20 нче февраль көнне Балтач районының Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциянең икенче турына үткән укучылар бүген 4 секциядә көч сынашты. Жюри составында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева да бар иде.
Ул узенең чыгышында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде, М.Җәлилнең шигырләрен укыда һәм бу иҗат, әдәбият белән ныграк танышу өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керерегә чакырды. Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбендә ачылган яңа белгечлекләр турында сөйләде.