Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар”XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилей елын йомгаклауга багышланды.
Конференция эше башланыр алдыннан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының күргәзмә залында “Әмирхан Еники һәм аның дәвере” дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Биредә Әмирхан Еникинең гаилә архивыннан уникаль фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Күргәзмәне Ә.Еникинең шәхси архивыннан җиз кыңгырау чыңы ачып җибәрде.
Институтыбыз директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов фоторәсемнәрнең язучы архивыннан – әдипнең кызы Флера ханым Карташева-Еникидән алынганлыгын сөйләде. “Фоторәсемнәрдә язучының әти-әнисе, якыннары, каләмдәшләрен күрәбез. Әмирхан Еники әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә зур өлеш кертүгә ирешә”, – дип билгеләп үтте ул.
“Күргәзмәдә Ә.Еники яшәгән дәвернең әдәби мохите – ХХ йөзнең икенче яртысы әдәби-мәдәни барышы чагылыш тапкан. Бу дәверне татар әдәбиятының милли нигезләргә кайту чоры, Әмирхан Еники дәвере дип тә атыйлар. Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең тамырлары Бөек Ватан сугышы чорына китә һәм аларны Ә.Еники прозасы башлап җибәрә. Алга таба язучылар иҗатында дәвам итәчәк эзләнүләрнең чишмә башы да шушы иҗатта. Фоторәсемнәрдә әдипне фронтовик язучылар арасында да күрәбез. Әдип фронттагы вакыйгалар турында истәлекләрен “Фронт дәфтәреннән” дип аталган мәгълүм көндәлекләренә теркәп калдыра”, – дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов сәламләү чыгышында.
“Әмирхан Еники һәм аның дәвере” дип исемләнгән фотокүргәзмәдә Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе, атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, әдип белән аралышып яшәгән шәхес, язучы Лирон Хәмидуллин, күргәзмәне оештыручы әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова чыгыш ясады. Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова: “Әмирхан Еникинең күргәзмә залын без ул яшәгән дәвер мохитен тудыру өчен ясадык. Беренче залда морза нәселенә мөнәсәбәтле фоторәсемнәр, икенчесендә – әдәбиятыбызның“җепшеклек" һәм суверенитет чоры, өченчесендә – әдипнең узган ел дөнья күргән томлыкларының бизәлешен эшләү барышы тасвирланган.”, – дип сөйләде.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотодагы герой –Лирон Хәмидуллин Ә. Еники белән фоторәсемгә төшү тарихын искә алды. “Әмирхан Еники ял итәргә Язучылар берлегенә килә иде һәм шунда шахмат уйный иде. Әмирхан ага кебек халык язучылары арасында танылганнары сирәк”, – диде ул.
“Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы Г.Сафиуллина башкаруында “Төрки дала” җыры белән башланып китте.
Конференциядә катнашырга Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән һәм Мәскәүдән, чит илләрдән, Казахстан, Төркия, Япония, Германия, Үзәк Африканың Чад дәүләтләреннән студентлар һәм магистрантлар теләк белдергән. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Марат Фәттиев чыгыш ясады.
Кунаклар арасында әдипнең оныгы Рөстәм Тюменев-Еники һәм аның гаиләсе дә бар иде.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов конференциягә килгән кунакларны сәламләп, әлеге чараның тел һәм мәдәният арасында нәтиҗәле диалог юлларын эзләүгә, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүгә, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауга максат итеп куелганын әйтеп узды. Ә.Еникинең 110 еллык юбилеена мөнәсәбәтле гамәлләрне башкаруда КФУ галимнәренең зур өлешен билгеләп үтте: “Әдипнең иҗаты безнең уку йорты галимнәре тарафыннан ярты гасырдан артык эзлекле өйрәнелә килә. Галимнәребез Ә. Еники иҗатын өйрәнүнең фәнни мәктәбе формалаштырды дип әйтергә тулы нигез бар. 1960 еллардан башланган фәнни эзләнүләр Ф.М.Хатипов, Р.Х.Сверигин, Ф.Г.Галимуллин кебек олпат галимнәрнең исемнәре белән бәйле. Шушы дәвер эчендә уку йортында язучының әдәби һәм публицистик иҗатын өйрәнүгә мөнәсәбәтле дистәләгән мәкаләләр, монографияләр дөнья күрде, кандидатлык диссертацияләре якланды. Язучының юбилей елында дөнья күргән томлыкларын төзү эшендә, бизәлешен эшләүдә, иинглиз теленә тәрҗемә итүдә безнең институт укытучылары катнашты. Киләчәктә дә без бу юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез”, – дип белдерде Р.Җамалетдинов.
