20 декабря 2021
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Инстаграм марафон старт алды #ИФМККФУмойвыбор

Бу марафон реклама, PR, SMM һәм копирайтинг буенча белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Алты ай буена (май аен да кертеп) марафонда катнашучылар өчен  ИФМК КФУның социаль челтәрләрендә креатив биремнәр куелып барачак.

 

Беренче бирем «Узып баручы 2021 елны исеңә төшер!»

  1. Узып баручы елның иң күңелле мизгелләрен барла да, шулар турында язып инстаграм битеңдә пост урнаштыр.
  2. Пост азагында @ifmk.kfu ны билгелә һәм #ИФМККФУмойвыбор хештегын куй.

Дедлайн – 25 декабрь.

Иң шәп итеп язылган постлар ИФМКның социаль челтәрләренә күчерелеп куелачак.

Нәтиҗәләр ай саен ИФМКның PR мәйданында ясала.

Уңышлар сиңа!

 

Планируемая дата события: 25.12.2021