Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы, Каюм Насыйри институты һәм Тюркология лабораториясе белән берлектә кызыклы семинарлар үткәрүен дәвам итә. Чираттагы семинар “Тел күрке – мәкаль” дигән темага багышланды. Семинарда чыгыш ясаучы доцент Гөлназ Ринатовна Мөгътәсимова үз чыгышында төрки халыкларда мәкальләр, аларның төрле телләрдәге үзенчәлекләре турында сөйләде. Татар, төрек, башкорт һәм якут телләрендәге мәкальләрне аңлатты, аларның кулланылу ешлыгына анализ ясады. Галимә мәкальләрне туплау, фәнни яктан өйрәнү турында кызыклы мәгълүматлар бирде, мәсәлән, мәкаль җанрының XI гасырда абышка сүзе (“картлар сүзе”) исеме белән йөртелүен әйтте. Татарлар арасында үткән гасырның 40 нчы елларына кадәр җанлы сөйләмдә дә, басма чыганакларда да, “мәкаль” һәм башка гарәпчә атамалар белән беррәттән, борынгылар сүзе, ата-баба сүзе, картлар сүзе, халык сүзе, гыйбрәтле сүзләр кебек исемнәр еш файдалануын билгеләп үтте.
Мәкальләрдә телебезнең гаять бай сүзлек фонды ята. Мәкальнең киң таралган булуы аның текстындагы сүзнең дә күпчелек төрки телләр өчен уртак булганлыгын күрсәтә. Алар мең еллар буе авыздан авызга йөреп саклана алулары һәм тематикалары буенча, тормышның һәммә якларына да кагылулары белән, анда сүзнең төрлелеге, байлыгы да бик зур һәм мәгънәләре аныклануы да конкрет, ачык була. Мәкальләр — бик җентекләп өйрәнергә тиешле әһәмиятле чыганак. Ул — телнең торык-тотрыгын, грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап калган хәзинә. Җыеп кына әйткәндә, мәкальләр — тел казнасы. Шулай итеп, мәкальләрдә татар теленең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Мәкаль текстларында халыкның тарихы, тормыш-көнкүреше, рухи дөньясы, иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм әхлакый карашлары сәнгатьчә гәүдәләнеш тапкан, диде лектор.
Әлеге тема буенча доклад тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Семинар онлайн формада үтте. Тыңлаучылар арасында студентлар, Каюм Насыйри институты үзәкләре вәкилләре, тюркология үзәкләре белгечләре бар иде.
Материалны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы проыессоры Ә.Ш.Юсупова әзерләде.