә бәйле булган мөмкинлекләрдән максималь рәвештә файдалануыбызны да расладык. Эш шунда ки, Гуманитар фәннәр дәүләт академия университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куеп, без барлык академик гуманитар институтлар белән чынбарлыкта хезмәттәшлеккә чыктык, - дип аңлатты Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.– Әлеге оешма вәкилләренең челтәр магистратурасының төрле программаларын тормышка ашыруда, белгечләр әзерләүдә һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтүдә ярдәм итәргә әзер булулары мөһим. Моннан тыш, әлеге оешмаларның барысы да әһәмиятле гомумрәсәй проектларын гамәлгә ашыру күзлегеннән чыгып караганда хәзер инде безнең партнерлар булып торалар. Сүз уңаеннан, КФУ тормышка ашыруда катнаша торган мондый проектлар исемлеге даими рәвештә арта бара. Мәсәлән, съезд барышында КФУ ректоры Илшат Гафуров ярдәме белән «Рәсәй тарихы - төбәкләр тарихы аша» проектына КФУның да катнашучылар составына керүе турында килешенде. 2019 елда без төбәгебез тарихына багышланган һәм аннан соң бөтен Рәсәй Федерациясе буенча таратылачак мәктәп укучылары белән эшләүгә юнәлтелгән уку-укыту әсбабы чыгарырга планлаштырабыз һәм аны белем бирү программаларына кертү тәкъдиме белән чыгачакбыз. Киләчәктә югары белем бирү системасы өчен дә уку әсбабы булдыру күздә тотыла».
Сүз уңаеннан, КФУ һәм Гуманитар фәннәр дәүләт академия университетының хезмәттәшлеге берничә юнәлешне күздә тота, дип билгеләде КФУның фәнни эшчәнлек буенча Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Раил Фәхретдинов.
“КФУны телгә алынган проектка кертүдән һәм Казан университеты белгечләре көче белән Идел буе һәм Урал буе халыклары тарихы буенча укыту әсбаплары язылудан тыш, Гуманитар фәннәр дәүләт академия университеты ректоры Денис Фомин-Нилов белән сөйләшүләр барышында студентлар һәм академия алмашуны, уртак магистрлар, ә киләчәктә тарихи фәннәр буенча бакалавр программалары һәм магистрлык программаларын ачу, шулай ук Болгар тарихи-археологик тыюлыгы мәйданчыкларында ГФДАУ студентлары өчен археологик практика узу җирлеге булдыру турында килешүләргә ирешелде », - дип аңлатты спикер.
КФУда РФА Гомуми тарих институтының база кафедрасын төзү шулай ук бик мөһим, дип саный Рамил Хәйретдинов. Аның сүзләренә караганда, мондый адым аркасында КФУ илнең әйдәп баручы академик институты һәм Бөтенрәсәй тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе өчен Рәсәйдә беренче эксперименталь методик мәйданчык булачак. Тарих укытуның барлык яңа методлары турындагы мәгълүмат КФУның педагогик юнәлештәге тиешле мәгариф программаларына кертеләчәк, димәк, кыска вакыт эчендә максатчан аудиториянең мөһим өлешенә – булачак тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына - турыдан-туры җиткереләчәк.
Съезд кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын икетеллелек нигезендә – рус һәм татар телләрендә - әзерләү буенча республика программасына бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде, дип билгеләп үтте КФУның ХМИ директоры.
"Безнең алга бу өлкәдә ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты куйган бурычларны КФУ үтәргә әзер. Программа югары уку йортының педагогик белем бирүче барлык институтларында - Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Психология һәм мәгариф институты, Алабуга институты яки башка институтларда, барлык бүлекчәләрендә дә - гамәлгә кертеләчәк», - дип йомгаклады Хәйретдинов.
Съезд кысаларында аерым әһәмиятле чара буларак «2018/2019 елда тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИга һәм ТДИна әзерләнүнең мөһим мәсьәләләре» секциясе эшләде. Инде гадәткә кергәнчә, съезд агымдагы елның тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ һәм ТДИ эшләренә анализ нәтиҗәләре белән таныәтыру урынына әйләнеп бара. Бу юлы типик хаталарны җентекле тикшерү пленар утырыш кысаларында үтте, секциядә катнашучыларның барысы да «Тарихи инша" өлешендә мәктәп укучыларының эшләрен бәяләү буенча күмәк эш үткәрделәр.
