Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,
420111 Россия, Казан, Бауман ур., 20,
m.z.zakiev@mail.ru
Фәнни мәкаләдә авторның тел тамгасы һәм синтаксик күренеш буларак гади җөмләнең структур схемалары төшенчәсенә карашы бирелә. Мәкаләдә тел белгечләренең, рус һәм төрки-татар телләре галимнәренең хезмәтләрендә структур схемаларны өйрәнүгә бәйле аңлатмалары бәян ителә. Татар телендә гади җөмләләрнең структур схемалары карала. Нәтиҗәдә, татар сөйләмен тикшереп, гади җөмләләрнең 52 җыйнак җөмлә калыбы билгеләнә: аларның 50 се − ирекле (синтаксик) калып, 2 се − фразеологик калып. Татар телендә гади җыйнак җөмләләр 50 ирекле грамматик калыпка нигезләнеп төзелә: шуларның 32 се − ике составлы, 18 е − бер составлы калыплар. Ирекле калыпларның саны төрки тел белемендә яшәп килгән грамматик категорияләр классификациясенә, аерым алганда, наклонение категориясенең төркемнәренә нигезләнеп билгеләнә. Җәенке җөмләнең грамматик модельләрен өйрәнгәндә, чагыштырма-тарихи һәм контрастив тикшеренүләрне җиңеләйтә торган сөйләм төзелешенең яңа яклары ачылырга мөмкин. Җөмләләрнең грамматик калыпларын һәм аларның формаларын, мәгънәләрен җентекләп өйрәнү татар сөйләмен модельләштерүнең зур мөмкинлекләрен күрсәтә.
Төп төшенчәләр: структур схема, грамматик калып, татар сөйләме, гади җөмлә, ике компонентлы схема, бер компонентлы схема.