Себастьян Цвиклински,
Берлинның әдәбиятны һәм
мәдәниятне өйрәнү үзәге (Германия),
Schützenstr. 18, 3. Etage 10117 Berlin,
sebastian.cwiklinski@web.de
МәкаләдәХХ гасыр – XXI гасыр башында, ягъни нигез салынган вакытыннан бүгенге көнгә кадәр, татарларның Алманиядә татар вакытлы матбугаты һәм китап нәшер итү эшчәнлеге тарихына кыскача күзәтү ясала. Алмания, Россия һәм Советлар Союзында матбугат эшенең торышына тәэсир иткән сәяси процессларга аерым игътибар бирелә. ХХ йөз дәвамында Алманиядә татар һәм татар-башкорт матбугатының язмышы, беренче чиратта, татар һәм башкортларның үзләре оештырган эшчәнлеккә түгел, ә сәяси вәзгыятькә бәйле була. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Алман империясе Якын һәм Урта Көнчыгышта шулай ук Россия империясендә инглиз һәм француз колониаль империяләрен юкка чыгаруга юнәлтелгән панисламизм сәясәтендә мөселман хәрби әсирләрен тартырга тырышкан. Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацистлар татарларны Советлар Союзына каршы файдаланырга омтылганнар. Беренче бөтендөнья сугышыннан аермалы буларак, нацист стратеглары татарларны дини яктан түгел, ә милли яктан каршы куюга өмет баглаганнар. Тоталитаризм һәм дәүләт терроризмына йөз тотылган нацист сәясәте кысаларында милләтчелекне, советларга һәм яһүдләргә каршы идеяләрне чагылдырган хезмәтләр басылып чыга. Болар барысы да бөтендөнья сугышы елларында Алманиядә татар вакытлы матбугаты һәм китап нәшер итү үсешенә дәүләтнең хәлиткеч йогынты ясавын күрсәтә.
Төп төшенчәләр: Алманиядә татар диспорасы, Алманиядә татар матбугаты, «Эль-Джихад» газетасы, «Яңа милли юл» журналы.