Үрмәкчедән күрмәкче, ди татар халкы. Журналистика никадәр ирекле, иҗади һөнәр булмасын, яшьрәкләр тәҗрибәле журналистлардан үзләре өчен нинди дә булса яңалык, дәрес алып калырга тырыша. Университетта уку дәверендә мондый мөмкинлекләр шактый була. Менә шундый бер мастер-классның кунагы - “Яңа гасыр” каналында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы алып баручысы Фәнис Камал. Танылган алып баручы үзенең журналист тәҗрибәсен Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты студентлары белән уртаклашты, аларның сорауларына тулы һәм кызыклы җавапларын бирде. Әлеге әңгәмәдән өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-Фәнис абый, сүзне мәктәп елларыннан башлыйк әле...
-Үзем мин Кукмара районы Манзарас авылында туып, җиде яшьтә Казанга күченгән егет. Якынча тугыз яшемдә русча сөйләшергә өйрәндем генә әле мин. Казанда татар егетләр лицеен тәмамладым, аннан кала әле тагын милиция лицеенда укыдым. Ул вакытта оперативник булырга хыялланган идем. ЭЭМ системасыннан безне укытырга килеп йөргән офицерлар “сәләтең бар, тырышсаң булдыра аласың”, - дияләр иде. Тик мин лицейны тәмамлаганнан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Ул югары уку йортын сайлавымның сәбәбе -шул ул елларда экономистлардан һәм юристлардан да күбрәк кеше булмавыдыр. Шуңа да әлеге һөнәрләрне кирәк дип тапмадым. Нишләптер күңел иҗатка тартты, бәлки генның бер коды да моңа тәэсир итеп куйгандыр. Чөнки әтием минем язучы – Заһид Мәһмүди. Университеттан режиссер һәм педагог дипломы белән чыктым. Инде беренче курска укырга кергәч тә бишенче курсларның диплом спектаклендә уйнадым. Күрәсең, мин үземнең активлыгым белән аларны шаккаттырганымдыр. Шул вакытта ук миңа бик катлаулы роль башкарырга туры килде.
-Мәдәният университетын тәмамлаган егет журналистикага ничек килеп эләккән икән?
-Университетның икенче курсында укыганда ук мин шундый игълан ишеттем, янәсе ГТРК нигезендә яшьләр өчен махсус FM ешлыгында “Болгар радиосы” оештырырга җыеналар икән (Хәзерге Болгар радиосы – И.А.). Шулай итеп мин радиога кастингка киттем. Ул вакытта кигбоксинг белән шөгыльләнә идем. Өстемдә спорт костюмы, аякта кроссовки. ГТРК “Татарстан” бинасы янына килеп җиткәч, ишек төбендә торучы сакчы егетләр: “син инде соңга калдың, кастингка хәйран кеше килде, сина, бәлки, киләсе елга гына килергә туры килер”, - диделәр. Мин бер генә киләм дип, җитәкчелекне күреп сөйләшергә булдым. Кастинг бит ул, анда күпме кеше сайлауның чиге юк. Шулай кердем, сөйләштем, көнен билгеләп куйдылар. Көнендә сәгатендә үк алып кереп киттеләр студиягә. Минем өчен бу гаҗәеп иде. Шунда ук миңа зур гына текст укырга куштылар. Аны алдан күрмәгән, белмәгән, ишетмәгән идем. Нәтиҗәдә, дистәләгән кеше арасыннан иң соңгысы булсам да калдым. Ул чакта кастингта катнашкан өч кеше эшкә калдык без, аның берсе хәзерге “Болгар радиосы” белән җитәкчелек итүче Илнур Фәйзрахманов, икенчесе – “Курай радиосы” директоры Марат Туктамышев, өченчесе мин. Бу 2001 елллар иде, ә инде 2004 елда мин “Спорт яңалыклары” тапшыруын алып бара башладым. Ул вакытта күп кенә спортчылар белән элемтәләрне ныгытып аерым тапшырулар эшләгән булды, әле “Ак барс” командасының күтәрелә башлаган чаклары бу. Телевидениядә спортчылар белән тыгыз аралашып торучы спорт комментаторлары гомумән юк иде. Күрәсең, җитәкчелек минем хезмәтемне күреп алган һәм шунда телевидениягә килергә һәм туры эфирда үземне сынап карарга тәкъдим иттеләр. Мин килдем дә, калдым. Ярты ел да узмагандыр миңа бер үк вакытта спорт яңалыкларын да, сәяси яңалыкларны да алып барырга тәкъдим иттеләр.
-Гадәттә журналистларның күбесе инде мәктәп елларында ук язу белән мавыга, шигырь-хикәяләр иҗат итә. Сездә дә шундый хәл булдымы?
-Әлбәттә булды. Минем махсус дәфтәрләрем дә бар иде, хәзер дә алар саклана. Дөресен генә әйткәндә, мин аларны инде ун елдан артык күрмәгәнемдер. Әнием “иҗат юбилееңа аларны чыгарып укырмын”, - дип алып каядыр хәстәрләп, җыеп куйды. Дөресен генә әйткәндә, мин әтием кебек үк язучы була алмам да. Хәзер инде соңдыр. Кем белә бит, кемдер 70 яшьтә дә язучы булып китә. Кечкенә чакта хикәяләр дә, мәкаләләр дә яза идем. Аларны әтигә алып килеп укыган да истә. Тик ул һәрвакыт мине тәнкыйтьләп торды, әтиемнең холкы шундый. Шулай да бу минем өчен файдалы гына булды, чөнки бу мине күбрәк язырга, белергә дәртләндерә генә иде. Матур әдәбият укыйм идем, аеруча да чит ил классиклары әсәрләрен. Лицейда укыганда “Яшь журналист” бәйгесендә беренче урынны алганым истә.
-Беренче тапкыр турыдан-туры эфирны искә төшерик әле? Тез буыннарын калтыраттымы?
-Дөресен генә әйткәндә, үзем дә шаккатам, тик мин беренче тапкыр эфирга чыкканда борчылу турында уйламадым да. Тапшыруны төшереп бетергәч, барып бер тәмәке тарттым да “нормально икән бу, бернәрсәсе юк”, дип уйлап кына куйдым. Бернинди дә каушау булмады, бернәрсәсе дә авыр түгел, уч тәпләре тирләмәгән. Ләкин икенче тапкыр чыкканда, күрәсең җитдилеген аңлап чыкканымдыр инде, минем уч төпләремне сөртеп бетерергә бернинди дә сөлге ярдәм итмәде. Мин лыч су булдым, тирләп пешеп чыктым, шулкадәр нык стресс кичердем. Ләкин каушау булмады, әгәр дә син каушыйсың икән тапшыруга “беттек” дигән сүз.
-Сез - туры эфирда эшләүче журналист. Туры эфирга чыкканда сезнең белән “ляп”лар, көтелмәгән очраклар еш буламы? Нинди очракны мисалга китерә аласыз?
-Көн саен диярлек. Заманында атаклы дикторларыбыз, алып баручылар турыдан-туры эфирда эшләр алдыннан унышар битле текстларны көн дәвамында тулысынча ятлаганнар. Дөрес, аларга җайлырак булган ул мәсьәләдә, чөнки яңалыклар ул вакытта көненә бер генә тапкыр чыга торган була. Безнең хәзер яңалыклар 5-6 сәгать саен чыга, анда инде ятласаң да, ятламасаң да Шекспир булып бетәсең. Алар суфлерга ышанып, өмет итеп тормаган. Ә хәзерге заман журналистының эше техникага корылган. Бөтен корреспондентларның диктор өчен язылган подвоткалары телесуфлерга чыгарыла. Ләкин менә шул телесуфлер яхшы гына эшләп торганда кирәкле моментта өзелеп куерга мөмкин. Андый вакытта алып баручылар үзләренең алымын куллана. Текстны суфлерга чыгаргач, кәгазьләрендә катлаулы урыннарны үзләре өчен сызып куялар. Ул “исходный ход” дип атала. Әгәр дә син төртелеп ялгышып калсаң да, җөмләне дәвам итә алмасаң да шушы “исходный ход” син җиткерергә теләгән мәгълүматның мәгънәсен җиткерергә мөмкинлек бирә. Тагын менә бер мисал. Элекеге студиядә безнең ишекләр шактый иде. Урам яктан да ишекләр бар иде, алар бөтенесе дә ачык тора. Берсендә, туры эфирда булганда яныма эт килеп утырды. Әлбәттә ул экранда күренми, өстәл каплап тора. Ул этне белмим дә, үзе күземә карап утыра. Мондый вакытта югалып калмаска кирәк, үзеңне кулга алырга. Песиләр кереп сырпалана башлаган очраклар да булды.
-Сез менә хәзер дә дикторлык сөйләве өстендә эшлисезме? Бәлки мәдәният университетында алган белемнәрегез сезне әле дә коткарадыр?
-Иртәнге яктан мин андый күнегүләр үткәрмим, әлбәттә. Ләкин һәр эфир алдыннан махсус күнегүләр ясыйм. Университетта өйрәткән әйберләрне искә төшерергә тырышам. Әгәрдә син ун елдан артык эфирда алып баручы буларак эшлисең икән инде үзеңнең ниндидер алымнарың да барлыкка килә башлый. Дикцияң ничек тизрәк ачылганын, нәрсә сиңа җайлырак икәнен үзең яхшы белә башлыйсың. Кайчакта без эшкә иртәнге тапшыруларны яздыру өчен иртәнге сәгать алтыда киләбез. Әле кичәге сюжетларыңны монтажлап бетереп иртәнге өченче яртыда өйгә кайтканнан соң, бөтен шәһәр аша килеп алтыда студиядә булырга кирәк. Дикцияңне көйләп бетерергә сиңа нибары биш-алты минут бирелә. Ул вакытта иң гади ысул - ике ручканы авызга кабу. Бер ручканы тешең белән эләктерсәң, икенчесен ирен белән дә эләктерергә тырышачаксың, шул ук вакытта текстны да аңлаешлы итеп укырга кирәк.
