“Шәриф Камал” фәнни-популяр җыентыгын тәкъдим итүдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының журналистлар һәм мөгаллимнәр төркемнәре студентлары катнашты.
15 нче ноябрь көнне “Татар китабы йорты”нда язучы, драматург, публицист, журналист, милли әдәбиятыбызда новелла жанрына нигез салучы классигыбыз Шәриф Камал җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Бу чарада Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, язучылар, әдәбият галимнәре, Шәриф Камалның туганнары һәм укытучыбыз Гөлфия Расил кызы Гайнуллина белән берлектә без, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең булачак журналистлар һәм укытучылар төркемнәре студентлары катнаштык.
Китап быел «Жыен» фонды тарафыннан «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды ярдәме белән нәшер ителә. Шәриф Камал фатир-музеенда эшләп килүче белгечләр, аерым алганда, Айдар Шәйхин, Гөлназ Җиһангирова, материалны кириллицага күчереп, җыентык эшлиләр. Җыентыкның төп әһәмияте милли музейда, язучы Шәриф Камал архивында сакланып килүче кулъязма, хат һәм документларны беренче мәртәбә дөньяга чыгарудан гыйбарәт.
Чара башланыр алдыннан килгән кунакларны язучы образы каршы алды. Шәриф Камал образында әдипнең бүлмәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Булат Зиннәтуллин иде: “Мин Казанга 1925 елда гына килдем. Оренбург, Петроград, Донбасс, Каспий буйлары, Истанбул белән Каһирә – туган Пешләдән аерылгач, мин гизгән, мин күргән җирләр калмагандыр. Сез бу фатирымны яхшы беләсездер. Әнә теге рояль янында әле кичә генә Салих бөтерелә иде, җанын биреп шунда әй уйнар иде. Ә бу диванда кем генә утырып карамагандыр инде. Бу йорт диварлары әле дә тарихны хәтерли… Кунакларымны хәтерли… Хәзер сез минем иҗатымны сайланмалар аша гына беләсездер. Бәлки, әсәрләремнең күбесен хәтерләмисездер дә. Әмма бу Йортка килгән саен дөньяда минем дә барлыкны, минем дә сүзем яшәгәнен һәм үземнән соң шәкертләр, укучылар калганын искә төшерерсез”. Булат Зиннәтуллин Шәриф Камал ролен беренче тапкыр гына тәкъдим итми: “Узган ел без биредә “Әминә. Бәхет елы” дигән спектакль куйдык. Ул эксперименталь эзләнү булды”.
Татарстан Республикасының Милли музее генераль директорының фәнни эшчәнлек юнәлешендә урынбасары Измайлова Светлана Юрьевна болай диде: “Бу музейга шагыйрьләр, артистлар килә торган иде. Язучының кызы Зәйнәп үз өлешен кертмәгән булса, бу китап бәлки басылмаган да булыр иде. Ул шушы мирасны саклап калу өчен барлык көчен куйды. Биредә бу китап белән бәйле мөхтәрәм галим Миркасыйм Госмановны искә алу зарур. Казан университетында ул нигез салган татар халкы тарихы кафедрасы булмаса, бәлки бу эзләнүләр булмас та иде. Аеруча рәхмәтләремне шулай ук мәрхүм шагыйрь Разил Вәлиевкә җиткерер идем. Бу җыентык турында без аның белән 2021 нче елда ук сөйләшкән идек”.
Җыентыкны эшләүгә үз өлешен керткән шәхесләрдән шагыйрә, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (“Татар китабы йорты”) директоры Айдар Рәсим улын Шәйхин да чыгышлары аеруча эчтәлекле булды.
Язучы Гариф Ахуновның мондый сүзләре бар: «... иҗатыбыз формалашкан елларда, эстетик завыкларыбыз уянып, дөньяга карашыбыз ныгыган чорда, безнең бердәнбер классигыбыз Шәриф Камал иде».
Чынлап та, Шәриф Камал шәхесе безгә – яңа буын журналистларга һәм мөгаллимнәргә рухи терәк ул.
Илзирә Хәйруллина, 3 курс студенты