Курбатов Хэлиф Рахимович
ГАЛИМ ХӘЛИФ РӘХИМ УЛЫ КУРБАТОВНЫҢ ГЫЙЛЬМИ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Татар тел гыйлеме дөньясына ташкын булып бәреп килеп керә Хәлиф Курбатов. Ул киң эрудицияле тел гыйлеме галиме, тюрколог, нечкә күңелле кеше. Интернет мәгълүматларына караганда, Курбатов фамилиясе борынгы шәрыктан килә, төрки Курбат кушаматына барып тоташа, рус фамилиясе булып берегеп калса да, беренче версиясендә “Аллага якын кеше” мәгънәсендәге мөселман исеме булган, ә кушамат буларак кечкенә буйлы кешене атаганнар. Аның башлангычы XVI гасыр истәлекләрендә күренә. Х. Курбатов та, күрәсең, нәселе белән шул кечкенә буйлыларга барып тоташа булса кирәк.
Ул 1927 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Бугады авылында дөньяга килә дә, гаиләләре Уфа шәһәренә күченә. Аның балачагы, яшьлеге Уфа шәһәре белән бәйле. Белемне рус мәктәбендә ала. Кече яшьтән үк кызыксынучан малай була. Х. Курбатов дәрес материалы белән генә кызыксынып калмый, үзлегеннән дә күп укый. Шулай итеп татар мәктәбе программасы материаллары белән дә танышып, үзләштереп бара. Ул мәктәптә укыган елларда язу (графика) алышына. Х. Курбатовка да латин графикасын үзләштерергә туры килә, шуның нәтиѕәсендә немец теленеҢ алфавитын да тиз ота. Мәктәпне бик яхшы тәмамлаган малай матди хәле авыр булу сәбәпле, хәрби заводка эшкә керергә мәѕбҮр була. Шуңа күрә аңа белем алу теләген икенче планга күчереп торырга туры килә. Хәтта кайберәҮләр аны хәрби тәрѕемәче итеп тә күрә. Аннары белемен тирәнәйтҮ, татар теле һәм әдәбиятын, сәнгатен үзләштерү максаты белән Казан университетына юнәлә. Әмма анда конкурстан үтә алмау сәбәпле, кире Уфага юнәлә. Юлда бер пристаньга туктаган ѕиреннән Пермьгә баручы пароходка күчеп утыра.
Пермь шәһәре инкыйбтан соҢгы елларда гыйльми һәм мәдәни Үзәккә әверелә. Андагы югары уку йортларында дөньякүләм танылган галимнәр эшли. Х. Курбатов та шулардан белем алуы белән горурлана. Галим турында очерк язган Х. Гарданов һәм Х. Бадыков аның Богословский һәм Преображенская кебек Сорбонна һәм Кембридж бетергән галимнәрдән белем алуы турында искәртеп узалар [1: 77]. Дөрестән дә, тарихи чыганакларга караганда Октябрь инкыйлабыннан соҢгы елларда Пермь университетына төрле танылган галимнәр чакырылып торган. Аларның кайберләре бераз эшли дә китә, ә кайберләре я яҢадан әйләнеп кайта, я шунда төпләнә. Пермь университеты гыйльми Үзәкне хәтерләтә. Анда танылган физик, химик, физиолог, тарихчы, математик, филологларның эшләве турында мәгълҮматлар саклана. Югарыда исеме аталган галим П.С. Богословский Пермь университетында бер эшләп киткәннән соҢ, 1946-1947 елларда кабат әйләнеп кайтып, рус әдәбияты кафедрасы белән ѕитәкчелек итә башлый. Аның гыйльми нигездә ярты гасырга якын Уралны археолог, этнограф, сәнгатькяр һәм фольклорчы буларак өйрәнҮе мәгълҮм. Х. Курбатов университетта укыган елларында (1948-1950 елларда) тарих-филология факультетын декан буларак, рус теле һәм гомуми тел белеме кафедрасы мөдире буларак лингвист-галим Л.Н. Воробьев ѕитәкли. Аның тел гыйлеменә караган хезмәтләре арасында «Особенности фонетики в башкирском языке» (1912), «Пословицы и загадки в башкирском языке» (1913), «Морфологическая структура речи в татарском языке» (1913), «Народные песни татар» (1922), «Песни крымских татар» (1923), «Элементы сравнительной грамматики в тюркских языках» (1929), һ.б. [9]. КҮрәсең, алар шәкертләре булган Х. КурбатовныҢ гыйльми эшчәнлегенә юнәлеш тә кҮрсәткәннәр. Шундый кҮренекле галимнәр эшләгән уку йортының тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бҮлегендә Х. Курбатов 1945-1950 елларда белем ала. КҮрәсең шушы фәнни мохит Х. Курбатовка зур йогынты ясаган, аны татар фәнен Үстерергә рухландырган.
