1 һәм 2 декабрь көннәрендә Рәсәйдә беренче мәртәбә уза торган гарәп теле буенча студентлар олимпиадасында МДУ, СПбДУ, МДХМИ, МДЛУ, РФ ЧЭМның Дипакадемиясе, РХДУ, МТУның ИЮМ, МТУ, Пятигорск һәм Әстерхан дәүләт университеты, РИИ һәм КФУдан барлыгы 90га якын кеше катнашты.
Олимпиадының жюри составына МДХМИ, МДЛУ, МТУның ИЮМ, РДГУ, СПбДУ, Пятигорск дәүләт университеты, М. Акмулла ис. БДПУ, РИИ, шулай ук Король Мөхәммәд V университеты, Марокконың башка югары уку йортлары һәм дипвәкиллектән югары квалификацияле укытучылар, әйдәп баручы галимнәр һәм белгечләр керде. Алар арасында Мароккода гарәп теленнән сынаулар уздыру үзәге директоры Мөхәммәд Аль-Ханнаш, марокконың Король Мөхәммәд V университеты профессоры Рашида Руиси, Мисыр Гарәп республикасының Мәскәүдәге Мәдәни атташесе Осама Эль-Серви, Сүриянең РФендәге илчесе Риад Хаддад, СПбДУның гарәп филологиясе кафедрасы мөдире Олег Редькин, МДХМИның Якын Һәм Көнчыгыш илләре телләре кафедрасының гарәп теле өлкән укытучысы Елена Кухарева, МТУның ИЮМнең Көнчыгышны өйрәнү мәктәбе укытучысы Лариса Чупрыгина, МДЛУның көнчыгыш телләре кафедрасы доценты Владимир Болотов, РИИның укыту эшләре буенча проректоры Рәфис Закиров һ.б.бар.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләренең яңа башлангычын тормышка ашыру вакыты очраклы гына сайланмады. 2017 нче елда Казан көнчыгышны өйрәнү фәне үзенең 210 нчы юбилей елын билгеп үтә, ә нәкъ менә гарәп теле университет диварларында ике гасыр элек ачылган һәм танылган көнчыгышны өйрәнү белгече Христиан Френ җитәкләгән көнчыгыш телләре кафедрасы кысаларында укытыла башлаган беренче көнчыгыш теле була.
Олимпиада уздыру – быел гарәп телен өйрәтү өлкәсендә Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган әһәмияле чараларның беренчесе генә түгел. Әле кичә генә Рәсәйдә һәм БДБ илләрендә беренче тапкыр КФУда Гарәп теле буенча халыкара сертификация үзәге ачылды. Бу ике вакыйга бер-берсенә үзара бәйләнгән һәм гомуми бер максатны - гарәп телен популярлаштыру һәм рәсәй югары уку йортларында гарәп теленә өйрәтүне һәм укытуның сыйфатын күтәрүне - күздә алдында тота. Бу башлангыч үзенә бөтен гарәп дөньясының игътибарын җәлеп итте. Сүриянең РФендәге илчесе Риад Хаддад, олимпиаданың шәрәфле кунагы буларак, моңа охшаш олимпиада Дамаскида оештырылачак, тик ул рус теле буенча булачак, дип белдерде.
Югарыда телгә алынган югары уку йортларының бакалавриатта укучы 3 һәм 4 курс студентлары олмпиадада гарәп телендә язма конкурс, тәрҗемә конкурсы, телдән сөйләү конкурсы, шигъри конкурс, «Объективта гарәп дөньясы» фотоконкурсы һәм “Студентлар күзлегеннән Рәсәйнең истәлеле урыннары” видео-конкурсы номинацияләрендә көч сынашалар.
Исегезгә төшерәбез: ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү буенча белгечләр хәзерләү һәм “Сез эзләгән хәзинә – гарәп теле” атамасы алган федераль план кысаларында бара торган чараларның берсе булган бу олимпиаданы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты оештырды. Әлеге олимпиада хәрәкәтен башлап җибәрү КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Рәсәйдә көнчыгыш телләрне, шул исәптән гарәп телен, системалы тирәнтен өйрәнүнең әһәмиятен күптапкырлар ассызыклап килгән РФнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева тарфыннан хуплау тапты.