"Азатлык" радиосы, Прага, 18.07.2013
“Азатлык” радиосы, Прага, 18.07.2013
1. Бу акчаларның нинди максатларда (нәрсәгә) тотыласы билгелеме?
Бу акчаларның 50%-тан артыгы белем бирүне һәм фәнни процессны интернационализацияләүне үстерү өчен юнәлтүгә планлаштырыла. КФУ белән дөньяның әйдәп баручы югары уку йортлары арасында аерма булган өлкәләрне игътибар белән өйрәндек. Матди-техник өлкәдә аерманың зур булмавын күрдек. Ә менә чит ил галимнәрен һәм укытучыларын җәлеп итү, шулай ук университетның яшь галимнәрен чит ил уку йортларына һәм фәнни-тикшеренү үзәкләренә стажировкага җибәрү өлкәсендә аерма зур. Федераль министрлыктан алынган акчаларның шактый өлеше һәм тырышлыгыбыз әлеге аермаларны бетерүгә юнәлтеләчәк.
2. Бу акчаларның күпме өлеше татар фәнен үстерүгә тотылачак һәм нинди конкрет гамәлләр көтелә?
Минемчә, сорауны болай куюның мәгънәсе юк: фән, фәнни белемнең чикләре һәм милләте юк. Әйтик, Фәннәр Академиясенең Себер бүлегендә яки АКШның Мэриленд университетында академик Роальд Сәгъдиевның космос өлкәсендәге тикшеренүләре бөтен дөньяныкы булган кебек, Казан университетында Евгений Завойский тарафыннан ачылган парамагнит резонансы күренешенә дә бөтен дөнья хуҗа. Шулай ук без үзебезнең студентлар, аспирантлар, укытучылар һәм галимнәребезне (КФУда укучы меңнән артык чит ил студентын да “үзебезнеке” дип атыйм) милләтенә карап аермыйбыз: аеруча сәләтле, үсү мөмкинлегенә ия булганнарга ярдәм итәбез.
Татар мәдәнияте, теле һәм мәгарифе турында сөйләсәк, түбәндәгеләрне ассызыклыйсым килә: хәзерге вакытта Казан федераль университеты – татар филологиясе, тарихы һәм мәдәнияте юнәлешләре буенча әзерлек алып баруны тупланган төп югары уку йорты. Педагоглар әзерләү һәм аларның белемен күтәрүдә дә үзәк булып торабыз. Бу безнең миссия, әлеге юнәлешләр КФУда игътибар үзәгендә һәм киләчәктә дә шулай булачак. Ахыр чиктә, бу дәүләт заказы, һәм глобаль рейтингта югары уку йортының дәрәҗәсенә тәэсир итә торган фактор да.
3. Бу акчалар Россиянең югары уку йортларын дөнья рейтингында алга үткәрү өчен бүлеп бирелә, дип әйтелгән иде. 2020 нче елга Россиянең 5 югары уку йортын дөньяның 100 иң яхшы югары уку йорты арасына кертү максаты куела. КФУның әлеге уку йортлары арасына керүе күздә тотыламы? Планлаштырылса, моның өчен нәрсә эшләнелә?
Әлбәттә, без дөньяның 100 иң яхшы югары уку йортлары арасында урын алган Россиянең биш уку йорты исәбенә керергә бөтен көчебез белән тырышачакбыз. Искәртеп үтәсем килә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы субсидиясе гамәли әһәмияте ягыннан һәм әхлакый стимул буларак эшнең бер өлеше генә. Искиткеч катлаулы, зур һәм киң тармаклы эш башкарырга туры киләчәк. Россия галимнәре беркайчан көчсез булмады. Аларга чит илдә ихтыяҗ булу шул турыда сөйли. Безгә рейтинг агентлыклары белән эшләргә өйрәнергә кирәклеге – башка нәрсә. Аларның бәяләрендә нәтиҗәлелек кенә түгел, аерым техник факторлар да роль уйный бит. Ә бу – фәнни мәкаләләр, патентлар саны, югары уку йорты эшләп тапкан, шулай ук фәнни тикшеренүләр өчен тотылган акчалар суммасы, инфраструктура үсеше ....
