2 ноябрьдә 8-11 сыйныф укучыларының Лев Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсының икенче туры үтте.
Күренекле рус язучысы Лев Толстой XXI гасырда да иң күп укыла, иң күп тәрҗемә ителә һәм әсәрләре буенча иң күп кино төшерелә торган авторларның берсе булып кала. Мәсәлән, ЮНЕСКОның Index Translation рейтингында ул чит телләргә иң күп тәҗемә ителүче 50 язучы арасында 23 нче урында тора. Лев Толстой үзе дә 13 тел, шул исәптән татар һәм гарәп телләрен белгән. Аның кызыксыну даирәсенең киң булуы Лев Толстой исемедәге Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында узган конференциянең юнәлешләре төрлелеген билгеләде дә инде.
Конференциядә Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе алты юнәлеш буенча эшләде. Укучылар барлыгы 77 доклад белән чыгыш ясады. Алар Татарстанның Казан һәм башка шәһәр һәм районнарыннан, Ульяновсктан килгәннәр иде. “Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында көчле кеше фәлсәфәсе”, “Әлмәндәр авылы тарихы”, “Карикатура: искусство или оружие?”, “Арт-хаус – кино не для всех”, “Idioms in the Tatar, English and Russion languages” һәм башка чыгышлар мәктәп программасы кысаларында гына калмыйча, укучыларның һәм аларның фәнни җитәкчеләренең теоретик материалны тирән үзләштерүе, темаларда яңалык эзләве, укучыларның кызыксынуы турында сөйли.
Конференция-конкурсның нәтиҗәләре мондый:
“Татар әдәбияты һәм журналистика” юнәлеше ике секциягә бүленеп эшләде. Беренче секциядә:
1 урын – Казанның 90 нчы номерлы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Габделхакова Сиринә (фән. җит. – Габделхакова Гөлчәчәк);
2 урын – Казанның 121 нче номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Сафина Алинә (фән. җит. – Әхмәтова Мәрьям) һәм Әгерҗе районы Иж-Бубый урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Чигвинцева Зөлфия (фән. җит. – Ибарһимова Роза);
3 урын – Казанның 19 нчы номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Сәлахова Зилә (фән. җит. – Билалова Резеда), Казанның 17 нче номерлы татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Шәяхмәтова Эльвина (фән. җит. – Сәмигуллина Ләйсән) һәм Казанның 19 нчы номерлы лиценың 10 сыйныф укучысы Юнысова Хәдичә (фән. җит. – Хәйруллина Фәния).
Икенче секциядә:
1 урын – Казанның 27 нче номерлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Фәттахова Гөлчәчәк (фән. җит. – Нурмиева Гөлгенә);
2 урын – Лениногорск шәһәре 11 нче номерлы гиназиясенең 10 сыйныф укучысы Җиһаншина Рузилә (фән. җит. – Сәмигуллина Венера) һәм Казанның 121 нче номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Тимерханова Иделя (фән. җит. – Вәлиуллина Рәмзия, Мөхәммәтова Фирдәүс);
3 урын – Мөслим районы Күбәк гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әхмәдуллина Аделина (фән. җит. – Гарифуллина Дилбәр), ЗМР 3 нче номерлы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Ишмөхәммәтова Ксения (фән. җит. – Караметдинова Гөлсинә) һәм Казанның 12 урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Якупова Адилә (фән. җит. – Мөслимова Кадрия).
“Татар теле: тарих һәм заман” юнәлеше
1 урын – Биектау районы Ямаширмә урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәнәфиева Алия (фән. җит. – Галиәхмәтова Чулпан) һәм Казанның 83 нче номерлы лиценнан 11 сыйныф укучысы Галиева Диләрә (фән. җит. – Галимова Гөлшат);
2 урын – Казанның 10 нчы номерлы гимназиясеннән 11 сыйныф укучысы Шәйхиева Зилә (фән. җит. – Зөһрә Сәлахова), Балтач районы урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәйретдинова Лилия (фән. җит. – Нигъмәтуллина Тәнзилә), Казанның 171 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Галимбәкова Илзирә (фән. җит. – Гомәрова Галина);
3 урын – Түбән Каманың 2 нче номерлы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Әхмәтшина Эльвина (фән. җит. – Шәймөхәммәтова Фәнзилә), Казанның 121 нче номерлы лиценның 9 сыйныф укучысы Галиева Диләрә (фән. җит. – Мәһдиева Алинә), Мөслим районы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Сәфәргалина Ильвина (фән. җит. – Зилә Авзалова), Лаеш районы Комлы Кәвәл гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фәтхуллин Булат (фән. җит. - Фәтхуллина Илүзә) һәм Апас районы Бурнаш урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мингалиева Динара (фән. җит. – Миңнебаева Альбина).