Фәнни мәктәпне университетта узган Хәлиф Рәхим улы Пермь шәһәрендә сәнгатьнең дә алга китешененнән файдалана. Ул шәһәрне МәскәҮ, Санкт-Петербуртан кала өченче Мәккә дип атау кабул ителгән. Сугыш елларында шәһәргә Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры (хәзерге Мариинск театре) эвакуацияләнгән була. АныҢ Пермьдәге театр сәнгатен ҮстерҮгә йогынтысы зур була. Ленинградлылар Пермь балеты тормышында яңа юнәлеш ачып ѕибәрәләр, хореография училищесы оештырырга булышалар [10]. Шул шартларда Х.Курбатов та мәдәни юнәлештә тәрбияләнә. Ул укыган төркем дә университетына бер була: 25 кешелек төрле телләрне яхшы белгән, филологик белем алырга сәләтле студентлар туплана. Алар көндез галимнәрдән фән нигезләрен Үзләштерсәләр, кичен сәнгать дөньясына чумалар.
Матди хәле авыр булу сәбәпле Х.Курбатовка укуны эш белән бергә кушып алып барырга туры килә. Џзенең сөйләвенә караганда, сугыштан соңгы еллар булу сәбәпле, егетләргә филологик белем генә бирелми, аларга хәрби яктан да белем-кҮнекмә бирергә омтылалар. Х.Курбатов шул елларда фотография белән мавыга башлый, әйбәт фотоаппарат сатып ала. Ћәр кҮргәнен фотосурәткә төшереп, Үзенең киләчәген хәрби фотограф итеп тә кҮзаллый башлый. Бу мавыгуы галимнең гомере буена сузыла. АныҢ фатирында саклана торган иҢ кадерле әйберләре фотоаппарат һәм аккардион була.
Пермьдә тел гыйлеме нигезләрен тирәнтен Үзләштергән, чит телләр өйрәнгән, сәнгать белән мавыккан Х.Курбатов аспирантурага керҮ максаты белән тагын Казанга килә. АныҢ эрудициясен, тырышлыгын кҮреп, аспирантурага алалар. Ул фән эшенә уҢышлы гына кереп китә: 1954 елныҢ 2 июнендә “Туры, кыек, уртак сөйләм” темасына кандидатлык һәм 1969 елныҢ 2 июнендә “Татар лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы” темасына докторлык диссертациясе яклый.
Гыйлем дөньясына килгәндә, аныҢ гомер иткән фатиры да бер мәгарәне хәтерләтә. Аны китап киштәсе инглиз, алман, рус, татар телендәге китаплар белән тулган була. Хәтта кайбер тыелган хезмәтләрнеҢ фотосурәтен Үзендә булдыра галим. Аларны соҢыннан төпли, даими файдаланып тора. Мәсәлән, Ю.ЛотманныҢ “Лекции по структуральной поэтике” (Тарту, 1964) хезмәтен ул тирәннән Үзләштерә һәм Үзендә саклый.
Фән дөньясына чумган галимнеҢ эшчәнлеге тел гыйлеменеҢ төрле өлкәләре була: орфография, синтаксис, стилистика, поэтика. ШуныҢ нәтиѕәсе буларак “Татар теленеҢ синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре” (1956), “Татар теленеҢ алфавит һәм орфография тарихы” (1958, 1998), “Хәзерге татар әдәби теленеҢ стилистик системасы” (1971), “Татар теленеҢ лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы” (1978), “Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика” (1984), “СҮз сәнгате: Татар теленеҢ лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы” (2002), “Шигырь энѕеләре ничек барлыкка килә? (2002), “История татарского литературного языка (XIII-первая четверть XX в.)» (2003) хезмәтләре, кҮпсанла мәкаләләре дөня кҮрә.
“Татар теленеҢ алфавит һәм орфография тарихы” (1958, 1960, 1998), татар теленеҢ фонетика тармагы Үсешен өйрәнҮ өлкәсендәге ѕитди хезмәт була. Әлеге хезмәтнеҢ әһәмиятен Л. Ѕәләй аннотация өлешендә билгеләп болай ди: “Бу хезмәттә автор борынгы чорлардан алып бҮгенге көнгә кадәр булган татар язуы тарихын тикшерә. Бу исә безнеҢ культура тарихыбыз өчен бик әһәмиятле факт” [3: 1]. АныҢ дҮрт бҮлеккә таркатылган мәгълҮматы Идел буе гарәп язуына кадәрге булган алфавиттан башлап, рус язуы нигезендәге алфавит һәм орфографиягә кадәрге язу тарихын иҢли. Галим язу барлыкка килҮнеҢ башлангычын тарихи нигезләрен ачыклый. Беренче язу барлыкка килҮне “идеоматик язу барлыкка килҮгә бәйләп карый. Андый язу АмериканыҢ борынгы халыкларында ‒ ацтекларда, майяларда булган” ‒ дип белдерә [3: 4]. Кытай язуының да шуҢа нигезләнҮен ассызыклый. Шунда ук Кытай телендәге иероглифлар куллануныҢ япон, корея, манчжур телләрендә иѕекне белдерүе дә ассызыклап үтә. Ә Азиянең кайбер урыннары чөй язуынан файдалана. Гарәп графикасына нигезләнгән графиканыҢ ѕитешсезлекләре, иске имля, имля төзәтҮ, яҢа имля өлешләренә бҮлеп, мисаллар белән дәлилләнә, телне камилләштерҮ юнәлешендә барган фәнни бәхәсләрнеҢ асылы кҮрсәтеп барыла. Шул рәвешле, латин графикасына, кириллицага кҮчә шартлары фәнни бәхәсләр нигезендә ассызыклана.
