Татарча\Институт филологии и межкультурной коммуникации - Казанский (Приволжский) федеральный университет
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ФһМБИ) тарихы 1804 нче елда Казан император университетында сүз сәнгате бүлеге ачылганнан соң башлана.

ФһМБИ бүгенге көндә Казан федераль университетындагы иң зур институтларның берсе санала. Институтта өч меңнән артык студент белем ала, өч йөздән артык укытучы һәм хезмәткәр (шул исәптән җитмеш бер фән докторы һәм йөз сиксән сигез фән кандидаты) эшли, чит илләрдән килгән тугыз укытучы укыта.

2016 нчы елның 30 нчы маенда Казан федераль университетының Гыйльми советы кабул иткән карар нигезендә, 2016 нчы елның 1нче сентябреннән Институт түбәндәге структурага ия:

* Лев Толстой исемендәге чит ил һәм рус филологиясе Югары мәктәбе

* Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе

* И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе

Институт филология, сәнгать һәм мәдәниятара багланышлар өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерли. ФһМБИны тәмамлаучылар фән, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чараларында − телевидение, газета, радио, матбугат хезмәте, реклама агентлыклары һәм PR-агентлыкларда, дәүләт идарә итү органнарында һәм коммерция оешмаларында, ягъни төрле өлкәләрдә хезмәт куялар.

Институтта фәнни-белем бирү үзәкләре эшли. Шулай ук биредә өстәмә белем бирү программаларының киң спектрын тәкъдим иткән һәм халыкара тел сертификациясен гамәлгә куйган Казан халыкара лингвистик үзәге актив эшчәнлек алып бара.

Безнең программалар чит ил югары уку йортлары һәм аккредитация оешмалары тарафыннан таныла һәм көтеп алына. 2011 нче елда «Педагогик белем бирү (чит тел (француз теле))» юнәлеше буенча «Париж – 3, Яңа Сорбонна» Франция университеты белән икеләтелгән диплом бирү бакалавриат программасын Press аккредитация оешмасы таныды. 2017 нче елда исә «Филология. Чит тел буларак рус теле» программасы EVALAG агентлыгы тарафыннан аккредитация үтте.

Институт укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләренең фәнни һәм репутация казанышлары QS World University Ranking әйдәп баручы дөнья рейтинг агентлыгы тарафыннан танылу тапты. 2017 нче елда университетыбыз лингвистика буенча дөньяның топ-150 иң яхшы университеты исемлегенә һәм инглиз теле һәм әдәбияты буенча топ-300 исемлегенә керде. Бу казанышка ирешүдә төп хезмәт куючы ФһМБИ булды. 

 

 

Фотоотчеты
  • Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы ,Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы
  • Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы ,Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы
  • Татар әдәбияты кафедрасы ,Татар әдәбияты кафедрасы
  • Татар теле белеме кафедрасы ,Татар теле белеме кафедрасы
  • Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы ,Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы
  • Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы ,Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
Объявления
Новости
04 декабря 2023 "Рухият" түгәрәге үзенең эшчәнлеген тәкъдир итте
Чарада катнашкан барлык студентларны да түгәрәгебезнең алдагы утырышларында көтеп калабыз!
04 декабря 2023 "Рухият" түгәрәгенең алдынгылары – "Иделем акчарлагы" бәйгесенең призерлары
«Идел» яшьләр үзәгендә «Иделем акчарлагы» ХХIII бәйгесенең йомгаклау туры узды
16 ноября 2023 Шәриф Камал җыентыгын тәкъдим итү кичәсе
Чарада журналистлар һәм мөгаллимнәр төркемнәре студентлары катнашты
14 ноября 2023 I Бөтенроссия "Туган тел" форумы
Каюм Насыйри институты җитәкчеләре һәм методистлары I Бөтенроссия 'Туган тел' форумында катнашты
14 ноября 2023 Институтта Ачык ишекләр көне узды
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне узды
x