“Бүген халыкара бәйгедә башкарылачак җырлардан мине күңелем тулыр, күзләрем яшьләнер, чөнки алар миңа әниемнең сөте һәм каны белән үтеп кергән”, - дип белдерде Г.Кайбицкаяның улы, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, медицина фәннәре докторы, 76 яшьлек Ирек Әүһәдиев бөек җырчы исемендәге беренче халыкара бәйге ачылышында.
Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая — танылган җырчы, Татарстанның халык артисты. Ул республиканың җыр сәнгате үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертүче. Татар хатын-кызларыннан беренче булып драма әсәрләрен башкаручы. Композитор Салих Сәйдәшев үзенең драма әсәрләрен аның өчен һәм аның белән илһамланып иҗат иткән.Галия Кайбицкаяның күренекле җырчы булачагын ул әле бишектә яткан чагында ук бөек Тукай әйткән булган. “Җырчы булыр бу. Бик каты кычкырып елый”, - дигән ул.
Бүген Казанда узучы Галия Кайбицкая исемендәге I Халыкара вокалчылар конкурсын Казан федераль университеты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Кайбыч муниципаль районы белән берлектә оештырган. Кайбычтан чыккан ТР халык артисты Лидия Әхмәтова иниациативасы белән гамәлгә куелган бәйгенең беренче туры читтән торып үтте, аның барышында КФУның Филология һәм сәнгать институты сәнгать бүлеге җитәкчесе Зилә Явгилдина рәислегендәге жюри 150дән артык язма тыңлады. Икенче турга барлыгы 70 катнашучы узды. Катнашучылар арасында Россия Федерациясеннән тыш, Төркмәнстан, Кытай, Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Әзербәйҗан музыкаль белем бирә торган уку йортлары студентлары да бар.
Конкурсның максаты – Россия Федерациясе югары һәм урта музыкаль белем бирә торган учреждениеләрен тәмамлаучы һәм анда белем алучы студентлар арасында сәләтле башкаручыларны ачыкларга ярдәм итү һәм аларның җырлау осталыкларын яхшырту.
Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев билгеләп үткәнчә, Кайбыч - ул бөтен Идел буена танылган шәхесләр биргән төбәк. “Галия Кайбицкая М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче примасы булган. Галия апаның абыйсы Камил Мотыйгый да - татар операсын беренче булып башкаручылардан. Аны “татарның Шаляпины” дип атап йөрткәннәр. Алар турында озак сөйләп булыр иде. Г.Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла татар шагыйре Г.Тукайны дөньяга чыгарган кеше”, - диде Кайбыч вәкиле.
Филология һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге җитәкчесе Зилә Явгилдина билгеләп үткәнчә, әлеге халыкара бәйге – үзе бер бәйрәм, моңарчы күрелмәгән вакыйга. “Без халыкара җырчылар бәйгесен уздыру – матур бер традициягә әйләнер, бу бәйгенең бренды университетның гына түгел, республикабыз һәм илебез тормышында зур вакыйгага әйләнер дип ышанабыз”, дип белдерде ул, бәйгене ачып җибәреп.
Бәйгедә катнашучыларны КФУ җитәкчелеге исеменнән ФСИ директорының социаль-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рөстәм Камалов сәламләде. “Без бүген күренекле һәм үзенчәлекле генә түгел, бәлки тарихи вакыйга шаһитларыдыр, - диде ул. – Бу конкурсның үз традицияләрен булдыру һәм озак елларга дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә сәнгатьне коммерциягә әйләндерү, тавыш яздырудагы заманча технологияләр булу җырлауның башка төренә өстенлек бирә. Әмма күңелнең барыбер табигый тавышка тартылуын белдерде. Галия Кайбицкая исемендәге халыкара конкурсның, еллар узу белән, бөтен башкаручылар йөз тота, чын вокалның ни икәнлеген аңлаган тыңлаучылар ярата торган чарага әйләнүенә ышаныч белдерде.
Филология һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге җитәкчесе Зилә Явгилдина рәислегендәге жюрилар составында Чуваш дәүләт педагогика университеты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Гнессиннар исемендәге Россия академиясе, КФУ, Алтай дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе, Орел дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты галимнәре бар. Алар академик җырлау һәм халык җырларын башкару номинацияләре буенча бәя бирәчәк.
Фестиваль кичке җидедә конкурста җиңүчеләр Гала-концерты белән тәмамланачак. Әлеге чара вокалчылар бәйгесен, Гнесиннар исемендәге Россия академиясе профессоры Л.А.Шашкинаның мастер-классын, КФУ Филология һәм сәнгать институты укытучыларының фәнни-методик семинарын һәм мастер-классларын үз эченә ала.
Римма Гатина. «Татар-информ»