Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге инде 10 елдан артык “Яшь фольклорчы мәктәбе” укулары оештыра. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары да әлеге укуларда бик актив катнаша. 29 октябрьдә фольклор текстын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган укуларда 102-802 төркемнән Гимадиева Ризәлә, 10.2-701 төркемнән Ибраева Энҗе, 10.2-603 төркемнән Латыйпова Гөлияләр катнашты. Алар югары мәктәп студентларының фольклор практикасы вакытында тупланган материалларына нигезләнеп башкарылган докладлар укыдылар. Студентларның чыгышын традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре докторлары Марсель Бакиров, Фәрит Юсуповлар югары бәяләделәр.
Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева