2017 нче елның 15-17 нче ноябрь көннәрендә Курган өлкәсендә татар мәгарифе көннәре уздырылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, “Ана теле” онлайн-мәктәбе үзәге җитәкчесе Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы да катнашты.
Татарстаннан килгән кунаклар, татарлар күпләп яши торган районнарда булып, андагы мәктәпләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, татар теленнән ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар карадылар, авыллардагы мәдәният һәм белем бирү үзәкләрендә халык белән очрашып сөйләштеләр. Сафакүл, Әлмән, Шадрин районнарындагы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә оештырылган “түгәрәк өстәл” татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы, заманча укыту-методик комплектлар куллану, педагогик кадрлар әзерләү турында файдалы сөйләшүләр алып барырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. К.С.Фәтхуллова үзенең чыгышында Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе, “Ана теле” онлайн-мәктәбе турында сөйләп үтте, укырга керү шартлары белән кызыксынган укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашулар барышында мәктәп укучыларының татар җырларын һәм биюләрен яратып башкарулары, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре кунакларның күңелләренә хуш килде.
Татар мәгарифе көннәрен йомгаклау тантанасы Курган шәһәрендә Курган өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты директоры Н.Д.Бобкова һәм ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында үтте. Анда икеяклы килешү имзаланды, алдынгы педагогик хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлык катнашучылар әлеге үтемле һәм мәгънәле чараны оештыручыларга, аеруча Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Равил улы Юнысовка авыл мәктәпләрендә татар телен укытуны торгызуга зур көч куйганы өчен, чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Источник информации: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова