Бу марафон реклама, PR, SMM һәм копирайтинг буенча белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән.
Алты ай буена (май аен да кертеп) марафонда катнашучылар өчен ИФМК КФУның социаль челтәрләрендә креатив биремнәр куелып барачак.
Беренче бирем «Узып баручы 2021 елны исеңә төшер!»
Дедлайн – 25 декабрь.
Иң шәп итеп язылган постлар ИФМКның социаль челтәрләренә күчерелеп куелачак.
Нәтиҗәләр ай саен ИФМКның PR мәйданында ясала.
Уңышлар сиңа!