Мондый музей булдыру кирәклеге турында беренче тапкыр 2011 елда сөйли башладылар. Татарстанның беренче затлары катнашында күчмә киңәшмәләр күп тапкыр узды. Моның сәбәбе – Зөя шәһәрендә бер үк вакытта төрле халыклар яшәгән һәм аның тарихы төбәктәге мәдәниятара бәйләнеш традицияләренең үзара йогынтысын ачык чагылдыра ала. Музейны ачу тантанасына иң дәрәҗәле кунакларның килүләре очраклы түгел: Казан «Мәдәниятара диалог " форумында катнашучылар үз күзләре белән татарстан мультиэтниклыгы барлыкка килүенең этапларын күрә алдылар.
Алар алдында КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе директоры Айрат Габит улы Ситдыйков чыгыш ясады. Галим музей экспозициясенең чынлыкта нәрсә турында сөйли алуы турында җиткерде. Мәсәлән, күргәзмәгә куелган әйберләр Зөядә төрле тарихи чорларда нинди халыклар яшәвен күзәтергә мөмкинлек бирә. Әйтик, күп вакыт дәвамында утрау-шәһәрчек халкы нигездә рус халкы булса да, бирегә татарлар да актив урнашалар. Язма чыганаклар буенча Татар урамы буларак тасвирлана торган кайбер ишегаллары хәзерге Елга вокзалыннан ерак түгел урнашкан була.
"Киләчәктә дә без биредә татар халкы катнашуын теркәп барачакбыз. Әлеге районда XVI гасырдан башлап татар ишегалларын урнаштыру туган якны өйрәнү традицияләренә таянып башкарылды, «Татар бистәсе» дип аталган урынны билгеләргә мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте профессор Ситдыйков.
Археологик агач музее урнашкан Зөя елга вокзалы янында элек берничә урам, шул исәптән Татар, Тимерче, Сазлыклы бар иде. Археологик тикшеренүләр барышында элек үзгәрешсез калган шәһәр үсеше этабын күрергә мөмкин булды: бу Зөя төзелешенең башы. Монда йортлар сала башлаганчы агачлар киселгән катлам ачыкланды. Бу агачлар яхшылап консервацияләнде һәм күргәзмәгә куярга әзерләнде, аларны бүген музей кунакларына күрсәттек.
"Объектларны, беренче чиратта Зөя утравын торгызу, тәмамланып килә. Монда музейлар күп, һәм бүген тагын берсе ачыла. Моны безнең белгечләр, безнең галимнәр башкарды. Алар бүген монда катнашалар. Зур рәхмәт аларга! Сезгә ничектер, әмма миңа ошый», - диде Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
Табылган әйберләрне саклау һәм алга таба экспозицияне булдыру өчен Казан университеты галимнәре уздырган объектларны реставрацияләү барышы аеруча игътибарга лаек. Билгеле булганча, җир яки су астыннан чыгарылган археологик табылдыклар алар өчен яңа булган физик-химик мохит тәэсиренә дучар ителә. Зөя бу яктан уникаль - озак гасырлар эчендә аерым «дымлы» мәдәни катлам барлыкка килә, ул органик материалдан булган әйберләрне, шул исәптән агач корылмаларны да, күннән, тукымадан ясалган әйберләрне, үсемлек җепселләрен дә яхшы саклаган. Сүз уңаеннан, алар шулай ук музейда тәкъдим ителәләр.
Шул ук вакытта казылмадан чыгарылган юеш археологик агачны консервацияләү барышы җиңелләрдән түгел. Эш шунда ки, казып чыгарылган эре агач әйберләренең торышы аларны реставрация лабораториясенә югалтуларсыз китереп җиткерү мөмкинлегенә шик тудырган иде. Бүрәнәләрнең торышына әле төзелгәндә үк агачның табигый тузуы, төрле туфрак составына керүче су тозларының һәм органик кислоталарның химик йогынтысы, туфракка кетрелгән биоматдәләр нәтиҗәсендә җимерелүләр, шулай ук археологик тикшеренүләрнең үзенчәлекләре йогынты ясый: агач конструкцияләрне эшкәртү процессын тоткарланып алып барылырга туры килде, чөнки аңа кадәр алдан катламны, корылмаларны теркәү һәм башка кирәкле процедураларны башкару сорала. Нәкъ менә шуңа күрә, 2011 елдан башлап, үзенчәлекле экспонатлар белән тулы кыйммәтле музей булдыру өчен, 7 ел вакыт кирәк булды да инде.
«Татар бистәсе» археологик казылмалар урынында алга таба Зөянең ничек үсеш кичерүен күзәтергә мөмкин. Музейда боларның барысы да - йортлар, коймалар, кешеләрнең нинди һөнәр ияләре булулары һәм нәрсә белән шөгыльләнүләре - ачык күренеп тора. Борынгы тарихның серен ачуга һәм галимнәрнең казу эшләрен ничек бар, шул кыяфәттә күрсәтүгә юнәлтелгән концепция тормышка ашты. Шуның белән бергә, бу эш төгәлләнде дигән сүз түгел: экспозиция якындагы ел дәвамында тулыландырылачак һәм төзеләеп бетәчәк.
Музей киңлеге ике өлештән - «Экспозицияләр” һәм ”Археологик казылмалар"дан - тора. Археологик казылмалар киңлеге хронологик яктан XVI-XVII йөзләрнең икенче яртысы Зөя шәһәре борынгы агач төзелешенең өч ярус-катламына бүленә. XVII гасыр урталарының агач корылмалары төзелеше ярусы металл каркасларга элеп куелган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәр каркас, борынгы корылмаларның сакланыш дәрәҗәсеннән һәм аларның үзенчәлекләреннән чыгып, индивидуаль эшләнгән. Бу ярус 18 агач корылмалардан тора. Түбәндәрәк урнашкан ярусларда XVI - XVII гасырның беренче яртысынн караган 20 ләп корылма урнаштырылган. Бөтен музей аша уза торган махсус асылмалы пыяла япмадагы тикшерүне барышында табылган борынгы урамнан үтү мөмкинлеге аерым игътибарга лаек.
Археологик казылма периметры буенча урта гасырларның соңгы чорында яшәгән шәһәр халкының көнкүрешенә багышланган экспозиция оештырылды һәм ул өч төп өлештән тора: урта гасыр Зөясенең агач архитектурасы, XVI-XVII гасырлардагы Зөя халкының көнкүреше һәм матди мәдәнияте, шулай ук археологик агачны һәм археологик әйберләрне реставрацияләү һәм консервацияләү.
Экспозицияне анимацион контент – музей төзүгә, казу эшләре барган җирдә археологик тикшеренүләр хроникасына һәм археологик агачны саклау буенча реставрацияләү эшләрен тәкъдим итүгә, шулай ук музей экспозициясен булдыру һәм монтажлау процессын визуальальләштерүгә багышланган фильмнар күрсәтү - тагын да тулыландыра. Болар барысы 1565-1568 еллардагы елъязма китабы буенча Зөяне чагылдырган 21 метрга сузылган анимацияләнгән зур паннода күрсәтелә һәм куелган археологик материалны җанландырып җибәрә.
Бүген ул бирегә килүчеләр өчен ачык һәм теләгән һәркем, үзен азга гына булса да урта гасыр Зөясе кешесе хәлендә тоеп, борынгы дәвергә чума ала..