Дания Фатыйх кызы Заһидуллина,
Татарстан Республикасы Фəннəр академиясе,
Россия, 420111, Казан ш., Бауман ур., 20 нче йорт,
zagik63@mail.ru.
Бəялəмəдə күренекле əдəбият галиме, язучы, энциклопедик мəгълүматлы шəхес Мөхəммəт Сөнгать улы Мəһдиевнең фəнни мирасын туплаган «Сызып ак нур белəн…» хезмəте анализлана, шулай ук аның шəхесе, миллəтнең мəдəни мирасын халыкка кайтару юлындагы көрəше билгелəнə. Рецензент М.Мəһдиевнең гыйльми һəм публицистик эшчəнлеге тармакларын, масштабын барлый, ул өйрəнгəн шəхеслəр һəм вакыйгаларны, галимнең аларга якын килү үзенчəлеген билгели. М.Мəһдиевнең мəкалəлəре «көнитеш тарихы» («история повседневности») методологиясенə нигезлəнеп язылганга күрə, аларда галим сүз алып барган заман, кешелəрнең тормышы-эшчəнлеге көнкүреш вакыйгаларында, детальлəрдə, сурəтлəрдə тасвирлана, реконструкциялəнə. Моннан тыш, əлеге методология миллəт тарихындагы аерым чорларның психологик атмосферасын, фикри-гакълый халəтен, кешелəрнең яки миллəтнең менталитетын, шул вакытта хөкем сөргəн кичерешлəр һəм омтылышларны аңларга, күңел аша уздырырга ярдəм итə. Бəялəмə авторы М.Мəһдиевнең гыйльми-публицистик мирасына югары бəя биреп, язмаларның киң тарихи- мəдəни фонда яктыртылуына игътибар итə. Киңкырлы белемне язучы таланты белəн куша алган М.Мəһдиевнең шəхеслəр тарихыннан миллəт тарихына хəрəкəт итүен билгели. Галимнең татар мəдəнияте тарихындагы урынын халкыбызның олы галимнəре, зыялылары, фикер иялəре Гали Рəхимнəр, Газиз Гобəйдуллиннар, Җамал Вəлидилəр белəн бер биеклектə дип ассызыклый.
Төп төшенчəлəр: татар əдəбияты белеме, «көнитеш тарихы», татарларның тарихи-мəдəни мирасы, Мөхəммəт Сөнгать улы Мəһдиев, гыйльми һəм публицистик эшчəнлек.