Гүзәл Рөстәм кызы Сәйфуллина,
Нидерланд,
gsayfi@gmail.com
Мәкаләдә татар-мөселманнарның (еш кына төньяк мөселманнары дип атап йөртелә) үз эстетикасы белән дөньякүләм ислам мәдәниятенә бәйле һәм шул ук вакытта аерым үзенчәлеккә ия булган сәнгать культурасы карала. Чит ил галимнәренең мөселман Көнчыгышы сәнгате буенча язылган күзәтү характерындагы күп санлы хезмәтләрен өйрәнү шуны күрсәтә: татар-мөселманнар яшәгән төбәкләр «ак тап» булып кала бирә. Мәкаләдә татар-мөселман мәдәниятен читтә белмәү сәбәпләре турында сораулар куела, әлеге мәсьәләне ислам мәдәнияте үсешенең гомуми закончалыклары контекстында өйрәнү кирәклеге, шулай ук бу өлкәдә Татарстанда махсус белем алу һәм киләчәктә европа фәнендә генә түгел, ә көнчыгыш фәнендә дә үз белгечләрен әзерләү зарурлыгы нигезләнә.
Төп төшенчәләр: татар-мөселманнар, сәнгать традицияләре, дөньякүләм ислам мәдәнияте.