Галимнәр алып барачак уртак эш юнәлешләре исемлеге Германиянең исламны өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы академик институты делегациясенең КФУга булган визиты барышында тәгаенләнде.
Казан университеты һәм Германиянең исламны өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы академия институты арасында мондый үзара багланышны үстерү башлангычы булып КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тора. Исегезгә төшерәбез, узган елның мартында КФУның ХМТһКӨИ делегациясе эш визиты белән берничә немец университетларында һәм фәнни үзәкләрдә булдылар, алар арасына Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге дә кергән иде. Шул вакыттагы сөйләшүләр барышында киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде, ул хәзер менә үзенең актив үсеш фазасына күчте.
Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге делегациясенең КФУга булган агымдагы визиты барышында яклар конфессияара һәм эчкеконфессиональ диалог, яңа буын мөмелманы шәхесен формалаштыру, ислам теологиясе һәм дини белем һәм мөселман җәмәгатьчелеге социаль инфраструктурасы формалашуы мәсьәләләре өлкәләрендә уртак проектларны тормышка ашыру турында килештеләр. Аерым алганда, немец ягын Евразия мигрант- мөселманнарына бәйле социаль-җиңелләштерү миграция сәясәтенә багышланган КФУ проекты бик кызыксындырды, дип ассызыклады КФУның ХМТһКӨИ директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Раил Фәхретдинов. Моннан тыш, агымдагы елдан Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге белгечләре ел саен КФУ җирлегендә көзен үткәрелә торган «Мультимәдәни дөньяда ислам» форумы эшендә катнашуга кушылачаклар.
Хезмәттәшлекнең проектларга карамаган формаларына килгәндә, яклар төрле уртак фәнни конференцияләр үткәрү, «Scopus» һәм «Web of Science» мәгълүматлар базаларында уртак тикшеренү эшләре нәтиҗәләрен, монографияләр, фәнни җыентыклар бастыру, шулай ук студентлар һәм аспирантларның фәнни тикшеренүләрендә уртак консультацияләр бирү һәм ел саен үзара мәгариф, социаль стажировкалар, программалар үткәрү эшен җайга салу турында килештеләр. Сөйләшүләрнең нәтиҗәләре Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты арасында ниятләр турындагы беркетмәдә чагылыш тапты. Документка Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге директоры урынбасары Сони Хегаци һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Раил Фәхретдинов кул куйды.
Белешмә өчен: Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге 1996 елда тарихи-мәдәни һәм социаль фәннәрнең вузара гуманитар үзәге буларак оеша. Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәгенең фәнни программалары әлегә кадәр берлин сенаты һәм Мәгариф һәм тикшеренүләр федераль министрлыгы тарафыннан финанслана. 2017 елның 1 нче гыйнварыннан Үзәк - Лейбниц ис. Фәнни берләшмә әгъзасы. Шуннан соң федераль хөкүмәт һәм федераль җирләрнең уртак финанслау программасына кертелә. Хәзерге вакытта Үзәк өч дисциплинара тикшеренү төркеменнән һәм 35 фәнни хезмәткәрдән тора. Аларның фәнни мәнфәгатьләре үзәгендә хәзерге Көнчыгыш тарихы һәм мәдәниятенең күпсанлы юнәлешләрен өйрәнү тора. Хронологик яктан тикшеренүләр 18 йөз башы - 21 гасыр башы чорын үз эченә ала. Барлык тикшеренүләр төрле фәнни өлкәләрдә эшләүче белгечләрнең үзара хезмәттәшлегенә нигезләнә. Дисциплинара һәм фундаменталь тикшеренүләргә аерым игътибар бирелә. Аларның базисы булып интенсив архив һәм кыр тикшеренүләре тора. Күп кенә төбәк телләрен өйрәнү соңгы урынны биләми.
Үзәк даими рәвештә Көнбатыш Ауропа, Төньяк Америка фәнни үзәкләре һәм тикшеренүләр алып барыла торган төбәкләр белән фәнни багланышларда тора. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күпсанлы монографияләр һәм фәнни мәкаләләр бастырыла. Klaus Schwarz Verlag исемле үз нәшрияте бар, анда Германиядә, шулай ук чит илдә алып барылган тикшеренүләр нәтиҗәләре дөнья күрә. Лейбниц ис. Хәзерге Көнчыгышны өйрәнү үзәге гавами коллоквиумнар, лекцияләр, семинарлар һәм халыкара конференцияләр уздыруны оештыруда актив катнаша.