23 март көнне КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар кафедрасы студентлары һәм укытучылары язучы, журналист, “Бәллүр каләм” иясе Гөлсинә Галимуллина белән очрашты.
Мастер-класс барышында Гөлсинә ханым безгә үз мисалында ничек итеп популяр язучы булырга мөмкин булганы хакында тәфсилләп сөйләде. “Минем әсәрләремне бөтен дөнья буенча татар халкы укый, туган якка кунакка кайтучылар аша чит илләргә дә берәр кап китапларымны биреп җибәрәм”, - дип башлады ул сүзен. Мәсәлән, Германиягә китеп баручы Муса Маликовның чемоданы эчендә дә Гөлсинә апаның китапларын күрергә мөмкин. Гөлсинә апа иҗади очрашуларга да бик күп йөри. Себер татарлары янына да ул инде кыска вакыт эчендә ике тапкыр барып кайтырга өлгергән. Аның китапларын яратып укыйлар, яңа әсәрләрен һәрчак көтеп алалар, кунакка да даими дәшеп торалар. Үз укучысына якын булуы да аның китапларының популяр булуына йогынты ясамый калмый, әлбәттә.
Гөлсинә апа әсәрләрендә чын тормыш турында яза, геройлары да реаль шәхесләр. Шуңадыр, бәлки, аның әсәрләреннән ихласлык, самимилек бөркелеп тора. Укыган саен укыйсы килә. Ул үзе дә һәр әсәре турында яратып сөйли, һәр героен хөрмәт итә. Юкка гына язучылар үз әсәрләрен “балам кебек якын”, димиләрдер.
Очрашу барышында шулай ук Гөлсинә Галимуллина безгә әсәр язу процессы хакында сөйләде. “Чәй эчәргә дә онытып, көннәр буе язарга мөмкинмен. Илһам ташкыны килгән чакта гаиләдәгеләргә: “Үз көнегезне үзегез күрегез”, - дим дә, иҗат итә торган почмагыма – йортыбызның икенче катына менеп китәм. Алар, әлбәттә, мине аңлый, борчып йөрмиләр”, - ди ул елмаеп.
Гөлсинә Галимуллинаның юмарт икәнлеген аның әсәрләре аша да белә идек – ул һәр әсәрендә диярлек башка язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен, шигырь юлларын куллана. Очрашуга да Гөлсинә апа буш кул белән килмәгән иде. Кафедрабызга Рәхмәт хаты, баллы күчтәнәч һәм искиткеч гөл бүләк итте. Тагын бер гөлне Гөлсинә ханым кафедрабыз җитәкчесе Васил Заһитовичка, икенчесен укытучыбыз Рәсимә Муллаяновнага тапшырды. Пакеттан чыкканда ялгыш кына сынып киткән гөлнең бер яфрагын укытучыбыз Илһам Фаилевич үзенә алды. Ул да, бәлки үсеп китеп, тамыр җибәрер. “Өметсез – шайтан”, - диләр бит.
Очрашуның иң “тәмле” мизгеле ахырдан булды. Гөлсинә апа безгә зур яңалык – үзенең хыялын җиткерде. Беркөнне бакчада агач кәүсәләрен агартып йөргәндә ул безнең бүлек судентлары өчен премия булдырырга карар кыла һәм шул мизгелдә үк Васил Заһитовичка шалтыратып, бу фикерен әйтә. Васил абыйның да агач кәүсәләре агартып йөргән чагы икән һәм ул бу фикерне бик теләп кабул итә. Шулай итеп, бу елдан башлап, яхшы укучы безнең кафедра студентларына Гөлсинә Галимуллина исемендәге премия бирелә башлаячак! Димәк, зачет һәм имтиханнарны югары балларга бирү өчен янә бер сәбәп булды. Инде лекцияләрне мөмкин кадәр әзрәк “тозлап”, сессияне уңышлы ябу өчен тырышырга гына кала.