Нуриева Алмазия Хазиевна
Э.Х. Кадирова
Казан федераль университеты (Россия)
АЛМАЗИЯ ХАҖИЕВНА НУРИЕВАНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ТАРИХЫН ӨЙРӘНӘДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Аннотация. Алмазия Хазиевна Нуриева – известный ученый, оставивший результативное научное наследие в различных областях татарского литературного языка. У нее есть труды по изучению истории татарского литературного языка, совершенствованию орфографии, обработке научных основ терминологии, исследованию лексического богатства и морфологического и синтаксического строения татарского языка, труды, относящиеся к области методики, и учебники по татарскому языку. Несмотря на довольно богатое научное наследие А.Х. Нуриевой, ее труды до сих пор остаются без достаточного внимания. Труды Алмазии Хазиевны Нуриевой по направлению изучения произведений на татарском языке, их языковых особенностей, исследованию истории литературного языка достойны особого внимания.
Abstract. Almaziya Khazievna Nurieva is a well-known scientist, who left an effective scientific heritage in various areas of the Tatar literary language. She has works on studying the history of the Tatar literary language, improving spelling, processing the scientific foundations of terminology, researching lexical wealth and morphological and syntactic structure of the Tatar language, works relating to the field of methodology, and textbooks on the Tatar language. Despite the rather rich scientific heritage of A.Kh. Nuriyeva, her works still remain without sufficient attention. Proceedings of Almazia Khazievna Nuriyeva in the direction of studying works in the Tatar language, their linguistic features, and the study of the history of the literary language deserve special attention.
Ключевые слова: Нуриева Алмазия Хазиевна, ученый, педагог, история татарского языка, письменные памятники.
Keywords: Nurleva Almazija Khazievna, scientist, teacher, history of the Tatar ianguage, written monuments
Нуриева Алмазия Хаҗиевна 1928 елныҢ 1 нче сентябрендә Әгерҗе районының Салагыш авылында дөньяга килә. Алмазия Хаҗиевна 1943 елда – Салагыш авылы мәктәбен, 1946 елда – Минзәлә педучилищесын, 1953 елда – Казан дәүләт университетын, 1956 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. Ул 1961 елда диссертация яклап (татар телендә фигыльләрнеҢ заман белән төрләнү системасы), филология фәннәре кандидаты була. Нуриева А.Х. 1956-1958 елларда – «Совет мәктәбе» журналының җаваплы сәркәтибе, 1958-1961 елларда – ТАССР Мәгариф министрлыгының дәреслекләр һәм программалар бҮлеге мөдире, 1961-1967 елларда – Милли мәктәпләр институтының татар бүлегендә фәнни хезмәткәр, 1967-1984 елларда – Казан дәҮләт университетының татар теле кафедрасы доценты [2: 388].
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында ҖиңүнеҢ 50 еллыгы», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында ҖиңүнеҢ 55 еллыгы» медальләре белән бҮләкләнгән. Нуриева А.Х. – «Хезмәт ветераны» (1998).
Алмазия Хаҗиевна – кҮп кенә дәреслекләр авторы. Аның «Мәгариф» нәшриятында тҮбәндәге дәреслекләре басылды: Татар теле. 2 нче сыйныф. – 1995; 2000; Татар теле. 3 нче сыйныф. – 1995; 1999; Татар теле. 3 нче сыйныф. (автордашлыкта) Татар теле. 2 нче сыйныф. – 1994; 1998; Татар теле. 5 нче сыйныф. – 1996; 2001. (автордашлыкта); Татар теле. 2 нче сыйныф. – 2002.
Нуриева А.Х. – татар теле белеменеҢ төрле өлкәләрендә бәрәкәтле фәнни мирас калдырган кҮренекле галим. АныҢ татар әдәби теле тарихын өйрәнҮ, орфографияне камилләштерҮ, фәнни терминология нигезләрен эшкәртҮ, татар теленеҢ лексик байлыгын, морфологик һәм синтаксик төзелешен тикшерҮгә һәм методика өлкәләренә караган хезмәтләре бар. А. Нуриева тарафыннан татар теленеҢ орфография сҮзлеге төзелә.
Гасырлар буена дәвам итеп килгән иске татар телендә язылган әсәрләрне, аларның тел үзенчәлекләрен өйрәнҮ, әдәби тел тарихын тикшерҮ фәндә һәрвакыт алгы планда булды һәм бүген дә актуальлеген югалтмый. А.Х. НуриеваныҢ да бу өлкәдәге хезмәтләре игътибарга лаек.