ГалимнеҢ эшчәнлеге кҮпкырлы. Ул тел гыйлеменеҢ төрле өлкәләрен генә өйрәнеп калмый, әдәбиятныҢ иҢ борынгы төре булган шигърияткә аеруча игътибарлы. АныҢ “Шигырь энѕеләре ничек барлыкка килә? (2002) хезмәте язма поэзия һәм халык иѕатыныҢ поэтикасын өйрәнҮгә багышлана. “Язма поэзия” бҮлегендә иҢ матур шигырь Үрнәкләрен сайлап, шигырь техникасын, ритмикасын, тел сурәтләҮ чараларын өйрәнеп бара. ӘсәрләрнеҢ берсенә яки берничәсенә генә киҢрәк тукталса да, шагыйрь табышларыныҢ барысын да бәяләп бара. “Лирик шигырь, ѕыр тексты, баллада, поэма ‒ бу жанрларныҢ һәркайсыныҢ ул остасы”, ‒ дип яза ул Н. АрслановныҢ шигъри осталыгы турында [7: 25]. Әлеге хезмәттә халык иѕаты да фәнни ‒ теоретик яктан өйрәнеп чыгыла. “Эчтәлеге, тәэсир көче белән әйбәт ѕыр тексты бөтен бер роман яки драма әсәренә тиҢ”, ‒ дип белдерә Х. Курбатов [7: 99]. Халык ѕырларыныҢ сәнгатьчә эшләнешен, көй Үзенчәлекләрен аҢлауда чагыла. Башка тикшеренҮчеләрдән аермалы буларак, галим ѕырныҢ сҮзләрен генә тҮгел, ә сҮз һәм көй берлеген бәяләп бара. Танылган халык ѕыры “Гөлѕамал”га бирелгән аҢлатманы карыйк: “Ритмик яктан караганда, башта сигезле аваз, аннары (такт сызыгыннан соҢ) шул ук авазныҢ мелизмнар белән бизәлеше һәм соҢыннан озын аваз.” [7: 103] Хезмәттә автор әсәрләрнеҢ идея-эстетик кыйммәтен ачу юлында автологик, металогик алымнарны уҢышлы файдалана. Шул ук вакытта ѕырларга бәя биргән, аларныҢ сәнгатьчә сурәтләҮ алымнарын өйрәнгән галимнәр белән полемикасы да бар: “Кабатлау алымыныҢ бу төрләрен Ф. Сафиуллина композицион ялгау дип атый. Әлбәттә, бу алым ѕөмлә белән ѕөмләне Үзара яраклаштырып төзҮгә ‒ аларныҢ композициясенә турыдан-туры бәйләнгән, шуҢа кҮрә аны А. Квятковский да лексик-композицион алым (акромонограмма) дип аҢлата [7: 128]. Шул рәвешле, Х. Курбатов татар шигырь төзелешен өйрәнҮнеҢ стилистик ягына туктала, сҮз һәм көй берлеген аҢларга өйрәтә.
Шулай итеп, Х.Р. Курбатов катлаулы тормыш юлы узган галим. АныҢ татар тел гыйлеменеҢ тарихы, фонетика, лексикология, синтаксис, стилистика бҮлекләрен, татар шигырь системасын, язучы телен, әдипләрнеҢ тел-сурәтләҮ алымнарын, поэтиканы өйрәнҮгә багышланган кҮпсанлы хезмәтләре бар. АныҢ эшен бҮгенге көндә шәкертләре дәвам итә.
Әдәбият
1. Гарданов Х., Бадыков Х. МәшһҮр тюрколог. Очерк. // Мирас, 1999, №12. ‒ Б.72-80.
2. Курбатов Х.Р. Татар теленеҢ синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 176 б.
3. Курбатов Х.Р. Татар теленеҢ алфавит һәм орфография тарихы. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 131 б.
4. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленеҢ стилистик системасы ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 192 б.
5. Курбатов Х.Р. Татар теленеҢ лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы ‒ Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.
6. Курбатов Х.Р. Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 164 б.
7. Курбатов Х.Р. Шигырь энѕеләре ничек барлыкка килә? ‒ Казан: Фикер, 2002. – 158 б.
8. Курбатов Х.Р. История татарского литературного языка (XIII-первая четверть XX в.) ‒ Казан: Татар. кн. изд., 2003. – 171 с.
9. http://www.psu.ru/files/docs/science/books/mono/proff_-psu-2017-new.pdf
10. http://www.belcanto.ru/perm.html
Ә.Р. Мотыйгуллина