Ләйлә Минһаҗева
Чарада Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Россиядән (Татарстаннан) чакырылган кырыкка якын галим катнашты.
Төркиядә Анкараның Гази (Gazi) университетында II Халыкара «Төрки дөнья мәгариф фәннәре» конгрессы узды. Конгресста КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева «Белем һәм тәрбия өлкәсендә анимацион фильмнарның әһәмияте (Габдулла Тукайның «Су анасы» мультфильмы буенча)» темасына чыгыш ясады.
«Конгресска барлыгы 129 эш кабул ителгән. Чарада Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Россиядән (Татарстаннан) чакырылган кырыкка якын галим катнашты. Махсус чакырылган галимнәр арасында Татарстаннан Россия Федерациясенең «Мактаулы мәгариф хезмәткәре», Каюм Насыйри һәм Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты Ләйлә Минһаҗева да бар иде», - диде «Татар-информ»га Истанбулда яшәүче техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.
Чыгышында Ләйлә Минһаҗева татар телендә төшерелгән мультфильмнар, аның тарихы турында сөйләгән. «Габдулла Тукайның «Су анасы» мультфильмына тукталып, яшь үзенчәлегенә бәйле, тәрбия һәм белем юнәлешендәге әһәмиятен ассызыклады. Аның СанПин таләпләренә туры килү-килмәү мәсьәләсен, төсләр, бала күңеленә тәэсирен һәм төп идея-максатын ассызыклады», - диде ул.
«Фольклордан, мәҗүсилек дәвереннән килгән Су анасы образы күпләрдә кызыксыну уятты. Төрки халыкларның мирасында сакланган әлеге образның тәрбия, белем юнәлешендә куллану мөмкинлеген файдаланган бөек төрки шагыйрь Габдулла Тукайга кабат тирән хөрмәт, соклану туды. Татарстан килгән вәкил буларак, мөнәсәбәт аеруча яхшы булды», - диде Ләйлә Минһаҗева.
Конгресста Гази университеты ректоры профессоры Şaban Çetin, GUZEM директоры Mutlu Tahsin Üstündağ, Гази университетының ректор ярдәмчесе, Yücel Gelişli, Гази университеты мәгариф факультеты деканы Mahmut Selvi, YTB оешмасы вице-президенты Sayit Yusuf, TİKA тышкы элемтәләр һәм партнерлык бүлеге министры Uğur Tanyeli һ.б. катнашкан.
Чара кысаларында кунакларга Анкара буенча экскурсияләр оештырылган. Аларны Ататөрек мавзолеена, 2020 елда ачылган Төркия Республикасы президентлыгы Милләт китапханәсенә дә алып барганнар.
Автор: Зилә Мөбәрәкшина