Редакцияләү этикасы
«TATARICA» журналы редакциясе (алга таба - редакция) фәнни абруйны саклау мәсьәләсенә җаваплы карый. Безнең журнал фәнни хезмәтләр бастыра, һәм без аларның иң югары стандартларга туры килүе өчен җавап бирәбез. Редакция үз эшчәнлегендә фәнни публикацияләр этикасы комитеты тәкъдимнәренә (Committee of Publication Ethics) таянып эшли, шулай ук абруйлы халыкара журналларның һәм нәшриятларның әһәмиятле тәҗрибәсен дә исәпкә ала.
«TATARICA» журналы редакциясе (алга таба - журнал) халыкара фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителгән әдәп нормаларын саклау һәм бу нормаларны бозу очракларын булдырмас өчен, мөмкин булганның барысын да эшли. Мондый сәясәт белемнәрнең бербөтен системасын үстерүдә нәтиҗәле эш алып баруның мөһим шарты булып тора.
Авторларның вазифалары
Тикшеренү нәтиҗәләрен бастыруга таләпләр
Үзенчәлекле тикшеренү нәтиҗәләрен чагылдырган хезмәт авторлары башкарылган эш турында җентекле хисап, шулай ук актуальлегенә басым ясап, объектив дәлилләр тәкъдим итәргә тиеш. Мәкаләдә ирешелгән нәтиҗәләрне раслый торган төгәл мәгълүматлар бирелергә тиеш. Күрәләтә ялган фактлар тәкъдим итү әдәп канунын бозу санала һәм хезмәт яраклы түгел дип табыла.
Бәяләмәләр һәм профессиональ мәкаләләр объектив булырга һәм тикшерү узган мәгълүматны бәян итәргә тиеш. «Редакции фикере»н чагылдырган хезмәтләр махсус тамга белән билгеләнергә тиеш.
Оригинальлек һәм плагиат
Мәкалә авторлары моңа кадәр беркайда басылмаган оригиналь хезмәт язуларына гарантия бирергә тиеш, әгәр башка авторларның хезмәте һәм/яки сүзләре кулланылса, сылтамада яисә текстта күрсәтү зарур.
Плагиатның күп формалары бар: башка кешенең хезмәтен үз эшең итеп күрсәтүдән башлап чит хезмәтнең мөһим өлешләрен аны сылтамада күрсәтмичә күчереп алу яки үзгәртеп язу һәм башка затлар тарафыннан башкарылган тикшеренү нәтиҗәләренә үз хокукыңны белдерү. Плагиатның һәр формасы этикага сыймаган гамәл санала, һәм хезмәт бастыруга яраксыз дип табыла.
Бер үк кулъязманы шул ук вакытта башка журналларга тәкъдим итү этик яктан дөрес булмый. Бу фактка юл куелырга тиеш түгел.
Авторга журналда басылган мәкаләне башка басмага бирергә киңәш ителми.
Башка тикшеренүчеләрнең хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә файдалану зарур. Авторлар, мәкаләне язганда, кулланылган хезмәтләргә сылтама бирергә тиеш.
Хезмәтнең авторлыгы
Авторлык башкарылган тикшерү эшенең концепциясенә, эшне планлаштыруга, башкарылуына, эчтәлеген ачуга әһәмиятле өлеш кертүче затлар белән чикләнергә тиеш.
Хезмәтне язуга мөһим өлеш кертүче барлык затлар автордашлар буларак күрсәтелергә тиеш. Әгәр тикшерүче проектның нинди дә булса мөһим бер өлешендә катнашса, аңа рәхмәт белдерелергә яисә автордашлар исемлегенә кертелергә тиеш.
Хезмәтне язучы автордашларын куелган таләпләргә туры килүенә карап билгели, шулай ук мәкаләнең соңгы варианты булуга һәм аны бастыруга тәкъдим итүне барлык авторлар тарафыннан хуплануына гарантия бирергә тиеш.
Мәкалә бастыруга кабул ителгән очракта, ачыктан-ачык файдалануга урнаштырыла; авторларның авторлык хокуклары саклана.
Мәгълүматларны тарату һәм мәнфәгатьләр каршылыгы
Барлык авторлар кулъязмаларында хезмәтнең бәяләнү нәтиҗәсенә тәэсир итәргә мөмкин булган теләсә нинди финанс һәм башка шундый мөһим каршылыкларны күрсәтергә тиеш. Күрсәтелергә тиешле мәнфәгатьләр каршылыгына мисал буларак түбәндәгеләр керә: ялланып эшләү, консультация хезмәте күрсәтү, акцияләргә ия булу, гонорар, түләүле экпертиза, патент бирү, грантлар һәм башка финанс мәсьәләләре. Проектны башкаруга бәйле финанс ярдәменең барлык чыганакларын да күрсәтү зарур.
