18 декабрьдә Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-301 төркеме филология фәннәре докторы, әдәбият кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева җитәкчелегендә Eurasian Creative Guild (Евразия иҗат гильдиясе) очрашуында булып кайтты.
Чара гильдиянең эшчәнлеге белән таныштырудан башланды: «Евразия халыкларының иҗатын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөньяга чыгару, альманахлар төзү һәм сәяси вазгыятькә бәйсез рәвештә төрле дәүләт һәм милләт вәкилләрен берләштерү – безнең максатыбыз. Гильдия дәүләт оешмаларына буйсынмый. Әсәрләрне кабул итү 12 телдә башкарыла. Бәйгеләребездә җиңүгә ирешкән язучыларның әсәрләре Лондонда басыла һәм дөньяның иң зур китапханәләренә таратыла», – дип сөйләде фестивальләр департаменты директоры һәм гильдиянең оештыручысы Анна Лари.
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, «Ачык Евразия» бәйгесенең җиңүчесе Ленар Шәех гильдиянең әгъзасы булуын, бәйгеләрендә катнашуын әйтте. Ул татар мәдәнияте, әдәбияты белән дөнья халкын таныштыруның әһәмиятен ассызыклады: «2015 елдан бирле Евразия иҗат гильдиясе белән хезмәттәшлек итәм, ел саен „Ачык Евразия“ конкурсында, эксперт советларында катнашам, – диде ул.
Ленар Шәех әйтүенчә, теләгән һәркем Евразия иҗат гильдиясе әгъзасы була ала. «Бүгенге көндә татар әдәбияты Татарстан чикләрендә, хәтта Россия кысаларында гына кала алмый, алга зур сикереш кирәк. Шул вакытта гына үсеш булачак», – дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Чарада бәйгесенең җиңүчесе Елена Соболева, лауреат Елена Макарова да катнашты.
Очрашу ачык сөйләшү, шигырьләр уку форматында дәвам итте.
Шушындый кызыклы, мәгълүмати очрашуларда катнашу мөмкинлеген тудырган мөгаллимнәребезгә, институт җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Чыганак: Ралина Хәбирова, I курс студенты