“Төрле структуралы телләрнең чагыштырма аспекты” юнәлеше:
1 урын – Казанның 27 нче номерлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Саттаров Камил (фән. җит. – Сабирҗанова Ләлә);
2 урын – Казанның 102 нче номерлы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Болгарова Алинә (фән. җит. – Изотова Аида), Түбән Каманың 19 нчы номерлы урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Талипова Эвелина (фән. җит. – Харисова Лилия);
3 урын – Байлар Сабасы урта белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Осипова Ангелина (фән. җит. - Габделхакова Лилия); Казанның 62 нче номерлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Гәрәева Адилә (фән. җит. – Җәббарова Эльмира), Алексеевский районы Олы Тигәнә төп белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галимов Ильназ (фән. җит. – Роза Зарипова).
“Мәдәниятара багланышлар контекстында татар теле һәм чит телләр” юнәлеше:
1 урын – Балтач районының Норма гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гарапшина Айсылу (фән. җит. – Садыйкова Гүзәл), Сарман районы 2 нче номерлы Җәлил урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нуртдинов Рамазан (фән. җит. – Нуртдинова Ләйлә);
2 урын – Казанның 42 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе укучысы Сарандаева Алена (фән. җит. – Сенюхина Светлана), Балтач районы Норма урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Галиев Афзал һәм Зарипова Дина (фән. җит. – Галиева Роза, Ибраһимова Рида);
3 урын – Әлмәт шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Таҗиева Язилә (фән. җит. – Әхмәдиева Айгөл), Югары Ослан урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Федорова Полина (фән. җит. – Фарукшина Гөлсинә).
“Дизайн һәм сынлы сәнгать”
1 урын – Азнакай районы Актүбә урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Салахова Алия һәм Хамидуллина Каимлла (фән. җит. – Калистратова Зульфия), Казанның 69 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Бәширова Галия (фән. җит. – Галимова Светлана).
2 урын – Казанның 17 нче номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Мингалиева Гөлсинә (фән. җит. – Әгъзамова Динара), Казанның 62 нче номерлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Хәйруллова Аделина, Галәветдинова Ралина (фән. җит. – Хәкимова Нина), Казанның 7 нче номерлы лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы Казаков Роман (фән. җит. – Әхмәтова Татьяна)
3 урын – 3 нче номерлы лицейның 8 сыйныф укучысы Салимуллина Диана (фән. җит. – Пекалева Ирина), Казанның 94 нче номерлы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Большова Алинә (фән. җит. – Мелентьева Вероника).
“Дөньякүләм мәдәният” юнәлеше
1 урын – Ульяновск шәһәренең 3 нче номерлы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Кожевникова Виктория (фән. җит. – Елена Сурнакина), Казанның 28 нче номерлы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Чебакова Анна (фән. җит. – Руфина Самигуллина);
2 урын – Казанның 119 нчы номерлы урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Федотов Михаил (фән. җит. – Анастасия Депутатова), Яшел Үзән районы Нурлат уртабелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гыйләҗева Ризәлә (фән. җит. – Абзалова Светлана)
3 урын – Казанның 132 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әбделханова Милена (фән. җит. – Наталья Герасимова), Казанның 96 нчы номерлы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Фәхретдинова Радмира (фән. җит. – Королева Алевтина), Казанның 80 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фазылҗанова Эльвина (фән. җит. – Сәмигуллина Рузалия).
Бу көнне, шулай ук, конференция кысаларында Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә Ачык ишекләр көне дә узды. Конференциядә катнашкан һәрбер укучы Югары мәктәпнең заман таләпләренә җавап бирә торган саллы фәнни үзәк булуы турында мәгълүмат алды. Укучыларга Казан федераль университетында узачак фәнни конференцияләр, иҗади конференцияләр турында мәгълүмат бирелде.