"Пленар утырыш барышында 2018 елгы тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ һәм ТДИ эшләренә анализ ясалды. Аерым алганда, башкаруның иң югары һәм иң түбән күрсәткечләре булган биремнәр ачыкланды. Тарих буенча БДИ һәм ТДИ турында иң югары күрсәткечләр булган биремнәр арасында атамаларны билгеләүгә һәм тарихи мәгълүматны системалаштыруга, төрле типтагы чыганаклардан тарихи мәгълүмат эзләүгә караган дөрес вариантны сайлап алу булса, ә иң түбән күрсәткечләр булган биремнәр арасында терминнарны берничә билге буенча билгеләү, тарихи карта белән эш итү, иллюстратив материалны, авторлык характеристикасын, чыганакны барлыкка китерү шартларын һәм максатларын анализлау, чыганак белән эш иткәндә структур-функциональ, вакытлыча һәм пространстволы анализ принципларын куллану, дискуссия барышында дәлилләү өчен тарихи мәгълүматларны куллану керә.- дип сөйләде Татарстан Республикасындагы тарих һәм җәмгыять белеме буенча ТДИ һәм БДИ фән комиссияләре рәисе Альбина Фәйзуллина. – Анализдан чыгып, мондый нәтиҗәләр ясарга була: укучыларда тиешле күнекмәләрне формалаштыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк, ә инде, аерым алганда, тарихи иншалар кебек югары авырлыктагы биремнәрне үтәү барышында тарихи вакыйгаларны тарихи фактлар һәм тарихи шәхесләрнең фикерләре белән ныгытып барырга, төп мизгелләрне ачыклауда, тарихи юнәлешләрне билгеләгәндә һәм тарихи шәхесләрнең эшчәнлеген бәяләгәндә укучының дәлилле үз карашын белдерә алуына ирешергә кирәк».
Җәмгыять белеме буенча БДИ һәм ТДИна килгәндә, монда да шундый ук эш башкарылган. Югары күрсәткечләргә ия җавапларны сайлау «Кеше һәм җәмгыять», «Икътисад» бүлекләрендә оригиналь текстларда социаль мәгълүмат эзләү, теманы ачу, сүзнең мәгънәсен ачуга й, ә иң түбән күрсәткечләр «Политология», «Икътисад» өлкәләренә туры килә торган биремнәргә карый, мисалларда теоретик нигезләмәләрне ачып сала белү, өйрәнгән социаль объектларның эчке һәм тышкы сәбәпләр-тикшерү һәм функциональ элемтәләрен аңлата белү, төшенчәләрне, теоретик нигезләмәләрне, фикерләрне һәм нәтиҗәләрне куллануга өйрәтү, алар буенча катлаулы план төзи белү җитешми.
"Анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мәсьәлә белем булу-булмауда гына түгел, аларны куллана белүдән дә тора. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары, хәтта яхшы белемнәре булган очракта да, биремнәрне үти алмыйлар, чөнки аларны куллану өчен кирәкле күнекмәләре юк. Еш кына без БДИ һәм дәүләт имтиханнарында бары тик белемне тикшерү белән генә чикләнүгә, балаларны имтиханнар тапшыру өчен «өстерәүгә» тап булабыз. Белем тикшерелә, ләкин контроль-үлчәү материалларын төзегәндә аларның үсеш күнекмәләрен һәм дәрәҗәсен тикшерүгә зур игътибар бирелә бит. Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысы текст белән ничек эшли, аны ни дәрәҗәдә игътибар белән укый, сәбәп-тикшерү бәйләнешләрен күзәтә беләме, анализ ясый аламы. Әлеге күнекмәләр чыгарылыш сыйныф укучысына югары уку йортында белем алган вакытта кирәк булачак һәм БДИ, ТДИ сынаулары нәкъ шул максатны күз алдында тота да. Съезд кысаларында без 5нче сыйныфтан башлап мәктәптә балаларда нинди осталык булдырырга кирәклеге турында сөйләштек", - дип билгеләде Альбина Фәйзуллина.
Килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен экспертлар тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына кайбер норматив документларны өйрәнергә тәкъдим итә. Алар арасында 2015-2018 елларда БДИда катнашучыларның типик хаталарын анализлау нигезендә методик тәкъдимнәр, БДИ һәм ТДИ биремнәре ачык банкы бар. Моннан тыш, Рособрнадзор Youtube-каналында БДИга әзерлек буенча видео-консультацияләрне дә күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Укытучылар нинди дәреслекләр һәм әсбаплар буенча эшләргә, ә ниндиләрен кулланмаска кирәклеген белергә тиешләр, бу уңайдан Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгы грифы һәм агымдагы уку елында белем бирү барышында файдаланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең Федераль исемлекләрендә булулары бик мөһим. Моннан тыш, районнарда югары квалификацияле белгечләрнең санын арттыруга системалы якын килү зарур.
Ахырда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты үз ягыннан шулай ук куелган бурычларны хәл итү өстендә эшли – 2017 елда институтта «Тарих һәм җәмгыять белеме фәненең казан методик үзәге» төзелде, аның төп максатларыннан берсе булып тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына, укучыларга укыту-методик ярдәм күрсәтү тора. Моннан тыш, КФУ тагын бер проектны – «Open history» фәнни-популяр лекторийны - уңышлы тормышка ашыра. Бу башлангычларга чагыштырмача аз вакыт узуга карамастан, уңай динамика күзәтелә башлады инде. Ә санап үтелгән барлык юнәлешләр буенча тарихи фәннәр өлкәсендә мәгариф һәм фән үсешенә мөнәсәбәте булган бөтен оешмаларның планлы эше тулаем алганда тагын да югарырак нәтиҗәләргә китерәчәк.