Дөрес итеп төзелгән көн тәртибе баланың физик һәм рухи яктан үсүендә зур әһәмияткә ия. Көн тәртибе төзегәндә беренче чиратта баланың яше һәм сәламәтлеге истә тотыла.
Сабый бала билгеле бер вакытта ашарга, йокларга, уйнарга тиеш, ягъни аның көн тәртибен билгеләү зарур.
Мөмкин кадәр күп вакытны бала саф һавада үткәрергә тиеш. Җәен – бөтен көн буена, язын, көзен һәм кышын – берничә сәгать дәвамында.
Көн саен, аерым бер билгеле вакытта ашау да бала сәламәтлеге өчен бик мөһим.
Баланың аз йоклавы аның сәламәтлегенә начар тәэсир итә, мәктәп балаларының укуына зыян китерә.
Кичке ашны йокы алдыннан 1-1,5 сәгать кала ашау яхшырак. Баланың аерым урын-җире булуы шарт, бүлмәне йоклар алдыннан җилләтү файдалы.
Өйдә рәсем ясау, кисү, ябыштырулар белән шөгыльләнү өчен 3-4 яшьтәгеләргә – 15-20 минут, 5-6 яшьтәгеләргә 30-40 минут вакыт билгеләнергә тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бу эшләр иртәнге аштан соң уздырыла. Калган вакыт уеннарга бирелә.
Уку – укучы баланың төп эше. Бу эш мәктәптәге расписание нигезендә алып барыла. Иртәнге якта укучылар өчен өй эшләрен – 16-19 сәгатьтә, көннең икенче яртысында укучылар өчен иртәнге якта башкару уңайлы. Баланың көн тәртибен төзегәндә, аның гаиләгә булышуы, төрле түгәрәкләргә йөрү вакыты да исәпкә алынырга тиеш. Баланың көн тәртибен үтәүнең гадәткә керүен ата-ана даими тикшереп, күзәтеп барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.