Пленар утырышта язучының фәнни мәктәбен нигезләгән һәм дәвам итүче галимнәргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Әдәбият галиме, профессор Рифат Сверигин уку йортында озак еллар дәвамында Әмирхан Еники иҗатын өйрәткәнлеген әйтте, язучыны матурлыкка, моңга, әдәбиятка гашыйк кеше буларак искә алды: “Ул бүгенге чарага да, һичшиксез, яхшы бәя биргән булыр иде. Табигате ягыннан салмак, җайлап, уйлап кына сөйләшә торган кеше. Язганда гына түгел, сөйләшкәндә дә һәр сүзенә мәгънә салды. Шушы сыйфаты иҗатын өйрәнүчеләргә дә ярап куйды. Һәр әсәренә исем куйганда да озак уйлап утыра торган иде. "Әйтелмәгән васыять” әсәрен генә алыйк. Ул безгә васыять әйтеп калдыра, без аны сакларга тиеш дип әйтә. “Рәшә” – тормыш-чынбарлык булып яисә рәшә кебек кенә күренәме? – дигән сорау куя автор. Ул безне әдәбиятыбызның, халкыбызның кояшы баемасын дип, кисәтеп куя”, - диде ул.
Әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин “Әмирхан ага хакында сөйләү, бәяләү искиткеч авыр. XX гасырны “Еники гасыры” дип тә әйтәләр, ә язучы үзе: "Мин гомер буе кагылып, сугылып яшәдем", - ди. Актив иҗат иткән вакытында аңа хөрмәт, иҗатын зурлап тиешенчә бәяләү мөмкин булмады. Моның сәбәпләре күп иде. Шөкер, аны яхшы белән, аралашкан шәхесләр күп. Еникиның яраткан язучысы – Гаяз Исхакый. Безнең буынга Исхакыйның китапларын тотып уку мөмкинлеге булмады. Әмирхан ага инкыйлаб буталчыклыкларына кадәр укып чыккан.Аның иҗаты Гаяз Исхакый иҗаты белән стиль, тематик яктан нык бәйләнгән. Ул бер генә тапкыр да рәсми хакимият алып барган тематикага язмады, куркып калмады, карашларын ачык итеп, турыдан-туры әйтеп бара алды", - дип истәлекләре белән уртаклашты.
КФУ доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина Әмирхан Еники иҗатын җәмәгатьчелеккә җиткерү эше дәвам ителергә дип саный. “Узган ел Татарстан китап нәшрияты әдипнең өч томлык “Әсәрләр”ен нәшер итте, аерым әсәрләренең рус һәм инглиз телләрнә тәрҗемәләре дөнья күрде. Әдипнең яраткан әсәре – “Соңгы китап” романы аудиокитап форматында эшләнде. Безнең алда томнарга сыймый калган “Кояш баер алдыннан” исемле язмаларын бастыру, фотоальбомын чыгару бурычы тора. Казанда әдипнең музеен эшләү дә көн кадагына куела”, - диде ул.
Халыкара Туган тел көнендә үткәрелә торган конференциянең пленар утырышы “Туган тел” җырының ХХ йөз башында Камил Мотыйгый җырлавын тыңлау белән дәвам итте. Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова: “Бүгенге көндә фәндә татарлар, чувашлар, марилар “Туган тел” җырын “безнең көй” дип әйтә. Чынлыкта, ул Сәлим бабай көе. Әби-бабаларыбыз төрки далага бу көй белән яуга чыккан, туган җирләрен саклаган. Шуның өчен Тукай сүзләре бу бөек моңга салынган”, - диде ул. Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина конференциядә катнашучылар белән бергә “Туган тел” җырын башкарды.
“Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе алга таба секцияләргә бүленеп, гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучы балалар, студентлар, аспирантлар чыгышлары белән дәвам итте.
Әдәбият галимнәре М.Хәбетдинова, Ә.Галимуллина, Н.Йосыпова, Г.Гайнуллина, Л.Җамалиева, Ә.Мотыйгуллиналар катнашында конференция кысаларында урта мәктәп укытучылары өчен методик семинар эшләде.
Источник информации: 10.2-601 төркем студенты Зилә Мөбәрәкшина
Фотолар «Татар-информ» сайтыннан алынды