1975 елда галимәнеҢ «Татар теле тарихыннан материаллар. Лексикология, морфология» [3] хезмәте басыла. Студентлар өчен әзерләнгән әлеге кулланма югары фәнни дәрәҗәдә язылган, автор кҮпсанлы әдәбият белән танышкан. Бу Алмазия ХаҗиевнаныҢ һәр эшкә җитди якын килҮен кҮрсәтә. А.Х. Нуриева сүзнең вакыт дәвамлыгында яшәҮ Үзенчәлекләрен өйрәнҮ юнәлешләрен карап, мәсәлән, чагыштырма-тарихи методны лексикологик аспектта куллану критерийларын ачыклый һәм төрки телләргә бәйле күзәтүләрен дә бирә. Ул «теге яки бу телдәге күренешнең чыганагын билгеләүдә үтә сак эш итәргә кирәклеген» ассызыклый [3: 31]. А.Х. Нуриева гомумтөрки терминына галимнәрнеҢ карашлары төрле булуын искәртеп, Үз фикерен китерә. Угыз, кыпчак, болгар фонетик Үзенчәлекләренә карамастан, гомумтөрки сҮз итеп карарга кирәк дип кҮрсәтә [3: 29]. Бу – гомумалтай катламга да карый. Угыз-кыпчак лексик катламнарын билгеләҮгә караган хезмәтләрне барлауны М.Кашгарыйдан башлый, шулай ук К.М. Мусаев, А.К. Курышжанов фикерләренә туктала. СоҢгысы тикшергән «Төрки-гарәп сҮзлеге»неҢ лексикасын хәзерге татар әдәби теле һәм аныҢ диалектларына нисбәттә тикшереп, кызыклы нәтиҗәләр ясый. Болгар катламын ачыклауда Н.А. Баскаков, Һ.В. Йосыпов, Р. Фәхретдинов, Г.Ф. Саттаров, шулай ук Ибн Фадлан язмаларыннан, рус, чуваш, венгр галимнәре хезмәтләреннән мисаллар китереп, аларга Үз фикерен белдерә.
А.Х. Нуриева гомумалтай катламны тикшергәндә, әлеге катламныҢ аерылгысыз өлеше итеп монгол теле белән уртак лексиканы китерә [3; 7]. Ул, лексика гына түгел, уртак фонетик, грамматик күренешләрнеҢ дә өйрәнелҮе алтай телләренең генетик кардәшлеген тануга китерә дигән карашта тора, әмма алтай телләренең тарихи фонетикаларының да, тарихи грамматикаларыныҢ да нигез тел дәрәҗәсендә эшләнмәгән булуын ассызыклап Үтә. АныҢ фикеренчә, монгол-татар лексик параллельләрнеҢ саны меҢнән артып китә [3: 20]. Ул аларны татар-монгол лексик уртаклыкларыныҢ икенче төркеме дип аерып карый, монгол яулап алулары, аларныҢ Идел буйларында шактый озак идарә итҮләре белән бәйләп аҢлата.
Галимә иске татар әдәби телендә гомумтөрки, угыз, кыпчак формалары еш кына бер Үк әсәрдә янәшә кулланылганлыгын мисаллар белән раслап, аныҢ сәбәпләрен дә аҢлата. Ул билгеләгәнчә, «бердән, милләткәчә әдәби телнеҢ нормалары әле ныгымаган булса, икенчедән, язучыныҢ нинди даирәдә белем алуы, яки кайсы төрки төбәктә яшәве һәм Урта Азия төрки телендә я булмаса Идел буе төрки телендә язуы да билгеле дәрәҗәдә роль уйнаган. Ѓстәвенә проза һәм поэзия теленеҢ Үз таләпләре дә мөһим сәбәпләрнеҢ берсе буларак әсәрләрнеҢ телендә Үзенчәлекләр тууга китергән» [6: 100]. Бу мәсьәләләр хәзерге вакытта тирәнтен өйрәнелеп, галимәнеҢ фикерләре башка галимнәр нәтиҗәләре белән дә расланды [1; 11].
МәгълҮм булганча, иске татар әдәби теленеҢ барлык чорлары өчен дә угыз формалары кулланылу традицион Үзенчәлекләрдән санала. Алдагы кайбер хезмәтләрдә бу мәсьәлә белән бәйле искә алынган фикерләр А.Х. НуриеваныҢ «Татар теленеҢ лексикасында угыз, кыпчак элементларын билгеләҮгә карата» [4], «Татар телендә борынгы төрки сҮзләрнеҢ мәгънә Үзгәрешләре (Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке)» [10] мәкаләләрендә Үстерелеп, автор кызыклы нәтиҗәләр ясый.
