31нче март көнне университетыбызда татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, профессор, тәнкыйтьче, 55 ел студентларга белем биргән Хатыйп абый Миңнегулов кунакта булды. Очрашубызның Ислам диненең 1100 еллыгына багышлануы аеруча кызыксыну уятты. Дин һәм әдәбият бәйләнеше, Ислам диненең әсәрләрдә һәм язучы тормышында тоткан урыны турында фикер алшытык. Хатыйп абыйның безгә җиткерергә теләгән фикере үз тормыш хатирәләре белән үрелеп барды. Борынгы әдәбиятка тагын бер әйләнеп кайтып, барлык язучыларын, шагыйрьләрен барлап чыктык. “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк” - ди борынгылар. Без бүген моның мәгънәсенә тагын бер кат төшендек. Хатыйп абый без белмәгән бик күп фактлар сөйләде. Ул әйткән һәр кызыклы мәгълүматны без куңел дәфтәрләребезгә бик кадерләп салып бардык. Мондый бөек шәхескә студентларның да сораулары күп иде. Мөгаллимебез үз чиратында һәрберсенә дә төпле җаваплар кайтарды. Татар милли рухы сакчыларыннан берсе буларак, милләт һәм тел темасын да кузгатмыйча калмады. “Милләт була икән, татар әдәбиятының киләчәге бар” – ди Хатыйп абый. Татар милләтенең язмышы безнең кулда, телебезне саклап калу безнең бурычыбыз икәнен тагын бер кат искәртеп үтте. Бу күпкырлы шәхеснең басылып чыккан китаплары безнең өчен хәзинә, бездән алдагы буыннарга алыштыргысыз зур мирас булып тора. Безгә җиткергән һәр мәгълүматы, тарих белән тагын да тирәнтен таныштыруы өчен без Хатыйп абыйга чиксез рәхмәтле.
Барыбызга да бик кирәкле һәм файдалы очрашуны оештырган яраткан укытучыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Ихсановнага да 10.2-102 төркеме исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.