Айдар Юрий улы Хәбетдинов,
Россия гадел хөкем университетының Казан филиалы,
Россия, 420088, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
Мәкалә XX гасыр башында Себернең татар структуралары эволюциясен өйрәнүгә багышлана. Шул чорның вакытлы матбугатын анализлау нигезендә ул вакытта Себер мөселманнарының үзләрен бердәм татар милләте әгъзалары дип таныганлыгы, уку-укыту теле буларак кулланылган татар әдәби теленә ия булганлыгы исбатлана. Хезмәттә 1917 елның Февраль революциясенә кадәр оешкан структуралар арасында хәйрия җәмгыятьләре, китапханәләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар мәктәпләренең өстенлек итүе раслана. Томскида «Сибирь» газетасы һәм музыка-театр җәмгыяте оештырыла. 1917–1918 ел башында шәһәрләрдә Мөселман бюролары барлыкка килә, губерна мөселман съездлары үткәрелә, Мөселман шуралары (Милли советлар), Хәрби шура бүлекләре (Хәрби советлар) барлыкка килә. Мәкаләдә Себер мөселманнары арасында Россиянең Европа өлешендә яшәүче мөселманнары үрнәгендә Мәүлид, һиҗри буенча яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү модасы таралуы теркәлә. Символик лидерлар галереясендә Габдулла Тукайның татар милли шагыйре буларак төп урынны алып торуы исбатлана.
Төп төшенчәләр: татарлар, мөселман җәмгыяте, Себер, хәйриячелек җәмгыятьләре, матубгат, хатын-кызлар мәгарифе