Васи́лий Васи́льевич Ра́длов (имя при рождении Фридрих Вильгельм Радлов, нем. Friedrich Wilhelm Radloff) родился 5 (17) января 1837 в Берлине.
По окончании гимназии поступил в 1854 году на философский факультет Берлинского университета. Интересовался сравнительно-историческим языкознанием. Слушал лекции Ф. Боппа и А.Ф. Потта по индоевропеистике и исторической фонетике. Брал уроки восточных языков у Х.Штейнталя и В.Шотта.
20 мая 1858 г. В.В. Радлов успешно защитил в Йенском университете диссертацию на тему «О влиянии религии на народы Азии» и был удостоен степени доктора философии.
В июне 1858 года В.В. Радлов прибыл в Санкт-Петербург для занятий при Азиатском музее.
С 1859 года работал преподавателем немецкого и латинского языков в Барнаульском горном училище.
В 1860–1870 участвовал в ряде экспедиций по Алтаю, Сибири, Казахстану и Средней Азии. Собирал материал по языкам, фольклору, этнографии и археологии тюркских народов.
В 1861-1863 гг. на немецком языке были изданы его «Письма с Алтая»; 1863-1864 гг. он публикует свои «Наблюдения над киргизами» (так именовались в литературе казахи). Вскоре увидели свет такие написанные по-немецки статьи Радлова, как «Путешествие через Алтай к Телецкому озеру и Абакану» (1865), «Долина Или в Центральной Азии и ее жители» (1866), «Средняя долина Зеравшана» (1871), «Этнографический обзор тюркских племен Сибири и Монголии» (1883) и многие другие.
Краткие отчеты о путешествиях Радлова тех лет публиковались и в периодических изданиях Русского географического общества.
В 1871 г. ученый покидает Сибирь и переезжает в Казань, получив должность инспектора татарских, башкирских и казахских школ. Изучал тюркские языки Поволжья, участвовал в деятельности Общества любителей естествознания, антропологии и этнографии при Казанском университете.
В 1884 г. ученый переезжает из Казани в Петербург. 7 ноября 1884 г. В. В. Радлов был избран ординарным академиком Императорской Академии наук по части истории и древностей азиатских народов.
В 1885-1890 гг. был директором Азиатского музея в Санкт-Петербурге, а затем (1894-1918 гг.) — директором Музея антропологии и этнографии им. Петра Великого, на базе которого позднее был создан Институт этнографии АН СССР.
В 1891 г. был руководителем Орхонской экспедиции (Монголия), в ходе которой были открыты орхоно-енисейские рунические надписи.
В 1894 г. В.В.Радлов, основываясь на своих и томсеновских разработках, завершил перевод и осуществил публикацию орхонских памятников.
В 1898 г. организовал Турфанскую экспедицию (Центральная Азия).
В 1899 г. ученый опубликовал транскрипцию и перевод надписи на стеле в честь Тоньюкука, советника и соратника тюркского кагана Кутлуга (начало VIII века).
В. В. Радлов скончался 12 мая 1918. Был похоронен на Смоленском кладбище в Санкт-Петербурге.
Василий Васильевич Радлов (үз исеме Фридрих Вильгельм Радлов, немецча Friedrich Wilhelm Radloff) 1837 елның 5 (17) гыйнварында Берлинда туа.
Гимназияне тәмамлагач, 1854 елда Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Укыган вакытта ук чагыштырма-тарихи тел белеме белән кызыксына, Ф.Бопп һәм А.Ф.Поттның һинд-европа тел белеме һәм тарихи фонетикадан лекцияләрен тыңлый, Х.Штейнталь һәм В.Шоттан көнчыгыш телләр буенча дәресләр ала.
В.Радлов 1858 елның 20 маенда Йен университетында «Диннең Азия халыкларына йогынтысы турында» темасына уңышлы рәвештә диссертация яклый һәм фәлсәфә фәннәре докторы дәрәҗәсенә лаек була.
1858 елның июнендә В.В.Радлов Азия музеенда дәресләр алып бару өчен Санкт-Петербургка килә.
1859 елдан Барнаул тау училищесында немец һәм латин телләре укыта.
1860-1870 елларда Алтайга, Себер, Казахстан һәм Урта Азиягә оештырылган экспедицияләрдә катнаша. Төрки халыкларның телләре, фольклоры, этнографиясе һәм археологиясе буенча материаллар туплый.
1861-1863 елларда «Алтайдан хатлар», 1863-1864 елларда «Кыргызларны күзәтүләр» (ул вакытта казахларны шулай атап йөрткәннәр) хезмәтләрен немец телендә бастырып чыгара. Алга таба В.Радловның «Алтай аша Алтын күлгә һәм Абаканга сәяхәт» (1865), «Үзәк Азиядәге Или үзәне һәм аның халкы» (1866), «Зеравшанның Урта үзәне» (1871), «Себер һәм Монголиядәге төрки кабиләләргә этнографик күзәтү» (1883) һ.б. мәкаләләре дә немец телендә дөнья күрә.
