Гаиләдә баланың үз-үзен тотышына, аның карашлары форма-лашуга, гомумән, аңа тәрбия бирү эшенә игътибар итмәү нәтиҗәсендә ул тора-бара «кыен бала»га әверелә. Моның сәбәпләре күп-төрле. Хәзер шуларның кайберләренә тукталып үтик. Менә алар:
Кыен үсмерләрдә мин-минлек аеруча көчле була. Шуңа күрә дә, бәлки, алар кыеннардыр. Гадәттә, аларга нормаль балалар да иярә. Бертөрле балалар әти-әниләренең рәхимсезлеге, ваемсызлыгы аркасында усалланалар. Андыйларның күңелен җылы сүз белән «эретергә» кирәк. Кайберләрен ата-аналар, артык иркәләп, үзләре үк бозалар.
Үсмерләр, гадәттә, олыларның яклавыннан һәм кайгыртучанлыгыннан котылырга омтыла. Әгәр инде ата-аналар алар белән уртак тел тапмаса, ул чакта үсмерләр өйдән бөтенләй читләшә.
Балаларның эчке дөньясын үстерү һәм тәрбияләү – бик четерекле һәм катлаулы эш. Билгеле, аларга үз карашларыңны көчләп тагарга ярамый. Дусларча сөйләшүләр юлы белән вакытында бергәләп дөрес фикергә килергә тырышырга, шул ук вакытта ышандырырлык итеп сөйли белергә дә кирәк. Чөнки сүз, ничек әйтелүенә карап, кешене дәвалый да, чиргә дә сала ала. Киңәш бирү ансат, ә менә үтәве бик җиңел түгел.
Малайларны чын ир итеп аталар тәрбияләргә тиеш. Аларда ирләргә хас булган сыйфатлар (кыюлык, тәвәккәллек, батырлык, түземлелек, хатын-кызларны ихтирам итә белү, ярдәмчеллек һ.б.) булдырырга кирәк.
Кыскасы, кыен үсмерләр мәсьәләсен ата-аналар, педагоглар игътибар үзәгендә тотарга, бу мәсьәләне хәл итү өчен алар тәрбия эшенә комплекслы карарга, шул юнәлештә даими эш алып барырга, ягъни иҗади эш итәргә тиешләр.