Бастырылган хезмәтләрдәге мөһим хаталар
Автор, үзенең мәкаләсендә хата яисә төгәлсезлек күрсә, бу турыда тиз арада хәбәр итеп, дөрес түгеллеге дәлилләп язылган мәкалә бастыру яисә мәкаләне төзәтү мәсьәләсендә журналның баш мөхәррире белән сөйләшүләр алып барырга тиеш. Әгәр баш мөхәррир, басылган хезмәттә мөһим хаталар җибәрелүен өченче тарафтан белсә, авторга тиз арада дөрес түгеллеген аңлатып язылган мәкалә бастыру яки хаталарын төзәтү мәслихәт яисә баш мөхәрриргә басылган хезмәтнең дөреслеген дәлилләп гариза язарга тиеш.
Плагиатны ачыклау
Журнал редакциясе нәшрият әдәбен саклау сәясәтен тормышка ашыруның барлык аспектларында, бигрәк тә мәкаләне кабат тәкъдим итү яисә плагиатлыкка шик туган очракта, фәнни җәмәгатьчелеккә ярдәм итү вазифасын үз өстенә ала.
Баш мөхәррир вазифалары
Бирелгән күрсәтмәләр редакция сәясәтенә һәм фәнни публикацияләр этикасы буенча комитет стандартларына җавап бирә (COPE’s Best Practice Guidelines for Journal Editors).
Хезмәтне бастыру карары
Баш мөхәррир журнал редакциясенә җибәрелгән хезмәтләрне бастыру турындагы карарны кабул итү өчен җаваплы.
Бу карар, гадәттә, хезмәтнең дөреслеген һәм журнал укучылары, тикшеренүчеләр өчен әһәмиятле булуын тикшерү нигезендә кабул ителә. Баш мөхәррир журнал редакциясе советының методик тәкъдимнәренә, шулай ук яла ягуны булдырмау, авторлык хокукын бозу, плагиат кебек юридик таләпләргә таяна ала. Мәкаләне бастыру карарын кабул иткәндә, баш мөхәррир редакция советы әгъзалары, яисә рецензентлар белән дә киңәшергә мөмкин (яисә фәнни-педагогик коллектив вәкилләре белән).
Гаделлек
Журналның баш мөхәррире тәкъдим ителгән хезмәтләрне авторның расасы, җенесе һәм сексуаль ориентациясе, дини мәсләге, этник чыгышы, гражданлыгы яисә сәяси карашларына бәйсез рәвештә бәяли.
Конфиденциальлек
Журналның баш мөхәррире, редакция советы хезмәткәрләре, редколлегия әгъзалары, әйдәп баручы мөхәррирләр хезмәтнең авторы, рецензентлар, потенциаль рецензентлар, редакция советы консультантлары, шулай ук нәшер итүчеләрдән кала, тәкъдим ителгән кулъязма турында читкә мәгълүмат таратырга тиеш түгел.
Мәгълүматларны һәм мәнфәгатьләр конфликтын фаш итү
Этик характердагы шикаятьләрне өйрәнү
Тәкъдим ителгән кулъязма яки басылган мәкаләгә карата этик характердагы шикаять бирелгән очракта, журналның баш мөхәррире нәшрият советы һәм редколлегия белән берлектә тиз арада чаралар күрергә тиеш. Бу чараларга авторның белдерү кәгазе, шикаятьне тикшерү, кирәк очракта, тиешле институт һәм тикшеренү оешмалары белән элемтәгә керә. Шикаять нигезле булган очракта, төзәтмә, кире кагу яки башка яраклы белешмә бастырыла. Этик характердагы һәр шикаять игътибарсыз калдырылмый, хәтта хезмәт басылып чыкканнан соң берничә ел үткәч бирелгән очракта да каралырга тиеш.
Хезмәт басылган журналга өземтә китерү
Баш мөхәррир яисә журналның җаваплы мөхәррире авторларны К(П)ФУ тарафыннан чыгарылган фәнни журналларга сылтама бирүне мәҗбүр итә алмый һәм кулъязманы бастыруга кабул итүдә мөһим шарт итеп куярга тиеш түгел. Сылтама бирүгә бәйле тәкъдимнәр хезмәтләрнең фәнни әһәмиятенә нигезләнергә һәм материалны яхшырту максатына йөз тотарга тиеш. Редакция коллегиясе әгъзалары бәяләмә язу барышында авторларга чыганаклар тәкъдим итә ала, әмма бу тәкъдимнәр К(П)ФУ тарафыннан чыгарылган журналларның кайсы да булса берсенә мәҗбүри сылтама бирү күрсәтмәләренә кайтып калырга тиеш түгел.