В.Радловның ул чордагы сәяхәтләре турында кыскача хисаплары Рус географик җәмгыятенең вакытлы басмаларында чыгып тора.
1871 елда галим татар, башкорт һәм казах мәктәпләре инспекторы вазифасында Себердән Казанга күчеп кайта. Идел буе төрки халыкларының телләрен өйрәнә, Казан университеты каршында оештырылган Табигать белемен, антропология һәм этнографияне сөючеләр җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша.
1884 елда галим Казаннан Петербургка күченә. 1884 елның 7 ноябрендә аны Император Фәннәр академиясенең азия халыклары тарихы һәм борынгылыклары бүлеге буенча ординар академигы итеп сайлыйлар.
1885-1890 елларда В.Радлов Санкт-Петербургтагы Азия музее директоры, аннары (1894-1918 еллар) Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография музее директоры була. Соңгысының базасында алга таба СССР ФАнең Этнография институты оештырыла.
1891 елда Орхон (Монголия) экспедициясенең җитәкчесе була, шул вакытта орхон-енисей рун язмалары табыла.
1894 елда В.В. Радлов, үзенең һәм Томсенның эшкәртмәләренә нигезләнеп, орхон истәлекләрен тәрҗемә итә һәм бастырып чыгара.
1898 елда Үзәк Азиягә Турфан экспедициясен оештыра.
1899 елда төрки каган Котлугның киңәшчесе һәм көрәштәше Төньякук истәлегенә куелган ташлардагы язмаларның (VIII гасыр башы) транскрипциясен һәм тәрҗемәсен бастыра.
В.В. Радлов 1918 елның 12 маенда вафат була, Санкт Петербургтагы Смоленский зиратына җирләнә.
Vasily Vasilievich Radlov (his birth name: Friedrich Wilhelm Radlov, Germany: Friedrich Wilhelm Radloff) was born on 5(17) January, 1837, in Berlin.
After graduating from the gymnasium, he entered the Faculty of Philosophy at the University of Berlin in 1854. He was interested in comparative historical linguistics. He listened to lectures by F. Bopp and A. F. Pott on Indo-European Studies and Historical Phonetics. Hermann Steinthal and Wilhelm Shott taught him Oriental languages.
On 20 May, 1858, V. V. Radlov successfully defended his thesis on “The influence of religion on Asian peoples” at the University of Jena and was awarded a Ph.D. degree.
In June 1858, V. V. Radlov arrived in St. Petersburg to work at the Asian Museum.
From 1859, he worked as a teacher of German and Latin at the Barnaul Mining School.
In 1860-1870, he participated in many expeditions in the Altai, Siberia, Kazakhstan and Central Asia and collected some material on languages, folklore, ethnography and archeology of the Turkic peoples.
In 1861-1863, his “Letters from the Altai” were published in the German language. The work “Observations on the Kirghiz” (as the Kazakhs were called in literature) followed in 1863-1864. Shortly after a number of Radlov's articles in German were released, among them “A Journey to Lake Teletskoye and Abakan via the Altai” (1865), “The Ili Valley in Central Asia and its inhabitants” (1866), “The Middle Zeravshan Valley” (1871), “An ethnographic review of the Turkic tribes in Siberia and Mongolia” (1883) and many others.
Brief accounts of Radlov's travels were published in the periodicals of the Russian Geographical Society.
In 1871, the scientist left Siberia and moved to Kazan, to hold a position of inspector of Tatar, Bashkir and Kazakh schools. He studied Turkic languages of the Volga region and participated in the activities of the Society of Natural Scientists, Anthropology and Ethnography at Kazan University.
In 1884, he moved from Kazan to St. Petersburg. On 7 November, V. V. Radlov was elected full academician of the Imperial Academy of Sciences in the field of history and antiquities of Asian peoples.
In 1885-1890, he became director of the Asian Museum in St. Petersburg, and later, in1894-1918, director of Peter the Great Museum of Anthropology and Ethnography, on the basis of which the Institute of Ethnography of the USSR Academy of Sciences was later created.
In 1891, he led the Orkhon expedition (Mongolia), during which the Orkhon-Yenisei runic inscriptions were discovered.
In 1894, V. V. Radlov completed the translation and publication of Orkhon monuments based on his own and Thomsen's research.
In 1898, he organized the Turfan expedition in Central Asia.
In 1899, the scholar published a transcription and translation of the inscription on the stele in honor of Tonyukuk, who was an adviser and associate of the Turkic Khagan Kutlug (the early 8th century).
V. V. Radlov died on 12 May, 1918. He was buried in the Smolensky Cemetery in Saint Petersburg.