Хатыйп Миңнегуловның соңгы 4-5 елда урыс, татар, инглиз, казакъ, төрек һәм кайбер башка телләрдә йөзәрләгән хезмәте (шул исәптән 13 китабы) дөнья күрде. Аларның бер өлеше Казакъстанда, Төркиядә, Тажикстанда нәшер ителгән. Инде менә аларга соңгы көннәрдә профессорның янә бер хезмәте (53 нче китабы) өстәлде. “Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип исемләнгән бу соңгы басманы Татарстан китап нәшрияты чыгарган (Казан, 2018. – 383 б.) Анда рухи тормышыбызга мөнәсәбәтле шактый гына фотоиллюстрацияләр дә бар.
Яңа гына табадан төшкән бу китапта галимнең, нигездә, соңгы өч-дүрт елда татарча язылган мәкалә-хезмәтләре тупланган. Эчтәлек-тематикалары, тикшерү объектлары белән ул язмалар төрле. Аларда әдәбиятыбызның соңгы меңъеллык тарихы, халыкара бәйләнешләре, эчке хосусиятләре, күп кенә каләм әһелләренең эшчәнлеге, халкыбызның рухи язмышы гәүдәләнеш тапкан. Бу исә җыентыкка эчке бөтенлек бирә, аны билгеле бер дәрәҗәдә монографиягә дә якынайта.
Китап үзара тыгыз бәйләнешле алты бүлектән гыйбарәт. Аның беренчесе “Үткәннән бүгенгегә: язма әдәбият, аны тудыручылар һәм өйрәнүчеләр”, - дип исемләнгән. Ул Урта гасыр төрки-татар әдәбиятына гомуми күзәтү ясаган мәкалә белән башланып китә. Алга таба Алтын Урда чоры шагыйре Харәзми иҗаты шактый тулы яктыртыла. Бу мәкаләгә XIV йөз әдипләре Котб һәм Мәхмүд Болгари турындагы язмалар да кушылып китә. Мәгълүм ки, сүз сәнгатенең асылы, идея-эстетик дәрәҗәсе каләм әһелләре кулланган төр һәм жанрлар белән дә билгеләнә. Татар әдәбияты андыйларга бик бай. Мәкаләләрнең берсендә Тукайгача чор татар сүз сәнгатендә кулланылган жанрлар шактый җентекле яктыртыла. “Исхакый һәм Тукай” дип исемләнгән язмада бу ике бөек затның үзара мөнәсәбәтләре хакында мөһим генә күзәтү-фикерләр бар. Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Габдрахман Таһирҗанов, Шакир Абилов, Шәйхи Садретдинов, Әнвәр Шәрипов һәм кайбер башка билгеле шәхесләр хакындагы язмалар да укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек. Тәүге бүлектә Казакъ галимнәре тарафыннан “төрки-татар шигъриятенең олуг акыны” дип бәяләнгән Рәдиф Гаташ иҗаты хакында да махсус мәкалә бар.
Х.Миңнегулов инде озак еллар буе татар сүз сәнгатенең башка әдәбиятлар белән багланышларын өйрәнеп килә. Бу китабында да ул үзенең традицион тематикасына тугры кала. Икенче һәм дүртенче бүлекләр тулысы белән диярлек нәкъ әнә шул мәсьәләләргә багышланган. Алар да әдәби багланышлар хакында фикер-күзәтүләр бәян ителә. Шул яссылыкта Абай, Мохтар Аузов кебек бөек әдипләрнең иҗатлары, казакъның күренекле галиме Күлбәк Ергобәк эшчәнлеге, төрки дөньядагы аерым вакыйга-чаралар яктыртыла. Дүртенче бүлектә исә дөнья сүз сәнгатенең “1001 кичә”, “1001 көн” кебек мәшһүр ядкярләре татар рухи тормышына мөнәсәбәттә махсус тикшерелә.
Х.Миннегулов – “Тукай энциклопедиясе” өчен дә 150 гә якын мәкалә язган автор. Бу җыентыкның өченче бүлегендә аларның 35е урын алган. Бөек шагыйрьгә мөнәсәбәтле язмаларның күпчелегендә Тукай иҗаты үзбәк, казакъ, урыс, таҗик, каракалпак, төрек һәм кайбер башка әдәбиятлар белән бәйләнешләр контекстында карала. Биредә шулай ук аерым төр жанрлар, күренекле шәхесләр (Лев Толстой, Каюм Насыйри, Исмәгыйль Гаспралы, Фуат Күпрелезадә, Берды Кербабаев, Сәкен Сәйфуллин, Гафур Голәм...) хакында да тыгыз эчтәлекле язмалар бар.
Китапның бишенче бүлеге “Хатыйп Миңнегулов турында каләмдәшләре, шәкертләре” дип исемләнгән. Анда Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Гамирҗан Дәүләтшин һәм кайбер башка авторларның язмалары урын алган.
Соңгы бүлек библиографик характерда. Анда галимнең 2014-2017 елларда басылган хезмәтләренең исемлеге һәм аның хакындагы язмаларның библиографиясе урнаштырылган.
Җыентыкта шулай ук башка төр материаллар да бар. Мәсәлән, “Сәфәрләрдә йөреп гыйбрәт ал” сәяхәтнамәсендә автор үзенең Казакъстанда, Төрекмәнстанда булу тәэсирләре белән уртаклаша. “Татарлыкны ничек булдырырга”, “Газиз татар теле – анабыз һәм балабыз” мәкаләләре безнең өчен хәзерге вакытта бик тә мөһим һәм актуаль булган милләт, туган тел, милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган Җыентык әдәбиятны өйрәнү белән генә чикләнми: ул шактый дәрәҗәдә күпгасырлык рухи тормышыбызны, тарихыбызны һәм бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен дә яктырта. Бу китап татар укучылары өчен генә түгел, ә гомумән тюркология фәне, төрки кардәшләребез өчен дә билгеле бер әһәмияткә ия.