Нурия Мидхат кызы Мифтахетдинова,
Татарстан Республикасы Милли музее,
Россия, 420011, Казан ш., Кремль ур., 2 нче йорт,
nurija08@yandex.ru
Мәкаләдә күренекле полиграфист, шрифтлар остасы, дәреслекләр авторы М. Идрисовның әдәби эшчәнлеге тикшерелә. Күпкырлы талант иясенең «Юк очарга канатым», «Бәхет билеты» хикәяләре 1916 елда «Аң» журналында басылып чыга һәм алар фәнни хезмәтнең бәяләү объекты булып тора. Әдәби әсәрләрнең идея-эстетик үзенчәлекләре аның тикшерү предметын билгели.
Хикәяләрдә ХХ гасыр башы әдәбиятына хас сәнгатьчә фикерләү ысулы, мәдәниятара бәйләнешләр, геройларның хис-кичерешләре бирелешендә кеше белән музыка аһәңе, табигать күренешләрен кешелек дөньясы белән тәңгәлләштерү кебек үзенчәлекләр күренә. М. Идрисовның «Бәхет билеты» хикәясенең ХХ гасыр башы әдәбиятындагы сатира жанрын тулыландыручы әсәрләрнең берсе булуы ассызыклана.
Төп төшенчәләр: татар әдәбияты, Мөхәммәт Идрисов, хикәя, жанр, әдәби бәйләнешләр, иҗтимагый фикер, мәдәният