Дөньяның 100 иң яхшы югары ук йорты арасына керү өчен ярдәм алырга тиешле 15 РФ уку йортын билгеләү – эшнең башы гына. Быел сентябрь аенда алар Мәгариф һәм фән министрлыгына үсешләренең “юл картасын” тәкъдим итәргә һәм якларга тиеш булачаклар. Аерым тукталмыйча, шуны әйтә алам: безгә һәм безнең коллегаларга үз учреждениеләребездә белем бирү һәм фәнни процессны оптимальләштерү турында җитди уйланырга, өстенлек бирәсе юнәлешләрне билгеләргә туры киләчәк. КФУ тере организмнарны өйрәнү, ягъни фундаменталь медицина, биофизика һәм биохимия, шулай ук фармацевтика өлкәсендә тикшеренүләрне үстерүгә һәм белгечләр әзерләүгә җитди якын килергә (шул исәптән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы субсидиясе хисабына) уйлый. Болар ‒ дөньяда әйдәп баручы юнәлешләр. Хәзерге вакытта фәнни басмаларның 70%-ын алда санап үтелгән өлкәләргә караган хезмәтләр тәшкил итә. Моннан тыш, без алга таба да, белем бирүнең төп юнәлеше буларак, нефтехимия (Татарстан өчен табигый өлкә), шулай ук ИТ-технологияләр һәм мәгълүматлаштыру кебек юнәлешләрне үстерүгә игътибар бирергә уйлыйбыз. Бу өлкәләрдә эшләнгән эшләребез, башкалар белән чагыштыргында өстенлекләребез шактый, һәм аларны Казан федераль университеты позицияләрен ныгытуда кулланмыйча калырга хокукыбыз юк.
4. Сезнең югары уку йорты порталында әйтелгәнчә, КФУда 1 нче сентябрьдән Халыкара мөнәсәбәтләр институты эшли башлый. Институт белән кем җитәкчелек итәчәк? Институтның максатлары нинди?
Халыкара мөнәсәбәтләр институты Тарих институты, Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты җирлегендә оештырылды. Яңа структурага Филология һәм сәнгать институтының тәрҗемәчелек бүлеге дә кушыла. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге, “Көнчыгышны өйрәнү институты” бүлеге, “Тарих институты” бүлеге, Тәрҗемәчелек һәм бөтендөнья мәдәни мирасы бүлекләре бар. Бу исемлек үзе генә дә әлеге югары уку йортының максатлары һәм бурычлары турында шактый анык күрсәтә. Бу – белем бирү өлкәсендә, төрле юнәлештәге дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә, шул исәптән РФ һәм Чит ил эшләре министрлыгында һәм халыкара оешмаларда эшли алырлык Көнчыгыш, Азия һәм Африка илләренең телләре, мәдәнияте, тарихы, икътисады, сәясәте буенча квалификацияле белгечләр әзерләү.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тагын бер үзенчәлеге ‒ ислам икътисады элементларын куллану модельләрен тикшерү һәм аларны РФнең һәм Татарстанның эшлекле багланышларына кертеп җибәрү. Бу - ссудалы капиталы һәм күпсанлы дериватлары булган финанс институтлары өстенлегенә корылган глобаль икътисад моделе кризисы кысаларында аеруча перспективалы юнәлеш.
Әлбәттә, КФУның яңа институтында 200 еллык тарихы булган Казан көнчыгышны өйрәнү мәктәбен, икенче төрле әйткәндә, классик ориенталистиканы үстерү аерым бер урын алып торачак.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты җитәкчесе ‒ тарих фәннәре кандидаты Рамил Равил улы Хәйретдинов.
1.Известно ли в каких целях будут использоваться эти средства?
Более 50% этих средств планируется направить на повышение интернационализации образовательного и научного процессов. Мы внимательно изучили, в каких сферах существуют разрывы между КФУ и ведущими университетами мира и обнаружили, что по материально-технической базе отставание не критичное, можно сказать, незначительное, а вот в части привлечения ведущих иностранных ученых и преподавателей, а также стажировок молодых ученых КФУ в зарубежных вузах и научно-исследовательских центрах отставание большое. На его преодоление и будут направлены наши усилия и значительная часть ресурсов, полученных по линии федерального министерства.
2. Какая доля будет выделена для развития татарской науки и какие конкретные действия предполагается совершить?
С моей точки зрения ставить вопрос в такой плоскости не имеет смысла: наука, научное Знание по определению не имеет границ и национальностей. Скажем, открытие явления парамагнитного резонанса, сделанное в стенах Казанского университета Евгением Завойским, принадлежит всему миру точно также как исследования в области космоса академика Роальда Сагдеева, сделанные в Сибирском отделении АН или в Мэрилендском университете в США. Равным образом мы не делим по национальному признаку наших студентов, аспирантов, преподавателей и ученых (под «нашими» я имею в виду и более тысячи иностранных студентов, обучающихся в КФУ): поощряются, получают поддержку наиболее способные, имеющие потенциал роста.
