1 нче декабрьдә 1917нче елгы Революциянең йөз еллык юбилеена багышланган халыкара фәнни форум үзенең эшен башлап җибәрде. Конференцияне оештыручылар булып Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Рәсәй тарих җәмгыятенең Казандагы бүлекчәсе, «Родина» тарихи фәнни-популяр журналы һәм “Халык һәм хакимият: Рәсәй тарихы һәм аның уйдырмалары” фәнни проекты тора.
Йөзъеллык чик – тарихи хәтер өчен хәйран вакыт. Нәкъ менә бүген 1917 нче елгы вакыйгалар белән җәмгыятьне килештерү тенденциясен хупларга һәм алардан сабак алыр өчен сыйфатлы тарихи белемне популярлаштырырга кирәк. Конференцияне оештыручылар шушы максатларны күз алларында тоталар да.
“1917 елгы Бөек революциягә багышланган әлеге конференця - Рәсәйдә үткәрелә торган әһәмиятле конференцяләрнең берсе. Быел күпсанлы тантаналы җыелышлар, утырышлар, фәнни форумнар һәм конференцяләр булып узуга карамастан, аларның барытик берничәсе генә Рәсәй тарих җәмгыяте тарафыннан төпле буларак билгеләнеп үтелде, - диде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. – Бу конференциядә, фәнни күзлектән чыгып караганда, нәкъ менә КФУ җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле булган мөһим темалар карала. Без дөнья тарихы вакыйгаларының гаять зур мөселман берлегенә, мөселманнар яшәгән төбәкләргә булган йогынтысын өйрәнүдә беренчеләр булып торабыз. Бу мәсьәләләрне өйрәнү - бөек революциягә бәйле булган төбәк, милли, этник, дини үзенчәлекләрне бер җепкә тезеп куючы үзенә күрә үзәк линия, һәм нәкъ менә шушы контекста безнең конференция аеруча әһәмияткә ия дә. Бу процессларның мөселман өммәтенә, беренче чиратта, Идел буе һәм Урал алдында яшәүче һәм яңа дәүләтчелек, яңа идеология, чынында яңа цивилизация барлыкка китерүдә үз өлешләрен керткән төп халыклар территорияләре берлегенә йогынтысын күзәтүдә, гомумән, революция вакыйгаларын өйрәнүдә чиктән тыш мөһим юнәлеш булып тора. Без бүген мөрәҗәгать иткән тарих сабаклары, сәясәт яисә икътисад өлкәләрендә булмасын, бүгенге көн белән дә бик тыгыз бәйләнгән, шуңа да аларны өйрәнү аеруча әһәиятле.”
КФУ ректоры Илшат Гафуров шулай ук үзенең конференция эшендә катнашучыларга булган мөрәҗәгатендә бу чараның мөһим вакыйга булуын билгели. Пленар утырышта чыгыш ясаган докладчылар күрсәтеп киткәнчә, хәтта фәнни җәмәгатьчелектә киң танылу һәм бәяләнү алган аерым галимнәр арасында да, 1917 нче елгы Бөек Рәсәй революциясе вакыйгаларын өйрәнү белән бәйле мәсьәләләрне бүгенгесе көндә дә элеккечә, “калып буенча” чишәргә тырышалар. Әмма бүген инде ул процессларны тикшеренүдә яңа ысуллар һәм яңа карашлардан чыгып гамәл кылу сорала.
“Бүген Казанга үз тикшеренүләрен 1917 елгы Бөек рәсәй революциясе вакыйгаларын өйрәнүгә багышлаган Рәсәй һәм чит илләр фәнни җәмәгатьчелегенең бигрәк тә актив вәкилләре җыелды. Казан мәйданчыгының үзенчәлеге шунда: без ул вакыйгаларның тулы чагылышын тәэмин итмәгән һәм бик үк уңышлы булмаган гомуми бәяләмәләрдән котылырга омтылыш ясыйбыз. Без гомуми фикерләүдән төбәкчә карашка китәбез, - дип сөйләде ватан тарихы кафедрасы доценты Дмитрий Люкшин. – Хәзерге фәнни җәмәгатьчелек революция образыннан читләшә һәм 1917 нче ел вакыйгаларын эзлекле рәвештә фетнә, дәүләтчелекне һәм аның аннан соңгы яңарышын җимерү буларак кабул итә бара. Бөтен ил күләмендәге бердәм хәрәкәтләр җыелмасы урынына, безнең алга мозаика рәвешендәге төбәк кайгысы образы килеп баса. Биредә бу кайгыларның ничек бер үк вакытта килеп чыгуын, моның ничек шулай мөмкин булуын ачыклау бүгенгәчә ачык һәм бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә.”
Конференция эше “Бөек рәсәй революциясен өйрәнүдәге методологик аспектлар : дискурслар һәм мәгънәләр», «Тарихи хәтер дулкыннарында революция образлары», «1917 нче ел сәяси вазгыятендә конфессияләр һәм этнослар», «Унҗиденче ел губерна сценарийлары», “Унҗиденче ел мөселманнары: иҗтимагый хәрәкәтләр һәм сәяси проектлар» дигән темаларга багышланган түгәрәк өстәлләр һәм «Икенче рус фетнәсе агымында ХХ нче йөз башы крестьян сугышы» темасына воркшоп форматында үтә. Чакырылган докладчыларның чыгышлары ирекле бәхәсләр белән үрелеп бара.
Төп спикерлар арасында Индиан университеты профессоры Алекс Рабинович, РФАнең Рәсәй тарихы институтының Икътисад тарихы үзәге җитәкчесе Виктор Кондрашин, Халыкара шура ассоциациясе тикшеренүчеләренең «АИРО-XXI» рәсәй җәмгыяте җитәкчесе Геннадий Бордюгов һәм Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесенең урынбасары Роман Беляков бар.