21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күп төрле чаралар уза.
2022 нче елның 21 нче февралендә Россия мәгариф академиясенең Туган тел көне һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган “Россия Федерациясе халыкларының телләр бердәмлеге һәм төрлелеге” дигән киңәйтелгән утырышы булып узды.
Әлеге чарада Россиянең төрле республикаларыннан җитәкчеләр, галимнәр, белгечләр телләрне саклау, үстерү, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру турында сүз алып бардылар, күпмәдәниятлелек шартларында берничә тел үзләштерүнең туган телгә йогынтысы хакында сөйләштеләр.
Түгәрәк өстәлне профессор, Россия мәгариф академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президиумы әгъзасы, Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәнияте үзәгенең фәнни җитәкчесе, МАПРЯЛ вице-президенты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты проректоры, филология фәннәре докторы Кортава Татьяна Владимировна алып барды. Утырышта М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты профессоры, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәгенең баш эксперты Л. А. Дунаева, Чечен дәүләт педагогика университеты ректоры, РАО Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәгенең әйдәп баручы аналитигы сәяси фәннәр кандидаты, доцент И.Б. Байханов, Дагыстан дәүләт университетының филология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор, РАО Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәгенең баш эксперты Ш.А. Мазанаев һ.б. катнаштылар.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Рус теле буенча Совет Президиумы әгъзасы, РАО Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәге җитәкчесе Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов әлеге утырышта катнашып, глобальләшү шартларында телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү хакында чыгыш ясады.
“Бүгенге көндә дөнья күләмендә дә, безнең илебез күләмендә дә телләрне саклау, үстерү буенча шактый кыенлыклар бар. Бу уңайдан Республикабызда күп эшләр башкарыла, хөкүмәтебез берничә мәртәбә дәүләт программасын раслады, һәм анда кертелгән чаралар тормышка ашырылып килә. Безнең институтыбыз бу эшкә зур өлеш кертә. Телләрне саклауга бәйле проблемаларны бер мәгариф системасы гына хәл итеп бетерә алмый, шуна күрә монда комплекслы якын килү кирәк”, - кирәк дип белдерде галим Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.
Гомумән, тел галимнәре, фәнни хезмәткәрләр, методистлар, экспертлар һәм җитәкчеләребезнең вәзгыятьтә үзәккә алынып тикшерелә торган проблемалардан саналган туган телләрне укытуның методологик нигезләрен, аерым алым һәм ысулларының мөмкинлекләрен ачыклауга йөз тоткан әлеге түгәрәк өстәл нәтиҗәле һәм файдалы үтте.
Мәгълүмат чыганагы: гомуми тел белеме һәм тюркологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Г.Ә.Нәбиуллина, 10.2-101 төркем студентлары З. Закирова, З. Абдурашитова, А.Закирова.