Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы татар ономастика фәненә нигез салучы, Казанда ономастика мәктәбен булдыручы, йөзләгән шәкертләр тәрбияләгән күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, шагыйрь академиясе академигы шагыйрь Гомәр Фәез улы Саттаровның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.
Кичәне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул Гомәр Саттаровны энциклопедист-галим дип атады. Гомәр абыйның татар лексикологиясе, ономастика, диалектология, тел тарихы өлкәсендәге хезмәтләре Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә зур танылу алды», – диде ул.
Кичәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү процессын укыту-методик чаралар белән тәэмин итү секторы мөдире Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Мөслимова Ленария Радик кызы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Хисамов Олег Ришат улы, татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Россия Федерациясе Гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр, Тукай премиясе лауреаты Галиуллин Тәлгат Нәби улы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Казан халык депутатлары Советының Мактау грамотасы иясе, Хезмәт ветераны Таҗиева Лена Кәлимулла кызы, Гомәр Фәезович Саттаровның улы – танылган архитектор, архитектура фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган архитекторы, Тукай бүләге иясе, СССР Архитекторлар, Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы Айвар Гомәр улы Саттаров катнашты.
Гомәр Фәез улы Саттаровның тормыш юлы, бер яктан, сикәлтәле-катлаулы; икенче яктан, уңышлы да. Балачагы дәһшәтле сугыш елларына; үсмер еллары сугыштан соңгы авыр вакытка туры килгән егетнең белемгә, зур шәһәргә омтылуы үзе үк соклану уята.
Галимнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән Гомәр Фәез улының элеккеге аспиранты, докторанты, аның дәрәҗәле шәкертләреннән берсе татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллинага таныштырды.
Гомәр Фәиз улы Саттаров – профессор, атаклы галим, танылган тюрколог-ономаст, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр Академиясе академигы, Казан тюркология мәктәбенең данлыклы вәкилләренең берсе.
Гомәр Фәиз улы Саттаров 1932 нче елның 2 июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый һәм Тубыл дәүләт педагогия институтына татар теле укытырга җибәрелә. Берничә ел эшләгәч, кире Казанга кайта, 1959 нчы елда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны уңышлы тәмамлый һәм яшь галим буларак ул татар теле кафедрасына ассистент булып хезмәт итә. 1963 нче елда күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.
1975 нче елда “Татар антропотопонимнары” дигән темага докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.
Гомәр Фәиз улы Казан төрки-татар ономастикасы мәктәбенә нигез сала, аны үстереп, биш дистәгә якын фән кандидаты, тугыз доктор әзерли; татар теле белеменең һәм тюркологиянең яңа тармагында киң колачлы эшчәнлек алып бара. Ул – татар теле гыйлемен, лексикологиясен һәм төрки-татар ономастикасын өйрәнүгә багышланган 26 монография һәм 560 тан артык мәкалә, фәнни-методик хезмәт һәм басмалар авторы буларак, Россиядә генә түгел, төрки дөньяда да дан казанган галим.
Әлеге кичәдә галимнең улы Айвар Саттаров истәлекләре белән бүлеште. Гомәр Фәиз улының хезмәттәшләре һәм аның укучылары галим турында якты хатирәләр һәм матур сүзләр белән искә алдылар. Барысы өчен дә Гомәр абый кешелекле, ярдәмчел хезмәттәш, олы җанлы, киң күңелле, шул ук вакытта гаҗәеп гади кеше буларак истә калган.
Чараны татар филологиясе һәм журналистика юнәлешенең 1 нче курс студентлары Тимербаева Динә һәм Фәритов Артур алып бардылар. Студентлар Гомәр Саттаровның татар теленә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичәдә филология фәннәре докторы, профессор Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызының чыгышы истәлекләргә бай булды. “Бүген Гомәр Фәизович турында әйткән барлык сүзләр аның рухына изге дога булып ирешсен иде,” – диде.
Искә алу кичәсе Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладылар.
Мәгълүматны 1 курс студенты Гөлинә Минҗәләева, түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.