Илнең сәяси бүгенгесенә һәм киләчәгенә «Тарихи политология» бакалавр әзерлек юнәлеше һәм магистр программасы буенча тәмамлаучылар йогынты ясаячак.
Бүген Рәсәйдә ил эчендәге һәм аннан читтәге сәяси тормыш турында күпьяклы белемле, эзләнү, аналитик, коммуникация һәм проект эшчәнлеге, сәяси кампанияләр оештыру күнекмәләренә ия, сәяси консалтингта хәбәрдәр булган белгечләргә ихтыяҗ зур. Бу, барыннан да элек, илдә гражданлык җәмгыяте, күпфиркалелек системасы урнаша, төрле иҗтимагый-сәяси оешмалар саны даими арта баруга бәйле. Сәяси эшчәнлек субъектларының саны даими арту шартларында дәүләт күләмендә көн тәртибен төпле, нигезле оештыру - җиңел бурычлардан түгел, һәм биредә вәзгыятькә эксперт карашы барысыннан да өстен булып тора.
Югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык, шул исәптән телләр үзләштерү буенча ныклы әзерлек, институтны тәмамлаучыларга дәүләт хакимияте органнарында, экспертлык-аналитик оешмаларда һәм агентлыкларда, сәяси партияләрдә, шулай ук мәгариф, фән, дәүләт һәм муниципаль идарәсе, бизнес өлкәләренең төрле тармакларында, Рәсәйдә һәм чит илләрдә мәдәният, туристлык өлкәсенә караган идарәләрдә уңышлы эшләргә мөмкинлек бирә.
Сүз уңаеннан, телләр буенча әзерләү турында тулырак сөйләү урынлы булыр: «Тарихи политология» юнәлеше буенча белгечлек алучы студентлар тирәнтен рәвештә хәзерге ике чит ил теле, шулай ук борынгы грек теле һәм латин телен өйрәнәләр һәм өстәмә төстә «UNIVERSUM+» компетенцияләр үстерү үзәгенең махсус курслары кысаларында үзләрен кызыксындырган теләсә кайсы телне үзләштерә алу мөмкинлегенә ияләр.
«Бакалавриат программасы, тарихи һәм хәзерге күзлектән чыгып, сәяси, социомәдәни, икътисади яссылыкта иҗтимагый-тарихи хәлләрне һәм күренешләрне, тарихи чынанакларга таянып, өйрәнүгә юнәлдерелә, бу исә үткәндәге һәм хәзерге иҗтимагый-сәяси чынбарлыкның асылына төшенү өчен нигез булып тора. «Тарихи политология» юнәлеше кысаларында студентлар сәяси күренешләр, сәяси тәгълиматлар, үткәндәге һәм бүгенге җәмгыятьнең сәяси системасы эшчәнлеге турында белем алалар, гыйльми конференцияләрдә катнашалар, докладлар белән чыгыш ясыйлар һәм фәнни мәкаләләр әзерлиләр, - дип «Тарихи политология» бакалавр әзерлек юнәлеше һәм магистр программасы җитәкче Владимир Ерохин аңлатма кертте.– Әлеге өлкәдә укуыңны дәвам итәргә һәм белемеңне тагын да тирәнәйтергә тиешле магистрлык программасы мөмкинлек бирәчәк. Әйтергә кирәк, тарихи политология өлкәсендә, бу белгечлек буенча укыгыннар белән беррәттән, катнаш өлкәләрдә белем алучылар да магистр була ала. Бакалавриат кысаларында, шулай ук магистратурада, дәресләрне шушы белгечлек буенча бөтенрәсәйгә билгеле булган югары квалификацияле укытучылар алып бара».
Тагын шул да әһәмияткә ия, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты барлык студентларга үзе хезмәттәшлек иткән рәсәй һәм чит ил югары уку йортларында семестр яки ел дәвамында уку- стажировка узу- мөмкинлеген тәкъдим итә. Институт дөньяның 20 дән артык алдынгы университетлары белән хезмәттәшлек итә, алар арасында Иннсбрук университеты (Австрия), Кэмбридж (Бөекбритания), Бохума Рур университеты, Ирекле Берлин университеты, Дрезден Техник университеты, Майнц шәһәренең Йоханес Гуттенберг ис. университеты, Магдебург шәһәренең Отто фон Герике ис. университеты, Пассау университеты, Регенсбург университеты (Германия), Каһирә университеты (Мисыр), Халыкара Тюрки Академия (Казахстан), Хунань педагогика университеты, Хэйлундзян чит телләр институты (Кытай), "Абдульмалик Әс-Саади" университеты (Марокко), Лодзи университеты (Польша), Синхан университеты, Пусан чит телләр университеты, Ханьянг университеты ( Көньяк Корея Республикасы), Индиана университеты (АКШ), Хельсинки университеты (Финляндия), Каназава университеты (Япония) һәм башкалар бар.
«Тарихи политология» белгечлеге буенча бакалавриатка керү өчен 3 фәннән - тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк. «Тарих» юнәлеше бакалавриаты кысаларында быел 25 бюджет һәм 50 контрактлы урын бүлеп бирелгән, «Тарихи политология» программасына магистратура кысаларында 11 бюджет һәм 4 контракт урыннары каралган.