Рецензентларның бурычлары
Һәрбер мәкаләне тәкъдим ителгән материалның дәрәҗәсе, ачык итеп бәян ителүе, журнал юнәлешенә туры килүе, нәтиҗәләрнең яңалыгы һәм дөреслеге турында нигезле һәм тәнкыйть фикерләрен урынлы җиткерә белгән кимендә ике эксперт тикшерә.
Рецензент түбәндәгеләрне башкарырга тиеш:
1. Мәкаләдә бәян ителгән материалның журнал юнәлешенә ярашлы булуын билгеләргә.
2. Мәкалә эчтәлегенең актуальлеген, ягъни бәян ителгән материалның дәрәҗәсе хәзерге фәнни-техник казанышларга туры килү-килмәвен бәяләргә.
3. Ирешелгән нәтиҗәләрнең фәнни һәм гамәли әһәмиятен бәяләргә.
4. Мәкалә материалын формалаштыруга куелган таләпләрнең ни дәрәҗәдә исәпкә алынуын күрсәтергә: мәкаләнең күләме туры килүе, рус, татар һәм инглиз телләрендә аннотация, әдәбият исемлеге, текстта аңа сылтама булу, авторлар турында белешмә телефоннары һ.б.
5. Мәкаләдә китерелгән материалга сыйфат һәм/яки сан ягыннан бәя бирергә:
– фактик
– иллюстрацияле.
6. Китерелгән мәгълүматларның тулылыгын һәм дөреслеген бәяләргә.
7. Файдаланылган (яки китерелгән) билгеләмәләрнең һәм тәгъбирләрнең дөреслеген бәяләргә.
8. Материалның әдәби стильдә язылуына бәя бирергә.
9.Мәкалә турында нигезле нәтиҗәләр ясарга, гомумән, искәрмәләр һәм кирәк очракта аны яхшырту йөзеннән тәкъдимнәр кертергә.
Хезмәтне бастыру турында карар кабул итүдә катнашу
Бәяләмә язу барышы баш мөхәрриргә хезмәтне бастыру турында карар кабул итәргә ярдәм итә, шулай ук баш мөхәррир хезмәтнең авторы белән сөйләшүләр алып бара ала. Бәяләмә язу фәнни багланышларның журнал редакциясендә кулланыла торган төп фәнни методының аерылгысыз өлеше булып тора. Журнал редакциясе фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренең К(П)ФУ тарафыннан чыгарылган басмаларда үз мәкаләләрен бастырырга теләгән тикшеренүчеләр бәяләмә язуда катнашырга тиеш дигән фикерләренә кушыла.
Конфиденциальлек
Карауга тәкъдим ителгән теләсә кайсы хезмәт конфиденциаль документ булып санала. Хезмәтләр мөхәррирнең вәкаләтле затларыннан кала киң җәмәгатьчелеккә таратылмый.
Объективлык стандартлары
Бәяләмәләр объектив булырга тиеш. Автор адресына булган шәхси тәнкыйть муафыйк саналмый. Рецензентларның, үз фикерләрен ачык рәвештә белдереп, төпле дәлилләр белән ныгытуы мәслихәт.
Чыганакларны формалаштыру
Басылган хезмәтләргә тиешле сылтама бирелмәгән фрагментларны тану - рецензентның төп бурычларынннан берсе. Ниндидер күзәтү, нәтиҗә, дәлил безгә кадәр әйтелгән дигән раслау сылтамада күрсәтелергә тиеш. Шулай ук рецензент баш мөхәррирнең игътибарын тәкъдим ителгән мәкаләнең рецензентка билгеле нинди дә булса басма хезмәт белән охшашлыгына юнәлтергә тиеш.
Мәгълүматларны тарату һәм мәнфәгатъләр каршылыгы
Тәкъдим ителгән хезмәттәге басылмыйча калган материаллар авторның язма ризалыгыннан башка рецензент тикшеренүләрендә кулланыла алмый. Бәяләмә язу барышында конфиденциаль мәгълүматлар таратыла һәм шәхси мәнфәгатьләрдә файдаланыла алмый. Рецензент көндәшлектән, хезмәттәшлектән яки хезмәткә караган авторлар һәм оешмалар арасындагы башка мөнәсәбәтләрдән туган мәнфәгатьләр каршылыгы булган очракта, тәкъдим ителгән хезмәтне караудан баш тартырга тиеш