Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбендә
I фәнни-гамәли конференция
Россия президенты Владимир Путин Рус география җәмгыятенең попечительләр утырышын уздырганда география белән кызыксынуны арттыру кирәклеген ассызыклап, бу фән рус теле, әдәбият һәм тарих кебек үк, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный, дип белдергән иде. Россия укучылары Зур каньонның кайда икәнлеген белсә дә, илебез картасында Баргузин тыюлыгын таба алмый; географик диктант нәтиҗәләре дә студентларның, яшь специалистларның бу өлкәдә белемнәре сай булуын раслый, диде ул.
География, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге эшләрнең нәтиҗәләрен киңрәк тарату максатыннан Казан федераль университетының икъдисад, идарә һәм финанслар институты Татарстан республикасы мәктәпләрендә фәнни-гамәли конференцияләрне еш үткәрә. Шундый конференцияләрнең берсе 18 апрель көнне Сарман районы Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте. Конференцияне оештыруга педагогия фәннәре докторы, КФУ профессоры Илгизәр Тимергали улы Гайсин җитәкчелек итте. Илгизәр Тимергалиевич һәм педагогия фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Ания Галиәкбәр кызы Кыямова конференция эшендә катнашып фәнни җитәкчелек иттеләр.
Бу чара “Мәктәп һәм вузда табигать һәм география фәннәрен укытуга заман таләпләре” исеме астында узып, республика районнарының төрле фән укытучыларын берләштерде. Программада каралган Зур Нөркәй мәктәбе укытучылары әзерләгән мастер-классларда булганнан соң, 60тан артык педагог, 4 секциягә бүленде. Алар үзләренең тәҗрибәсеннән чыгып, география, экология, рус, татар әдәбияты кебек фәннәрнен предметара бәйләнешен күрсәтеп, чыгышлар ясады, түгәрәк өстәл артында үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде. Иң лаеклы фәнни эшләрдән фәнни җыентык нәшер ителде.
Көннең икенче яртысында конференция җитәкчеләре И.Т.Гайсин, А.Г.Кыямова, БДИ эшләрен тикшерүче комиссия членнары буларак, районның география укытучылары өчен семинар оештырды. Алар географиядән имтиханга әзерләүнең, имтихан бирүнең үзенчәлекләрен яктырттылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Зур Нөркәй урта мәктәбенең, Җәлил гимназиясенең география укытучылары Сахбутдинова Зилия Флюровна, Гараева Венера Азатовна семинарның практик өлешендә төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Конференция һәм конференция кысаларында үткәрелгән семинар барлык укытуылар өчен үзбелемнәрен үстерүдә бер баскыч булып, аларны яңа иҗади эзләнүләргә рухландырды, үсеш өчен яңа юллар ачты.