Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә лекцияләр укыячак. Әдәбиятка, күренекле шәхесләр тормышына, тарих һәм тел мәсьәләләренә багышланган кызыклы лекцияләр рус һәм татар телендә булачак.
Профориентация үзәге хезмәткәрләре бүген китапханәдә булып, лекцияләр узачак заллар, китапханә хезмәткәрләре белән танышып кайтты.
Яңарган бинага күчү белән Милли китапханә уникаль, күп функцияле, креатив мәйданчыкка әверелде. Биредә яңа берләшмәләр, төрле экспериментлар өчен җанлы мәйданчыклар, белем алмашу һәм яңа проектлар өчен заманча мөмкинлекләр булдырылган.