Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган “Аулак өй – баттл”дип аталган кызыклы чара узды. Институт студентлары (“Әллүки”ләр) һәм республика шагыйрәләреннән (“Шагыйрәләр”) җыелган төркемнәр арасында интеллектуаль ярыш булды. Катнашучыларның тарихны, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны, көй-моңнарыбызны ни дәрәҗәдә яхшы белүләре сыналды. Әлеге чараның төп максаты – замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер итеп тәрбияләү. “Йөзек салыш” уены, халык җырлары, татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырады сәхнәдә. Бу чара республиканың башка уку йортларында, районнарында да уздырылган.
Шунысы куанычлы, безнең студентлар төркеме тәҗрибәле шагыйрәләр каршында сер бирмәде. Курайда да уйнап күрсәтте алар, озын, моңлы җырлар да башкардылар. “Аулак өй – баттл” “Әллүки” төркеменең җиңүе белән тәмамланды.
“Аулак өй – баттл”ның хуҗабикәсе, оештыручысы, “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова студентларга соклануын белдерде һәм уңышлар теләде.