-Телевидениядә эшләүче журналист тышкы кыяфәте буенча һәрвакыт яхшы күренергә тиеш. Гел бер кием белән дә эфирга чыгып булмый. Сез киемнәрне үзегез сатып аласызмы? Һәм грим салуга мөнәсәбәтегез нинди?
-Миннән, гадәттә, “сез эфирга чыкканда иреннәрегезне буейсызмы, кашларыгызны да йолкытасызмы әллә?” дип сорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, минем иреннәрне буямыйлар, кашларым да үземнеке. Эфирга чыкканда пудра сөрттерергә туры килә инде, әлбәттә. Ул грим буларак кулланыла, чөнки без ут белән эшлибез. Бу этика, эстетика ягыннан да кирәк. Костюмнарны без үзебез сатып алырга мәҗбүр. Ләкин монда шундый таләп бар: ул кызыл төстә, чәчәкле-чуклы булмаска тиеш.
-Журналистика тәҗрибәгездә материал әзерләгәндә ялгышлар җибәргән очракларыгыз булдымы?
-Юк, Аллага шөкер, минем андый ялгышлар җибәргәнем юк. Чөнки мин тормышта да бөтен әйбергә дә җитди карарга тырышам, бар нәрсәне тикшерәм, белешәм. Профессиональ журналист һәрбер языласы материалының темасы буенча бар нәрсәне дә аңлап, тикшереп чыгырга тиеш. Аның бу яктан бернинди проблемасы да булырга мөмкин түгел. Ул, мәсәлән, балалар бакчасы турында гына язса да алдан анда барып сөйләшә, шалтырата: проблемалары бармы, юкмы, нәрсә белән ярдәм итергә кирәк, кемгә алар мөрәҗәгать иткәннәр. Теләсә нинди тематикага килгәндә журналист бөтен әйберне белеп эшләргә тиеш. Безнең журналистлар арасында примитив сүзләрне дә дөрес язмаган, “Эхо Москвы” радиосын белмәүчеләр, “нәрсә соң ул, киномы?” диючеләр дә бар. Ул аның ешлыгын белмәскә мөмкин, ләкин радио буларак, тыңламаса да, ул аны белергә тиеш.
-Журналистикадан тыш башка шөгыльләрегез бармы?
-Мин хәзерге вакытта "Mahmutfilm" (Мәхмүтфильм) дип аталган үземнең студиямне булдырдым. Безнең студия кино, видео ясау белән мәшгуль. Хәзерге вакытта телевидениядә эшләп, үзен таба алмаган яки үсү өчен мөмкинлекләр бирелмәгән профессиональ белгечләрне үзебезгә алабыз. Аларның профессиональ булуы бүгенге көндә безгә ике кыска метражлы фильм һәм берничә танылган җырчыга клип төшерү мөмкинлеге бирде. Бу студияне булдыруның сәбәбе бар. Дөресен генә әйткәндә, миңа инде хәзер 31 яшь. Телевидениядә барыбызның да көне-сәгате саналган, гомер буе анда эшләп булмас. Шуңа да аерым юнәлештә эшләп китәсе килде. Безнең студиянең максаты – татар кешесенә яхшы татар фильмнары тәкъдим итү, аларны төшерү. Хәзерге татар фильмнарыннан мин дә, башка режиссер белеме булган кешеләр дә бик үк кәнагәть түгел. Шуның кадәр примитив сценарийлар, төшерү ысуллары... Татарстан - Россиядә иң алга киткән регион. Киноиндустриядә бернинди алга китешләр дә булмау мине нык үпкәләтә.
-Фильмнар төшерүнең финанс ягы да бар бит әле. Аны ничек хәл итәсез?
- Аллага шөкер, хәзерге көндә безнең татар кешеләре арасында мөмкин кадәр финанс ярдәм күрсәтергә теләүчеләр җитәрлек. Ләкин аларның төп таләбе – сыйфатлы булсын. Фильмнар бер карап, онытырлык булырга тиеш түгел. Фильмнар өчен сценарийларны әтием яки мин язам, ул яктан проблемалар юк. Актерларга килгәндә, безнең максат – яңа йөзләр ачу. Безгә гади кешеләр кирәк, алар арасында профессиональ актерлардан күпкә сәләтлеләре бар. Күптән түгел Кукмара районында кастинг уздырган идек, күрше Киров өлкәсеннән дә килүчеләр булуы сөендерде, әлбәттә.
-Булачак журналистларга киңәшләрегез бармы?
-Әгәр дә профессиональ журналист булырга теләсәгез күп укырга тырышыгыз. Яңалыклар белән һәрдаим танышып барыгыз. Чын журналист бар нәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Тәҗрибәле журналист булыр өчен телевизор карап, интернетта утыру гына җитди, матур әдәбиятны да уку мөһим.