Рәмилә Яруллина-Йылдырым,
Адыяман университеты,
Төркия, 02040, Адыяман ш., Алтыншәһәр мәхәлләсе, 3005 урам No: 13,
ramile@inbox.ru.
Мәкаләнең керешендә җәмгыятьнең бер парчасы саналган гаиләнең ижтимагый тормышта тоткан урыны, тарихи һәм мәдәни вакыйгалар тәэсирендә гаилә модельләренең дә үзгәрү сәбәпләре бәян ителә. Төп өлештә татар һәм төрки халыкларының милли һәм рухи сыйфатлары яктылыгында гаилә темасына бәйле проблемаларның яңара һәм катлаулана баруы әдәби әсәрләр мисалында исбатлана. Милли идеяләр көчәя башлаган XIX гасыр – XX гасыр чикләре әдәбиятыннан алып бүгенге әдәбиятка кадәр кыскача күзәтү юлы белән, һәр чор әдәбиятында гаилә төшенчәсенә салынган мәгънәнең үзгәреш кичерүе аңлатыла. ХХ гасыр башы язучылары иҗатында кеше бәхете милләткә хезмәт итүдән тыш гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә, гореф-гадәтләргә һәм белем-тәрбиягә бәйләп карала. Октябрь инкыйлабыннан соң идеологиянең үзгәрүе тәэсирендә совет әдәбиятында кеше язмышы җәмгыять яшәеше белән тыгыз бәйләнештә бирелергә тиеш була. Шәхеснең җәмгыять һәм партия эшләрендә «йотылуы» гаилә тормышына карашны үзгәртә. Бу хәл егерменче еллар әдәбиятында чагылыш таба. Соңрак татар әдәбиятында шәхес, гаилә, җәмгыять мәнәсәбәтләре сәбәп-нәтиҗәләр бәйләнешендә, иҗтимагый һәм психологик анализ тирәнлегендә тасвирлана. Танзимат карары игъланыннан соң, төрек җәмгыятендә башланган алмашынулар шулай ук гаилә эчендәге үзгәрешләргә сәбәп була. Гаилә әгъзалары мөнәсәбәтенә Европа гадәтләренең үтеп керүе, тарихи һәм мәдәни вакыйгаларның гаиләгә йогынтысы, гаиләдә атаның һәм хатын-кызның роле кебек мәсьәләләр төрек әдәбияты әсәрләре үрнәгендә ачыла.
Төп төшенчәләр: татар әдәбияты, төрек әдәбияты, чор, гаилә төре, уртак әхлакый кыйммәтләр, шәхес язмышы.