Дания Фатыйх кызы Заһидуллина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,
Россия, 420111, Казан, Бауман ур., 20,
zagik63@mail.ru
Дөнья әдәби барышында бербөтен итеп карала торган милли әдәбиятлар, үз чиратында, гаять үзенчәлекле сыйфатларга ия булалар. Һәр милли мәдәнияткә хас традицияләр аерым милләтләрнең дөньяга карашы, менталитеты, психологик халәте турында күзаллау хасил итә. Шуңа күрә дә әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм формасындагы милли аерымлыкларны өйрәнү мөһим. Әдәбияттагы читләтеп әйтү алымнары, бигрәк тә татар әдәбиятындагы «икенче эчтәлек тудыру» шундыйлардан. Татар әдәби барышында үсеп-үзгәреп, әлеге күренеш «эзоп теле» әдәби алымына әверелә.
Урта гасырлар төрки-татар әдәби текстларындагы «яшерелгән» мәгънә әдәбиятта дини дөнья сурәтен тудыру белән бәйле була. Бигрәк тә суфи әдәбияттагы кешенең Илаһи белән кушылырга омтылышы «икенче» эчтәлек барлыкка китерә. Суфичыл символларга яшерелгән әлеге «икенче» эчтәлек, асылда әдәби әсәрнең төп эчтәлеге буларак, яшәеш нигезләре хакында дини күзаллау булдыра.
ХХ йөз башында дөньяви әдәбият формалашу бу күренешнең үзгәрүенә сәбәп була. Суфичыл символлар, дини эчтәлекне югалтып, дөньяви мәгънәләр белдерә башлый. Алар ярдәмендә яшәешкә фәлсәфи бәя бирелә.
1917 елдан соң татар әдәбиятындагы бу күренеш активлыгын югалта. Ләкин «икенче эчтәлек тудыру» традициясе Г.Кутуйның гражданлык лирикасында кабат барлыкка килә. Автор позициясе һәм лирик герой позициясе арасындагы каршылык «яшерелгән мәгънәгә» ишарә ясый. Белеме буенча филолог, эстет һәм интеллектуал Г.Кутуй 1920 еллар шигъриятендә үзенчәлекле лирик герой – «массалар вәкиле», үткәннең барлык кыйммәтләрен кире кагучы нигилист образы тудыра. Үзен тәрбияләп үстергән абыйсын үтерүче, яки узган чорлар мәдәниятеннән баш тартучы лирик герой чор символына әверелә. Әлеге мәдәният тибына хас читләтеп әйтүләр системасы төрле сыйфаттагы әдәбилек модусларын белдерергә мөмкинлек бирә. Икенче эчтәлектә трагик пафос – ирония белән кушыла һәм дөньяга экзистенциаль караш белдерергә ярдәм итә.
1960 елларда Г.Афзал иҗатында әлеге күренеш тулы канлы «эзоп теле» алымына үсеп җитә. Шагыйрь милли әдәбият өчен өр-яңа кеше концепциясе белән чыгыш ясый: куркак, мескен, икейөзле кешене тоталитар режим җимеше дип тәкъдим итә.
Төп төшенчәләр: татар әдәбияты, милли мәдәни традиция, әдәби алым, икенче эчтәлек тудыру, «эзоп теле», символ, лирик герой.