Əлфəт Мəгъсүмҗан улы Закирҗанов,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
alfat_zak@mail.ru.
Хəзерге татар драматургиясендə төрле юнəлештə җитди эзлəнүлəр бара. Авторлар чынбарлыкның реалистик һəм романтик сурəтлелеге белəн бергə, яшəештəге серле, еш кына аңлап-аңлатып бетерү мөмкин булмаган күренешлəргə, кешенең чиктəш халəтенə, аның хис- кичерешлəрен бинар оппозициялəрд ə белдерүг ə актив м өрəҗəгать итəлəр. Драматурглар, шуларны укучы-тамашачыга тулырак җиткерү өчен, шартлылык, метафорик тасвирлау, символлар, мифология, архетиплар кебек алымнар һəм чаралардан иркен файдаланалар. Язучыларның əдəби-эстетик эзлəнүлəренə бəйле яңа дөнья иҗат итүе, чынбарлыкны ерак үткəндəге күзаллаулар, психологик һəм физиологик эмоциялəр белəн бəйлəнештə өйрəнү, язучының аң төпкелендə чагылган кыйммəтлəр һəм төшенчəлəр əдəби əсəрлəрнең эчтəлек һəм форма катламында мифларның урын алуына китерə. Хəзерге сəхнə əдəбиятында мифологизмның түбəндəге төрлəре чагылыш таба: 1) борынгы кешелəрнең ышануына яисə куркуына бəйле барлыкка килгəн мифлар; 2) гомумилəштерелгəн һəм универсальлеккə дəгъва итүче образлар, күренешлəр; 3) үткəн чорларның мəдəни казанышы яисə милли аң чагылышы буларак тарихта урын алган əдəби фактлар. Бер төркем əсəрлəрдə мифның төп эчтəлеген саклаган хəлдə кулланылышы, икенчелəрендə аның үзгəреше, өченчелəрендə исə мифның җимерелүе күзəтелə. Мəкалəдə мифологизмның сыйфат-билгелəре, үзенчəлеклəре пьесаның жанрына, эчтəлек-формасына бəйле рəвештə ачыклана.
Төп төшенчəлəр: татар драматургиясе, традиция, яңачалык, миф, мифологизм, милли үзенчəлек, яңа эчтəлек, образ, символ.