Татар теленеҢ VI-VIII гасырлардан килә торган төрки язма традициясе булганлыктан, татар язма әдәби тел тарихын өйрәнҮне шушы чордан башларга кирәклекне кҮреп эш итә А.Х. Нуриева. Иске татар телендә язылган әдәби әсәрләрнеҢ теле татар әдәби теленеҢ барлыкка килҮ һәм ҮсҮ-формалашуындагы Үзенчәлекләрне билгеләҮдә төп чыганак икәнлеген ассызыклап, Алма Хаҗиевна истәлекләрнеҢ телен һәрьяклап тикшерҮ мөһимлеген әйтә. Автор «Татар теле тарихыннан материаллар. Лексикология, морфология» исемле студентлар өчен кулланмада [3], «Иске татар әдәби телендә фигыльнеҢ архаик формалары» мәкаләсендә [6] фигыль формаларын, төрки әдәби традицияләрнеҢ дәвамчанлыгын кҮрсәтҮ өчен, М. Колый, Хисаметдин бине Мөслими, Габдерәхим Утыз Имәни һәм XVIII гасырныҢ башка шагыйрьләре әсәрләренә таянып кҮзәтә, төрки әдәби традицияләрнеҢ дәвамчанлыгын кҮрсәтҮ өчен, аларны чагыштырып өйрәнә.
Казан ханлыгыныҢ олуг шагыйре Мөхәммәдьяр иҗаты да А.Х. НуриеваныҢ кҮз уҢыннан читтә калмый. Ул «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмаларныҢ лексикасын хәзерге татар әдәби теле белән чагыштырып өйрәнгән һәм «Мөхәммәдъяр әсәрләрен шул чорныҢ әдәби теле белән язган, аныҢ кҮпчелек өлешен уйгыр, угыз, кыпчак элементлары, гарәп-фарсы алынмалары алып тора» дигән нәтиҗәгә килгән [5: 99]. «Лексика «Китап-эт тухфат уз-закийа фи-л-лугат ат-тюркийа» XIV века в отношении к современному татарскому языку» [8] мәкаләсендә XIII-XIV гасыр кыпчак теленеҢ лексик составын, фонетик системасын һәм морфологик төзелешен чагылдыра торган «Әт төхфәт әз-зәкийә фи-л-лөгат әт-төркийә» истәлегенеҢ сҮзлек байлыгы хәзерге татар әдәби теленә нисбәттә тикшерелгән.
А.Х. НуриеваныҢ укыткан укучылары аны аерым бер җылылык, хөрмәт белән искә алалар. Филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Р.Р. фәнни җитәкчесе турында «Ул мине бик кҮп әйбергә өйрәтте, кҮп галимнәр белән таныштырды, Уфа, Алма-Ата, МәскәҮ, Ленинград шәһәрләренә конференцияләргә җибәрде. Алмазия Хаҗиевна тирән белемле, гадел, таләпчән һәм көчле шәхес иде», – ди. Алмазия апаныҢ татар диалектологиясеннән кызыклы, тирән эчтәлекле лекцияләрен, татар теле тарихыннан кызыклы гамәли дәресләрен чордашларыбыз яхшы хәтерлиләр.
Әдәбият
1. Бәширова И.Б. Х1Х гасыр ахыры-ХХ йөз башы татар әдәби теле: жанр стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык. – Казан, 2008. – 340 б.
2. Казанская лингвистическая школа: Книга первая: Казанская тюркская лингвистическая школа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 424 с.
3. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. Лексикология, морфология. Студентлар өчен кулланма. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1975. – 97 б.
4. Нуриева А.Х. Татар теленеҢ лексикасында угыз, кыпчак элементларын билгеләҮгә карата // Исследования по татарскому языку. – Казань, 1977. – С. 115-127.
5. Нуриева А.Х. Мөхәммәдьяр поэмаларыныҢ лексикасы // Исследования по татарскому языку. – Казань, 1977. – С. 99-114
6. Нуриева А.Х. Иске татар әдәби телендә фигыльнеҢ архаик формалары// Очерки по морфологии татарского глагола. – Казань, 1978. – С. 100-115.
7. Нуриева А.Х. Татарско-монгольские лексические параллели и определение монголизмов // Языкознание: тезисы докладов и сообщений. – Ташкент: Изд-во Фан, 1980. – С. 225-226.
8. Нуриева А.Х. Лексика «Китап-эт тухфат уз-закийа фи-л-лугат ат-тюркийа» XIV века в отношении к современному татарскому языку // Структура и история татарского языка. – Казань: Казан. ун-т, 1982. – С. 154-157.
9. Нуриева А.Х. Булгаро-татарско-финно-угорские лексические взаимосвязи // Исследования по диалектологии и истории татарского языка. – Казань, 1982. – С. 136-140.
10. Нуриева А. Х. Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке // Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. – Казань, 1984. – С. 17-29.
11. Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр – XX йөз башы) / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадыйрова. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. – 696 б.