23 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне узды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы волонтер-студентлар Ачык ишекләр көненә килгән әти-әниләргә һәм мәктәп укучыларына институт буйлап экскурсия уздырдылар. Кунакларны китапханә, лекция заллары, студентлар кулы белән иҗат ителгән декоратив-гамәли эшләнмәләр, милли кием-салым үрнәкләре урын алган “Манзара” күргәзмә залы белән таныштырдылар.
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе, Л.Толстой исемендәге рус һәм чит илләр филологиясе Югары мәктәбе һәм И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе мөгаллимнәре үз юнәлешләре буенча абитуриентларга лекцияләр, консультацияләр оештырды.
Ачык ишекләр көнендә Казан һәм Татарстан мәктәпләрендә укучылар, Воронеж, Киров, Ульян, Самара, Удмуртия, Башкортостан, Мирий Эл мәктәпләрендә белем алучылар катнашты.
Киләсе Ачык ишекләр көне 2022 елның 14 маенда булачак. Абитуриентларны көтеп калабыз!