Если же вести речь о развитии татарской культуры, языка и образования, то должен подчеркнуть: Казанский федеральный университет в настоящее время – это тот вуз, в котором полностью сконцентрирована подготовка по направлениям татарской филологии, истории и культуры, мы являемся центром ответственности за подготовку и переподготовку кадров педагогов. Это наша миссия, и названным направлениям в КФУ уделяется и будет уделяться повышенное внимание. В конце концов это госзаказ, и это фактор, который влияет на положение вуза в глобальных рейтингах.
3. Было сказано, что эти деньги выделяются с целью продвижения российских вузов в мировом рейтинге. Поставлена цель к 2020 году 5 российским вузам войти в ТОП-100. КФУ предполагает попасть в эту пятерку? Если планирует, что для этого собирается делать?
Разумеется, мы всеми силами будем добиваться того, чтобы попасть в число пяти российских вузов, занимающих позиции в топ-100 вузов мира. Должен заметить, что субсидия Минобрнауки РФ – при всей своей значимости в практическом смысле и как морального стимула – это только часть дела. Предстоит огромная, разветвленная и чрезвычайно сложная работа. Российские ученые никогда не были слабыми. Об этом свидетельствует их востребованность за рубежом. Другое дело, что нам нужно научиться работать с рейтинговыми агентствами, ведь в их оценках играет роль не только результативность, но и определенные технические факторы. Это количество научных публикаций, патентов, сумма зарабатываемых вузом средств, а также средств, затрачиваемых на НИОКР, развитость инфраструктуры…
Определение 15 вузов РФ, которые получат поддержку для продвижения в глобальный топ-100, - это только начало. В ближайшее время, речь о сентябре текущего года, они должны будут представить в Минобрнауки и защитить «дорожные карты» развития. Не вдаваясь сейчас в детали, могу сказать, что и нам, и нашим коллегам предстоит серьезно подумать над оптимизацией образовательного и научного процессов в своих учреждениях, решить, какие направления надо сделать приоритетными. КФУ намерен серьезно вложиться, в том числе за счет средств субсидии Минобрнауки РФ, в развитие исследований и подготовку специалистов в области изучения живых организмов, то есть фундаментальной медицины, биофизики и биохимии, а также фармацевтики. Это ведущий мировой тренд: на перечисленные сферы в настоящее время приходится около 70% публикаций в индексируемых научных изданиях. Кроме того, мы намерены и впредь развивать такие направления, как нефтехимия – это традиционно для Татарстана, а также ИТ-технологии и информатизацию в целом, как ключевое звено экономики знаний. Здесь у нас есть определенные заделы, конкурентные преимущества и мы не имеем права не использовать их для укрепления позиций Казанского федерального университета.
4.Как было сообщено на портале вашего вуза, с 1 сентября в КФУ начнет работу Институт международных отношений. Кто им будет руководить. Каковы цели этого института?
Институт международных отношений сформирован на базе институтов истории, востоковедения и международных отношений с включением в новую структуру отделения переводоведения Института филологии и искусств. В Институте международных отношений КФУ действуют отделение международных отношений, отделение "Институт востоковедения", отделение "Институт истории", отделение переводоведения и Всемирного культурного наследия. Сам перечень достаточно ясно указывает, какие цели и задачи ставятся перед этим вузом. Это подготовка квалифицированных специалистов по языкам, культуре, истории, экономике, политике стран Востока, Азии и Африки, способных работать как в системе образования, так и в государственных и муниципальных учреждениях различной направленности, в том числе МИД РФ и международных организациях.
Считаю, что одной из «изюминок» нашего ИМО будет исследованию моделей применения элементов исламской экономики и их внедрения в практику деловых связей РФ и Татарстана. Очень перспективное направление, особенно в контексте очевидного кризиса модели глобальной экономики, построенной на доминировании финансовых институтов с их ссудным капиталом и множеством деривативов.
И конечно, в новом Институте международных отношений КФУ свое особое место будет занимать дальнейшее развитие казанской школы востоковедения, так называемой классической ориенталистики, которой уже около 200 лет.
Возглавляет ИМО КФУ кандидат исторических наук Рамиль Равилович Хайрутдинов.