Бу көннәрдә, яшь галимнәргә сыйфатлы фәнни мәкаләләр хәзерләүдә булышлык максатыннан, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасының яшь укытучылары өчен фәнни-гамәли семинарлар циклы уза.
Беренче фәнни мәкаләләрен язуга керешкәндә һәр яшь галим каршылыкны җиңел узсын өчен үзенә күрә булышлык итү йөзеннән программа тәкъдим итү идеясе алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы мөдире Әлфия Аликбәрова һәм кафедра профессоры Дмитрий Мартынов тарафыннан 2017 нче елда алга сөрелә. Нәкъ менә үзган елның башында алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы яшь галимнәре белән беренче очрашулар оештырыла, аларда рәсәй һәм халыкара фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган журналларда үзеңнең фикереңне яктырткан беренче мәкаләңне тәкъдим итү алдыннан куркып калмас өчен ниләр эшләргә кирәклеге аңлатыла. Бу юлы исә, сүз инде укытучыларның гыйльми эшчәнлеген тагын да тирәнрәк һәм фәнниерәк итүнең нечкәлекләре – дөнья һәм рәсәй мәгълүмат базалары белән эшләүнең аерым яклары, кирәкле чыганакларны эзләү ысуллары, югары рейтинглы журнал редакцияләре белән үзара хезмәттәшлек итү юллары, мәкаләнең атамасын дөрес сайлау, аңа анонс язу һәм төп сүзләрне билгеләү – турында барды.
« Безнең кафедра институтта иң яше – укытучыларның уртача яше 30 дан артмый. Шуңа күрә элек безнең алда басылып чыккан хезмәтләрнең санын арттыру мәсьәләсе килеп туган иде. Яшь галимнәргә, халыкара җәмәгатьчелек белән элемтәгә яңа гына аяк басканда, үз проектларының коллегалары һәм яшьтәшләре, шулай ук өлкән буын вәкилләре өчен дә кызыксыну уятырлык дәрәҗәдә булырга тиешлеген аңлау кирәк. Узган елдагы семинарлар сериясе яхшы нәтиҗәләргә китерде – без басма хезмәтләр санын, шул исәптән Scopus һәм Web of Science мәгълүмат базаларына кергән журналларда басылып чыкканнарын, тиешле дәрәҗәгә җиткерә алдык,- дип сөйләде Әлфия Аликбәрова. – Хәзер безнең яшь укытучылар тәнкыйтьтән курыкмый һәм аларның теге яки бу мәсьәлә буенча булган фикерләре шулай ук мөһим булуын, аларны ишетергә әзер икәнлекләрен, төрле өлкәләргә караган мәсьәләләрне тикшерү барышында катнашуның чиксез кызыклыгын аңлый башладылар. Бүген безнең максатыбыз - аларның академик абруйларын күтәрүдә, мәкаләләрен башкалалар да аларга мөрәҗәгать итәрлек дәрәҗәдә хәзерләүдә, үзләрен дөньякүләм аренада таныттыруда ярдәм итү. Бу юнәлештә инде беренче адымнар ясалды да – КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында тормышка ашырылучы бер ук алтай телләре төркеменә кергән татар, япон һәм корея телләрен чагыштырма анализ ясау ысулы белән тикшерү өлкәсенә караган проектларның япон, көньяк корея һәм фин югары уку йортлары вәкилләрендә чын кызыксыну уятулары безнең яшь галимнәр өчен зур ачыш булды. Яшь галимнәрне үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен мәкаләләр рәвешендә бастыруга, төрле халыкара конференцияләр мәйданчыкларында чыгышлар ясауга тарту якын киләчәктә эре халыкара проектка юл ачыр дигән өметтә торабыз.”
Ә хәзергә яшь мөгаллимнәр яңа мәкаләләр язуга кереште һәм, семинарлар циклы йомгакларыннан чыгып, алар 6 нчы февральдә булып үтәчәк КФУның алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасының йомгаклау конференциясендә җитлеккән хезмәтләрен тәкъдим итәргә тиеш.
Ахырда шуны билгеләп үтәсе килә: бу семинарлар циклы кафедра хезмәткәрләре планлаштырган бердән-бер чара булып тормый, тиз арада көнчыгыш телләрен укыту методикасына багышланган очрашулар сериясе башланачак, әлеге өлкәдә эшләүче тәҗрибәле белгечләр үз табышлары белән уртаклашачаклар.